Выбрать главу

Йә, моның кебек… төшеп калган кешенең гозерен тыңлаудан директорга ни файда? Ни аласың, ни көтәсең аңардан? Ә зарары булуы мөмкин. Гомумән, язучы халык магазин артында ниләр барын белергә тиеш тә түгел. Шул сәбәпле директор Камали агай белән сүзен бик кыска тотты:

– Юк шул, дәү абый, сез сораган бүрек юк!

– Гафу итегез, мин ишеткән идем, миңа әйткәннәр иде, – дип, нидер аңлатырга маташты Камали агай.

Моңа каршы директор әче генә елмаеп куйды:

– Элек безгә дә «Акъиделнең аръягында бер энәгә бер сыер» дип әйтә торганнар иде. Ә барсаң… менә шулай ул, агай-эне, кеше ни әйтмәс!..

Камали агайга бу гыйбрәтле сүзләрнең мәгънәсе шундый нык барып җитте ки, сүз озайтып торуның инде бөтенләй кирәге дә калмады. Ләкин болай капыл гына чыгып китеп тә булмый бит әле. (Килеп керүдән дә авыр икән ул чыгып китүләре!) Агаебыз кызарды, бүртенде, аптырагач, җилкәсен дә кашып алды, ахырда сүзен очлар өчен генә әйткән булды:

– Бәлки, сезгә тагын да килер әле?

– Бәлки, бәлки, – диде директор да. – Кергәли йөрегез… магазинга!

– Рәхмәт! – диде Камали агай, үзенең табигый йомшаклыгын җиңә алмыйча. Һәм кыенсынып кына ишеккә таба борылды.

Ул чыгып киткәч, директор һәм аның янында утырган кеше мәгънәле генә карашып алдылар. Алар сүзсез дә бер-берсен аңлыйлар иде.

Камали агай артыннан бүлмәгә бик шәп киенгән, калын гына җилкәле бер егет килеп керде. Ул баш кагып кына исәнләште һәм кыска гына итеп үзенең фамилиясен әйтте. Директор, башта өстәл тартмасын ача төшеп, шунда яткан ниндидер исемлеккә күз салды да, аннары җитез генә торып, ишектән бер күк халатлы кызны дәшеп алды.

– Нәсимә, акыллым, – диде ул халатын кысып буган сылу гына кызга, – менә бу иптәшкә түбәндәге бүрекләрне күрсәт, үзенә яраганын сайлап алсын.

– Яхшы, – диде кыз һәм таза егеткә, «әйдәгез» дигәндәй, күз карашы белән генә ишарә ясады.

Егет, директорга рәхмәт тә әйтеп тормыйча, кыз артыннан иярде.

Инде икәү генә калгач, директор белән аның үзенә охшаган әлеге кеше арасында кыска гына сөйләшү булып алды.

– Бу кем, кайдан?

– Олы йорттан.

– Ну-ну!

– Ну-ну шул менә! Күрдеңме, сәлам дә биреп тормады, – диде директор, такыр башын сыпыргалап. – Йә, сиңа ничәү кирәк соң?

– Күп түгел, өч кенә! – диде тегесе өлгер генә.

– Һе, өч кенә!.. Үзеңә дә малаеңа, тагын кемгә?

– Алма-Атадагы баҗайга җибәрәсе иде.

– Алма-Атада да бүреккә шулай кытлыкмыни?

– Казан бүреген киясем килә, дигән. Хаты артыннан посылкасы да килде әле. Ат казылыгы җибәргән, казахныкы, капсаң телеңне йотарсың, валлаһи!

– Авыз да иттергәнең юк, чукынган!

– Ә үзең соң, үзең… Әстерхан икрасын иснәтеп тә карамадың.

– Ярый, алары качмас… Ә шифер ничек?

– Була!

– Күпме?

– Шул, үзең сораган чамада.

– Тәк-тәк… Ну шулай да мин сиңа хәзер үк өчне биреп чыгаралмыйм. Ярамый. Икесен ала тор, ә баҗаңа дигәнен соңыннан.

– Алай да ярый.