Выбрать главу

Аннары, дөресен генә әйткәндә, Фирая үзе дә алай яратмаслык түгел бит әле. Ак чырайлы, кара кашлы, таза-тыгыз хатын. Ирдә дә бары бер генә тапкыр булган икән. Яше дә бик кулай, егерме бишләр тирәсендә генә, ир белән торуның ямен-тәмен дигәндәй бик белә торган чагы. Дөрес, культура ягы түбән инде, киенү-ясануга килгәндә дә вкус юк инде, юк, бер генә сүз белән әйткәндә, ни… гыйбадия!.. Хәер, буе-сыны бар, акчасы да булса, Фәридун аны картинка төсле итеп киендерәчәк, әлбәттә.

Бу заман хатын-кызлары эстрада җырчыларын, гомумән, бик яраталар. Моны яхшы белгән Фәридун, билгеле, үзенең исәпләрендә ялгышмады. Яшь хатынны бер-ике мәртәбә аулак бүлмәсенә чакырып, тумбочка өстендәге төнге утны гына яндырып, кыйммәтле коньяк, әпилсин, кәнфитләр белән сыйлагач һәм хатынның йомры тезләренә озын яллы башын салып, үзенең ялгызлыгыннан ачынып зарлангач: «Син кирәк миңа, бары син генә мине бәхетле итә аласың!» – дип зар елагач, Фирая, ниһаять, түзмәде, йомшарды, биреште. Аның кул-аягын бәйләгән кешесе дә, югалтыр нәрсәсе дә юк иде. Шуңа күрә ул, артист-җырчы халкына бик үк ышанып бетмәсә дә, бу көяз, чибәр егет белән торып карарга булды. Алдагысын ишәк кайгыртсын, дип юатты ул үзен, ичмасам, ахирәт-дусларның эчләре бер янсын әле!

Башта матур гына торып киттеләр. Фәридунның теле татлы, мөгамәләсе йомшак, сөюләре ялкынлы булды. Буш кичләрендә Фираяны каршы алырга да баргалады, авыр сумкасын да күтәрешеп кайткалады. Тик шулай да ул кешеләр арасында үзен читтәрәк тота, гүя Фираяның ире булуын артык сиздермәскә тырыша иде… Ә бер-ике айдан инде егетебез, сөттән бизгән ата песи кебек, яшь хатынга суына башлады. Арган булып кыланды, кәефем юк дип зарланды, юкка-барга да көйсезләнә торган булып китте.

«Кеше – гадәт колы», – дигән бер бөек язучы. Фәридун да –кол, хиссият колы. Аңа төрлелек кирәк, хисләрнең яңарып торуы кирәк. Аның әйләнәсендә мавыктыргыч акшарлы чибәркәйләр күп, шайтан алгыры! Үзләре үк сыланырга торалар… Билгеле инде, хөрлекне сагынып өлгергән Фәридун аякларын тышаудан бик тиз ычкындырды. Көн дә йөрү, көн дә кайдадыр, кемнәр беләндер утыру, төнге сәгать берләр, икеләрдә генә утын кискәндәй әлсерәп, сөйрәлеп кайту – тик сүз генә әйтмәгез егеткә! Ул аны күтәрәчәк түгел. Әмма торуына чалбар үтүкләнгән, туфлиләр чистартылган булырга тиеш.

Фирая чыдам хатын иде. Ул тавышланмады, җыламады, ялвармады – ул түзеп карарга булды. Тик эченнән генә: «Бу чуар әтәч мине күпмегә кадәр сынамакчы була икән, карап карыйк», – дип уйлап кына куйды… Әйтергә кирәк, егетнең әйбәт кенә чаклары да булгалый иде. Каты эчү һәм өшәнүдән соң ул бер-ике көн өйдә ята. Тына, юашлана, Фираясына да әзрәк сырпалана. Аңа ул тар билле, озын итәкле сарык туны, кара төлкедән теккән шәп бүрек вәгъдә итә. Гастрольләргә дә үзе белән алып чыкмакчы була. Хәтта чалкан яткан килеш кенә корсагы өстендә гитарасын чиртеп, Фираясына үзенең куплетларын да җырлап күрсәтә. Әмма ләкин бу озакка бармый иде. Хәл кергәч тә, егет, тагын киенеп-ясанып, тибенгә чыгып китә. Бу чагында инде ул батырая, кикриге дә турая, үзенә күрә түгел – бик хәтәргә әйләнә.

Әнә шундый көннәрнең берсендә булды да инде бу соңгы финал! Билгеле, җырчыбыз бик соң кайта, исереп кайта. Чишенгән чагында сатучы хатынны бәхетле итүе белән гадәтенчә мактанып ала, рәхмәт сүзе ишетмәгәч, әшәке итеп сүгенә, мәсхәрәләргә тотына, бу да тәэсир итмәгәч, Фираяны киң тах-тага көчләп екмакчы була.

Фирая, урыныннан да кузгалмыйча, аны этеп кенә җибәрә.

– Кит янымнан, сасы көзән!

Ярым шәрә килеш чайкалып торган Фәридун, тәмам котырып:

– Ә-ә, кем, минме сасы көзән? – ди дә озын бармаклары белән Фираяның битенә селтәнә.

Шуннан соң Фирая диван өстендә яткан гавай гитарасын эләктереп ала да, ярсып:

– Юк, алай сукмыйлар аны, менә болай сугалар! – дип, куплетчының нәкъ баш түбәсенә китереп тондыра ки, хатын кулында гитараның бары озын сабы гына торып кала.

Фәридун әзрәк исенә килгәч, чәчләрен төзәткәләп, эре генә:

– Син кем? Вак сатучы… Түбән кеше! – ди.

Аныңча, бу сүзләр Фираяны бик нык кимсетергә тиеш иде. Ләкин Фираяның җавабы әзер иде инде:

– Ә син, «югары» кеше, көн саен «түбән» кешенең аракысын эчеп, итен-маен ашап ятасың… Бар әнә берәр «югары» хатынга… Ә миңа азган әрәмтамак кирәкми… Җитәр! Бүгеннән миндә эзең булмасын!

…Фәридун өчен иң кирәге килеш-килбәтен саклау иде.

Шуңа күрә ул бу ярсыган хатыннан яхшы чакта тизрәк чыгып китүне хәерлерәк күрде… Ә бичара гитараның үксегәндәй әкрен генә зыңлавы атна буена аның сизгер колагыннан китмәде…