Выбрать главу

– Әйттем ич, китәбез, дип!

– Нигә, сез дә Мәскәүгәмени? – дидем мин аптырабрак.

– Мәскәүгә инде, Мәскәүгә… Кайсы яктан гына кайтсак та, безнең юлыбыз һәрвакыт Мәскәү аша… Анда дуслар бар. «Арагва» бар, табасы-аласы нәрсәләр бар. Шулай иптәш кем… дидегез әле? Ә-ә, профессор!..

Мин дәшмәдем. Ул да булмый, моның пләмәше – яшь коммерсант Арсен да чабып килеп җитте.

– Әйдә, кузгалдык! – диде ул, агасының дөнья гизгән таза чемоданына үрелеп.

– Хәзер үкмени?

– Әйдә, тиздән утырта башлыйлар.

Карт ашыкмыйча гына урыныннан торды, аеруча бер канәгатьләнү белән очлы мыекларын сыпыргалап куйды. Мин тагын, аңгыра сарык шикелле, аптырап сорамыйча булдыра алмадым:

– Сезнең ничәнче рейс соң?

– Ә безгә кайсысы да ярый, – диде карт ваемсыз гына, – тик илтеп кенә җиткерсен! Йә, хуш иттек, иптәш кем… Танышуыбызга бик шатмын. Сезгә дә монда озак утырырга туры килмәсен.

Шулай диде дә чемоданын күтәргән пләмәше артыннан генерал сыман ашыкмыйча, эре генә китеп барды. Ә миңа алардан соң тагын дүрт сәгать көтеп утырырга туры килде әле. Кайчагында аңлавы бик читен бу дөньяны!

Ниһаять, мин дә Мәскәүдә! Иң зур, иң шәп гостиницаның холласында, әлеге шул бичара күндәм портфелемне кочаклап, бик күпләр белән беррәттән номер көтеп утырам. Вакыт кичке тугыз. Барьер артында тезелешеп утырган мәгърур купшы ханымнарга кат-кат мөрәҗәгать итеп карауның хәзергә әле һич нәтиҗәсе булмады. Барып сораган саен, аларның кирпечтәй кызыл авызларыннан ук шикелле бары бер генә сүз атылып чыга: «Урын юк! Юк!..» Әмма бу сүзне бик тыныч кабул итәргә кирәк. Монда дәгъвалашып, нидер исбат итеп маташырга һич тә ярамый. Монда, әфәндем, сабырлык кирәк, бары сабырлык аркасында гына «биек» максатка ирешү мөмкин.

Әнә шундый акыллы фикерләргә батып, оеп утырганд, каршыдагы киң баскычтан ашыкмыйча гына төшеп килгән берәү күземә чалынды. Өстендә өф иткән чем-кара костюм, аякларында кара лаклы туфлиләр. Ак чәч, ак сакал, кара кашлар. Бу нинди академик төшеп килә дисәм, ул теге, миннән алда китеп барган мандарин сатучы икән ләбаса!.. Исем-акылым китте. Ул да мине танып алды.

– Ә, сез дә килеп җиттегезмени? – диде ул, туктала биреп.

– Әйе, – дидем мин, кыюсыз гына. Гаҗәп, шушы минутта мин үземне, чынлап та, аңардан шактый түбән торган бер кеше итеп сизгәндәй булдым.

– Номер көтәсезме?

– Әйе, көтәм… Ә сез… Сез урнаштыгыз дамыни?

– Килеп төшү белән.

– Ничек соң ул алай?

Карт авызын ачарга өлгермәде, кабыргасыннан яралгандай, кинәт каяндыр теге нечкә сыйрак пләмәше килеп чыкты. Анысы да бай ресторанның официанты сыман шәп костюм, ак яка, кара «бабочкадан» иде.

– Ага, өстәл әзер! – диде ул, картның колагына үрелеп.

– Шулаймы?.. Кунаклар җыелдылармы соң?

– Барысы да… Сине генә көтәләр.

– Дора Владимировна да килдеме?

– Килде, ага, килде!

– Үзе генәме?

– Әйе, үзе генә.

– Ә шампанскийны бозга куярга куштыңмы?

– Барысын да нәкъ сез кушканча эшләттем!

– Яхшы, барам, – диде карт, ләкин китә башлагач кына кире туктап: – Да, сез миннән нидер сорадыгыз шикелле, иптәш… учёный?

Әлбәттә, сорап торуның хаҗәте дә юк иде, әмма үзе махсус тукталгач, кабатларга туры килде:

– Мин сездән, ничек болай бик тиз номерга керә алдыгыз, дип кенә сорамакчы идем.

– Ә-ә! – диде карт, мәгънәле генә елмаеп. – Аңа һич тә исегез китмәсен! Беләсез ич, хәзер безнең кебек (ул моңа аеруча басым ясап әйтте) гади кешеләргә бөтен җирдә дә юл ачык, хөрмәтлем!

Шулай диде дә карт, пләмәшен ияртеп, ресторанның киң ишегенә таба атлады. Билгеле, ул моны миннән көлеп, мине үртәп әйтте, әмма бәхәскә урын калдырмаслык итеп әйтте, мөртәт!..

1976

БҮРЕК… ТҮГӘРӘК БУЛА

(Натурадан диярлек)

Мөхтәрәм пенсионер язучы Камали агай күп кенә еллардан бирле башында йөрткән, әмма һич тә туза белмәгән авыр һәм каты цигейка бүрегеннән тәмам туеп беткән иде. Агарган карт башына аның җиңелрәк, йомшаграк бүрек табып киясе килә иде. Әйтик, тиеннән яки ондатрадан тегелгәнне… (Ондатра – күсенең бер төре, шәбе һәм кыйммәтлесе. Сазлыклы суда яши.) Кызганычка каршы, Камали агай бу йомшак, затлы бүрекләрне кеше башында еш кына күрсә дә, магазин шүрлекләрендә, ни хикмәттер, бер дә очрата алмый иде. Ләкин алар, кеше башында булгач, сатуда да булырга тиештер бит инде.

Ахырда бер дөнья күргән кеше Камали агайга киңәш биреп әйтте: «Син, абзый, магазинның артына кереп кара, бәлки, эзләгәнеңне шунда табарсың», – диде. Менә шуннан соң карт язучы, гәрчә бу киңәшне бик үк өнәп бетермәсә дә, көннәрдән бер көнне бүрекләр магазинының директорына керергә, ниһаять, батырчылык итте. Бүлмә ишеген башта кыюсыз гына шакыды, җавап булмагач, әкрен генә ачты һәм, рөхсәт сорап, эчкәре узды. Ул кергәндә такыр башлы, шома битле директор дигән кеше, бармаклары арасына кыстырган карандашын юри генә әйләндергәләп, өстәле артында тик кенә утыра иде. Өстәлдән читтәрәк кайсы ягы беләндер директорның үзенә бик охшаган тагын бер кеше утырып тора иде. Камали агай да кергәч, тар бүлмә тулып, тыгызланып киткәндәй булды. Мөхтәрәм язучы түбәнчелек белән баш иеп исәнләште, ни өчендер гаепле кеше сыман кыюсыз гына елмайды, ләкин боларның берсенә дә директор тарафыннан бернинди дә реакция булмагач, бик кыенсынып кына үзенең кем икәнлеген әйтте. Шуннан соң гына директор аңа күтәрелеп карады: язучы халык сирәк керә аның янына, карарга стоит!.. Ул хәтта елмаерга да итте, ләкин кире уйлады булса кирәк – елмаймады. Нишләптер бу үзен язучы дип таныткан агайны аның телевизордан да күргәне юк, шулай ук трибуна-мазардан да фамилиясен ишеткәне юк. Күрәсең, тиражга чыккан бер Алла бәндәседер инде. Мәсәлән, картаеп онытылган артист кебегрәк… Әйтергә кирәк, директор, нигездә, дөрес чамалый иде, хәерсез!.. Чынлап та, шулайрак шул: Камали агай инде язасын язган, заманында күпме-азмы шаулап алган, хәзер исә онытылганда бер күренгәләп, иске дан белән генә йөрүче хөрмәткә лаек союз члены иде. Хәтта аның өс-башы да шактый модадан чыккан иде инде: кигәне шул әлеге илленче еллардагы озын кытай макинтошы да киң читле, биек түбәле яшел эшләпә… Әмма Камали агай, язучы буларак, бөтен нәрсәне дә ал да гөл итеп кенә күрергә өйрәнгән кеше иде. Шуңа күрә ул менә бүрексез дә…