Мин инде көтү залыннан беркая да чыкмыйча, мендәр сыярлык портфелемне кочаклап, ипле креслода гына утырып торам. Бөтен игътибарым түшәмдәге радиотапшыргычта – шуннан диспетчерның «Мәскәү!» дип кычкырганы ишетелмәсме дип көтәм. Хәер, көтә-көтә дә туеп беттем инде, еш кына ишетмичә дә калам, аннары күршеләрдән сорашырга тотынам. Борчылмагыз, Мәскәүне әйткәне юк, диләр.
Шул рәвешчә, буфетка барып килергә дә куркып утырган чакта, күршемдәге кресло бушады. Бушаган урынга шунда ук бер тере генә карт килеп утырды. Картның битен әйләндереп алган кыска ак төкләренә, очлы мыегына, куе кашларына һәм башындагы күн түбәле түгәрәк каракүл бүркенә бер карау белән, аның кавказлы адәм булуын һич икеләнмичә танырга мөмкин иде. Ул, креслоны биләп алгач та, бер рәхәт җиңеллек татыгандай, йомшак хром итекле аякларын сузып җибәрде, бераз ботларын ышкып торды, аннары, һич тартынып-нитеп тормыйча, миңа да сүз катты:
– Бу ни тамаша? Кайдан бу кадәр халык?
– Мәскәү ягына самолётлар очмый бит, – дидем мин, картның соравына бераз гаҗәпләнеп.
– Күптәнме?
– Икенче тәүлек инде.
– Алай икән, кара син!
– Нигә, белми идегезмени?
– Юк, – диде карт, бернинди борчылу сиздермичә. – Без әле күптән түгел генә Норильскидан килеп төштек… Сез дә Мәскәүгәме?
– Әйе, китеп булса…
Карт әз генә дәшми торды, аннары тыныч кына әйтеп куйды:
– Иншалла, китәрбез!
Кавказлы картның салкын якларда ни эш бетереп йөрүен әзрәк чамаласам да сораган булдым:
– Норильскига нинди җилләр ташлады сезне? Әллә шунда торасыз дамы?
– Алла сакласын! – диде карт. – Болай, эш белән генә…
Тагын сорыйсым килде, ләкин карт яратыр микән?.. Хәер, яратмаса җавабы үзендә калыр.
– Ниндирәк эш белән инде, – дидем мин, сакланып кына, – әгәр дә сер булмаса?..
– Коммерция эше белән, – диде карт, ике дә уйламыйча. – Без мандарин илтеп саттык.
– Шундый ераккамы?
– Нигә исегез китә?.. Авиация заманы ич, көне белән илтеп җиткерә.
– Анысы шулай, ләкин бик кыйммәткә төшмиме соң?
– Зарар юк, анда халык акчалы, күпмегә сатсаң да ала, рәхәтләнеп ала!
Картның болай ачык сөйләшүе миңа ошап куйды. Әйтерсең аның өчен мандарин сатып йөрүдән дә кызыграк һәм гаделрәк эш юк бу дөньяда! Ләкин безнең сүз бүленеп калды – карт янына яшь кенә бер егет килеп басты. Башында поднос шикелле түп-түгәрәк иләмсез зур кепка, шуның астында тар гына озынча бит, карчыганыкыдай кәкрәеп килгән зур борын, ә борын төбендә бер чеметем генә кара мыек.
Карт белән егет арасында кыска, әмма бик мәгънәле генә сөйләшү булып алды.
– Йә, күрдеңме? – дип сорады карт егеттән.
– Күрдем, – диде егет.
– Тапшырдыңмы?
– Тапшырдым.
– Нәрсә диде?
– Була, диде.
– Молодец, Арсен! – диде карт, сабагын белгән малайны мактагандай. – Ә хәзер утырып ял ит инде, урын тапсаң…
– Юк, утырмыйм, барам әле, – диде егет, ни өчендер җәһәт кенә миңа күз ташлап.
– Кая тагын?
– Ну… шул тирәгәрәк.
– Ә-ә! Бар, алайса, бар!
Егет тар чалбарлы нечкә сыйраклары белән идәндәге чемоданнар, төеннәр арасыннан акробат шикелле кыеклап кына үтеп киткәч, карт соклангандай әйтеп куйды:
– Ух, шайтан!
– Улыгызмы?
– Агамның улы. Пләмәнник. Бик тә уңган, чая егет! Менә коммерциягә өйрәтәм әле үзен.
– Коммерциягә?! Ни өчен?.. Аның укыр чагында…
Ләкин карт миңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
– Ә укыганнар алар семьясында болай да күп. Бер абыйсы – галим, профессор, ике апасы – врачлар, тагын бер абыйсы – инженер, ә сеңлесе консерваториядә укый. Җитмәгәнмени?.. Туганнар арасында бер коммерсант та булырга тиеш.
– Нигә, бик кирәкмени ул шулай? – дидем мин, отыры гаҗәпләнеп.
– Кирәк! – диде карт, кырт кына өзеп. – Коммерция һәр заманда, һәр җирдә кирәк булачак. Мәсәлән, безнең бакчаларда мандарин үсә, ә Норильскида яки әнә Магаданда пока үсми әле. Аны кемдер илтеп сатарга тиеш бит!
– Ә нигә дәүләткә генә тапшырмыйсыз?
– Хи-хи! – дип кеткелдәде карт. – Дәүләт җыйганчы да төяп илткәнче, мандариннар тирескә әйләнә ич!.. Ә мин үзем бүген җыйганны бүген илтеп җиткерәм. Сәүдә эшенең бөтен сере – өлгерлектә!.. Шулай иптәш, кем… дип белик сезне?..
Мин, бик теләмичә генә, кем булуымны әйттем. Карт, елмаеп кына:
– Алайса, сез дә галим икәнсез! – дип куйды.
Ул арада көтеп утыручылар арасында сизелерлек хәрәкәт-җанлану башланды. Мәскәүгә юл ачык, имеш, тиздән ул тарафка самолётлар оча башларга тиеш икән… Карт минем тез башыма сугып алды: