Выбрать главу
1977

ТЫНЫЧЛАНУ

I

…Көне… Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шулчаклы сиздерә дә башлар икән? Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде – суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен аңкытып, һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек… Менә өч атна инде яңгыр тамганы юк. Температура көндезен утыздан артып китә, төннәрен егермедән дә төшми диярлек. Бер кат җәймә генә ябынып ятсаң да йоклап китә алмыйча азапланып бетәсең, мендәреңнең салкынчарак җирен эзләп, аны кат-кат әйләндерергә мәҗбүр буласың. Кышкы суыктан да әшәкерәк икән ул бөркү эсселек!..

Гасыйм Сәләхович та, шәрә килеш диярлек киң караватының читенә таянып, күзләрен дә ачарга иренеп, тик кенә утыра. Әллә ялкаулыктан, әллә хәлсезлектән? Икесе дә бардыр, ахрысы. Шулай да ялкаулыгы хәлсезлектән иде. Хәлсез булганга күрә, аның кыл да кыймылдатасы килми иде. Чөнки ул бик начар йоклады, тирләде-пеште, әйләнде-тулганды – һаман да шул әшәке эсселек аркасында. Әмма сәбәп бер аңарда гына түгел иде шикелле… Төп сәбәп йөрәгендә булса кирәк – йөрәге таза түгел иде Гасыйм Сәләховичның…

Менә хәзер дә ул, караватыннан кузгалырга кыймыйча, гүя йөрәгенә колак салып утыра. Нишли, ничегрәк «тота» ул үзен – тәндәге тере җан? Көйсезләнмиме, ялгышмыймы, хәрәкәт итүе ничегрәк? Шуны әйтергә кирәк: соңгы вакытларда йөрәге аның нәкъ менә йоклаганда яки уянгач үзен ныграк сиздерә башлады. Нидән, ни өчен?.. Бүгенгесен бөркү һава, начар йокыдан да күрергә мөмкин, ә башка көннәрдә? Бу хәл, билгеле, Гасыйм Сәләховичны борчый, кәефен боза, куркытып та куя иде. Ярамый бит болай, ди ул, үз-үзенә җитди бер хәтәрне сизгәндәй, һәм, бөтен эшен ташлап, бүген үк врачка күренергә кирәк дигән карарга да килә. Ләкин шулай дисә дә, ул бармый-күренми, чөнки эшеннән аерыла алмый, ә врачка бару үзе бер мәшәкать, аннары иң гаҗәбе: йөрәк үзе дә тәмам тынычлана, «хуҗасын» бер дә диярлек борчымый башлый. Гүя «хуҗасының» эше, хәрәкәте, кайгысы аңа да күчә, ул да шуларга көйләнә, җайлаша, гүя үзен юри оныттырып тора. Кыскасы, яраклаша белә йөрәк кешегә!

Тик менә кеше үзе еш кына йөрәге белән хисаплашмый. Борчый, җәберли, оныта бичараны еш кына! Сәбәпләре моның кырык төрле – санап кына чыгарлык та түгел. Гадәттә, кешенең үзен гаеплиләр, «саклый белмәде йөрәген» диләр.

Әмма кеше үзе генә саклый ала микән соң аны? Иң элек кешенең үзен сакларга кирәк түгелме икән?

…Икенче атна инде Гасыйм Сәләхович өч бүлмәле квартирасында япа-ялгыз яши. Хатыны больницада, улы Кырымга китте. Ирексездән төрлесен уйларга туры килә аңа ялгызлыкта. Бигрәк тә бүгенге шикелле иртәдән үк йөрәгенең хәлсезлеген сизеп торган чакта; ул бит бала түгел, үз хәленең җитдилеген аңлый торган кеше. Ярый, әллә ни булмасын да, ди, ләкин шулай да… Һәм мондый минутларда Гасыйм Сәләховичның күңелендә хатыны белән улына карата ирексездән рәнҗү хисе уяна. Дөрес, сирәк уяна, әмма ялгызлыгын тирәнрәк сизгән һәм күңеленә төрле шомнар килгән чакта уянмыйча калмый иде. Белергә теләмиләр, тиешенчә игътибар итмиләр аның хәленә хатыны да, улы да… Эше шундый күп, киеренке, тыгыз бер вакытта аны тоттылар да ялгыз калдырдылар; хатыны Рәмзия ханым, юк авыруын бар итеп дигәндәй (белештермичә ашаса, кайчагында бавыры авырткалый иде), тикшертүләр ясар өчен спецклиникага кереп ятты, ә малае Радик, икенче курс студенты, имтиханнарын ашык-пошык биреп бетерде дә, ниндидер хөр егетләр һәм кызларга ияреп, Кырымга китеп барды. Гасыйм Сәләхович фикеренчә, клиникага кереп яту да, Кырымга китеп бару да һич тә зарури, кичектермәс эш түгел иде. Ә менә аның өчен хәзер, чынлап та, бик тыгыз вакыт. Уку елы төгәлләнеп килә, студентлардан имтиханнар кабул итү башланды, һәртөрле отчётлар язасы бар – бу вакытны кафедра мөдиренең «урагөсте» дияргә ярый. Иртәдән кичкә кадәр ул хәзер бушамаячак, ашау-эчү, яту-торуның да рәте-юне булмаячак, кыскасы, авырга киләчәк аңа. Шуны уйлап, ул хатынына әйтеп тә карады:

– Җаный, әллә бераз сабыр итеп торасыңмы?.. Нинди вакыт икәнен беләсең…

– Урын барында кереп ятарга кирәк, – диде Рәмзия ханым, өзеп кенә.

– Урын булыр иде әле…

– Ә минем көтәсем килми.

– Миңа авыр булачак бит, аңлыйсыңмы?.. Эшемнең иң тыгыз чагы.

– Син гел үзеңне генә кайгыртасың, минем сәламәтлегем турында уйлап та карамыйсың, эгоист син! – диде Рәмзия ханым, кинәт кыза ук башлап.

– Һич тә алай түгел, әнкәсе! – диде Гасыйм Сәләхович, хатынын тынычландырырга ашыгып. – Синең сәламәтлегең минем өчен дә бик кадерле. Сүз бит клиникага керүне беразга кичектерү турында гына бара. Тикшерүләр үтәр өчен генә булганда ашыкмаска да ярыйдыр инде.