Кеше, зур сумкасын кулына алып, урыныннан торды.
– Нәсимә янына төшимме инде?
– Теге китте микән?
– Киткәндер инде… Ә, әнә чыгып бара!
– Алайса, бар, тизрәк сыпырт!
Директорның үзенә охшаган кеше шунда ук гаип тә булды. Инде, дуслар, бүрекнең түгәрәк булуына ышангансыздыр, шәт! Теләгән кешесенә тәгәрәп кенә килә, ә теләмәгәненнән тәгәри-тәгәри кача икән ул! Нәкъ җәнлекнең үзе кебек…
ИНТЕРВЬЮ
Ресторан директорының кабинетына хәбәрче иптәш килеп керә. Директор аны сынаулы караш белән сүзсез генә каршы ала. Хәбәрче, урын тәкъдим иткәнне көтеп, ишек төбендә басып тора. Ниһаять, директор сорый:
– Сез кайдан? Редакциядән?.. Бик хуп! – Директорның йөзе яктырып китә. – Рәхим итегез, иптәш корреспондент, рәхим итегез!.. Менә монда, йомшакка утырыгыз… Сәламәтлек, кәеф-хәтерләрегез? Бик әйбәт, бик әйбәт… Хуш, ни йомыш иде? Бәлки, сезгә теге ни… юк, сез тартынмагыз, хәзинәдә барын дигәндәй… Ну, ихтыярыгыз… Ә-ә, интервью дисез, сөйләшергә? Пожалысты, без тайяр!.. Нинди сорауларыгыз бар – рәхим итегез!.. Эчкечелеккә каршы көрәш мәсьәләсе… Әлбәттә, әлбәттә, гаять тә мөһим мәсьәлә, бик дөрес әйтәсез. Бездә ничек дисезме?.. Ну бит без – ресторан, безгә рөхсәт ителгән… Ә нормага килгәндә… юк, без законны бозмыйбыз. Борын башына йөз грамм, шуның белән вәссәлам! Официантларга катгый рәвештә әйтелгән… Алайса, нигә исерекләр күп дисезме?.. Бездә генә түгел, бөтен рестораннарда да шулайрак инде ул. Кеше бит аракыдан гына исерми, коньяктан да, төрле винолардан да, хәтта пиводан да исерә. Ә боларга норма юк, юк-юк, пажалысты, күпме телисең… Сез, иптәш корреспондент, бер нәрсәне аңларга тиешсез: без – ресторан, безгә сату итәргә кирәк, штобы әзерләнгән ашлар, закускалар көн дә сатылып бетеп торсын. Финансовый план – бу да бит безнең өчен закон. Әйе, дөрес, планны үтәгән өчен премия дә алабыз. А как же, бөтен җирдә шулай инде ул, хәтта парикмахерскийларда да… Ничек итеп үтибезме?.. Ну, яхшы сервиз, тәмле ашлар, төрле закускалар… Ләкин бит клиент аларны заказать итәргә дә тиеш әле. Клиентның музыка тыңлап, кәефләнеп утырасы килә. Ә йөз грамм белән генә озак утырып буламыни, үзегез уйлап карагыз!.. Заграницада утыралар дисезме? Анда бит халык ярлы, инфляция, иптәшкәем, кая ул безнең клиентка җитәргә?! Йөз грамм аның кортын гына уята. Ә безгә законны бозарга ярамый, не в коем случае! Йә, нишләргә? Менә шуннан соң инде без аңа коньяклар, марочный винолар тәкъдим итәбез. Әйткәнемчә, аларга норма юк, күпме сыя – пажалысты! Билгеле, безнең юмарт клиентыбыз, утырасы килгәч, тегесен дә, бусын да китерә, ә винолар артыннан ашлар, закускалар, шоколад-конфетлар да китеп кенә тора. Менә сиңа план!.. Ералаш була дисезме, ну, ул кадәресен эчкән кеше үзе белергә тиештер инде… Әгәр дә ки исереп, урындыгыннан шуып төшә башласа, түбәннән безнең Абдулла менә дә кунакны, әйбәт кенә алып чыгып, милициягә тапшыра. Ә милициянең машинасы да, илтеп яткыза торган җире дә бар. Анда инде хөрмәтле кунакны аякка бастырып, адәм кыяфәтенә кертәчәкләр, бер дә борчылмагыз!
Кыскасы, менә шул. Эчкечелеккә каршы законны да бозмыйбыз, финпланны да үтибез. Барысы да в ажуре!.. Ә ни дисез, кешеләрне әдәпле эчәргә, матур гына утырырга өйрәтү кирәк, дисезме?.. Ну, беләсезме, алкашлар өчен без инде курслар ача алмыйбыз. Ничек эчү, күпме эчү – бу пичәт эше, сез өйрәтергә тиешсез анысына. Менә шулай, иптәш корреспондент! Сорауларыгыз беттеме?.. Хушыгыз, алайса! Йомышыгыз төшкәндә керә йөрегез!
ФӘРИДУН БЕЛӘН ФИРАЯ
Эстрада артисты Фәридун Идиятов дүртенче тапкыр өйләнергә ниятләгәч, күңел күзен гастрономда эшләүче Фирая исемле яшь хатынга төшерде. Үз тирәсендәге язылышып яки язылышмыйча гына торып караган хатын-кызлардан ул ахыр чиктә туйган иде инде. Хиссият кешесе буларак, кайнар мәхәббәт аркасында кушылса да, нишләптер берсе белән дә озак тора алмады. Гел бертөрле аштан маемлагандай, ул аларга бик тиз хыянәт итә башлады. Хәер, тегеләре дә аңа бурычлы булып калмадылар шикелле… Кыскасы, егетнең «кайнар мәхәббәте» кызган тимерне сулы чиләккә тыгып алгандай чыжылдап бер парын чыгара да шунда ук сүнеп, сүрелеп тә бетә торган иде.
Инде Фирая мәсьәләсенә килгәндә, монда Фәридунның кайнар йөрәгеннән бигрәк салкын акылы алдарак йөрмәде микән? Ике нәрсәне ул бик нык исендә тотты: беренчедән, гастрономның «штучный» бүлегендә эшләүче яшь хатын иң элек үзе Фәридун кебек шәп куплетчы һәм көяз егетне чынлап торып яратырга тиеш иде, икенчедән, ул хатын мәшһүр егетнең үзенә өйләнүен гаять зур бәхеттән санап, аны, ягъни Фәридун Идиятовны, җанын һәм малын кызганмыйча назларга, карарга, һәр теләгәнен үтәп торырга тиеш иде. Гастрономда эшләүчеләрнең чамасын белә ул. Затлы винолар, яхшы закускалар аның суыткычында һәрвакытта тулып торачак. Кыскасы, мәхәббәт һәм сый-хөрмәт Фираядан, ә фәлән фәләновның хатыны дигән зур дәрәҗә аңардан – артист Идиятовтан булачак. Тик кадерен генә белсен.