Выбрать главу

– Ярыйдыр!.. Аны син беләсеңме, әллә минме?.. Аннары, синең эштән бушаган чагыңны көтсәң, кабергә кергәнеңне дә сизми калырсың!.. Юк инде, җанкисәгем, клиникада урын бар чагында керәм дә ятам. Бала түгелсең, үз-үзеңне генә карый алырсың әле.

Билгеле, мондый катгый сүзләрдән соң бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Бигрәк тә авыру мәсьәләсендә, бигрәк тә хатының белән. Гомумән, хатынны сүз белән җиңеп булмый, юк, мөмкин түгел. Бөтен дәлилләрең аның «корыч» логикасына бәрелә дә чәлпәрәмә килә… Иң яхшысы чигенү, нервны бозмас өчен, йөрәкне саклар өчен бары тик чигенү, чигенү – калганы ник шунда чәнчелеп китми!..

Беренче мәртәбә генә түгел инде. Зуррак, җитдирәк мәсьәләләрдә дә аңа еш кына чигенергә туры килде. Гадәтенә керде дияргә ярый. Чигенсә, семьяда азмы-күпме татулык һәм тынычлык урнаша. Ә бу – Гасыйм Сәләхович өчен иң зур ганимәт… Аннары ул, мондый татулык урнашкан чакларда, үзеннән шактый яшь, чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала. Сирәк кенә булса да… Йә, аңа тагын ни кирәк?!

Тик шулай да әлеге рәнҗү тойгысы аның күңелендә бервакытта да бетми диярлек. Яки бетеп торган төсле генә була да, берәр сәбәп чыгу белән, яңадан көчәеп китә. Чөнки күп вакытта ул тынычлык хакына дөреслекне, гаделлекне корбан итеп чигенергә мәҗбүр була. Чөнки эгоизм җиңә, ә эгоизм белән килешүе бик-бик читен… Нәкъ менә бу очрактагы шикелле: Рәмзия керәм диде һәм керде дә ятты. Һичнигә карамастан… Урынсыз, мәгънәсез эгоизм түгелмени бу?! Инде хәзер Гасыйм абзаңа ике көннең берендә клиникага барып йөрү мәшәкате дә өстәлде. Рәнҗемәс җиреңнән рәнҗерсең! Ичмасам, куркуга салырлык берәр җитди авыруы булса иде! Юк, анысы да юк, үзе уйлап чыгарган шик кенә бар. Остарды кеше врачларның башын әйләндерергә!

Хатыны клиникага кереп ятканда, улы Радик өйдә иде әле. Бик кызу имтиханнарын биреп йөри иде. Гасыйм Сәләхович та тынычлана төшкән иде, бөтенләй үк ялгыз түгел, өйдә сүз кушарга кеше бар, имтиханнарыннан бушагач, әнисе янына да баргалар дип ышанып тора иде. Ләкин Радик имтихан биреп бетерү белән, әтисенә бер сүз әйтмәстән, каядыр китәргә җыена да башлады. Билгеле, ата кеше аптырый калды.

– Кая син болай? – дип сорады ул улыннан.

– Кырымга! – диде малае, гади генә итеп.

Моны ишеткәч, Гасыйм Сәләхович бик гаҗәпләнде, хәтта ышанып бетмәгәндәй күпмедер ара сүз әйтә алмыйча торды, аннары сабырлыгын җуймаска тырышып, тагын ипләп кенә сорады:

– Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?

– А в чём дело? – диде Радик тыныч кына.

– Әниең больницада, минем эшем баштан ашкан. Ниткән Кырым, ди, ул шушындый чакта?

– Ә миңа отдыхать итәргә кирәкме-юкмы?

– Җәй озын, өлгерерсең… Ә хәзергә менә өйдә ял итәрсең.

– Ха! – диде егет, башын чөя биреп. – Көлке!.. Өйдә пенсионерлар да ял итми хәзер.

– Әниең чыккач, син дә китәрсең.

– Кая?

– Кая да булса. Әнә үзебезнең Идел буендагы студентлар лагерена.

– Юк, булмый! Мин Кырымны күрмәгән, только – Кырымга!

– Кырымны менә мин кырыктан узгач кына күрдем, – диде Гасыйм Сәләхович, тыелып кына.

Егет әтисенең бу минуттагы хәлен әллә сизми, әллә сизәргә теләми иде, шактый дорфа гына:

– Таптың чем гордиться! – диде дә бөтенләй аркасы белән үк борылды.

Гасыйм Сәләховичның эчендә кинәт дөрләп ачу кабынды. Малаеның җилкәсенә төшеп торган озын чәчләреннән урап алып, яңадан үзенә таба борасы килде. Ләкин ул тыелып калырга мәҗбүр булды – һәртөрле кискен хәрәкәт аның йөрәге өчен хәтәр иде. Шулай да ачуын сиздерерлек итеп, әкрен генә әйтте:

– Әгәр дә мин рөхсәт итмәсәм?

– Поздно, – диде егет игътибарсыз гына. – Безнең билетлар уже кесәдә!

Радик күптән инде әтисеннән курыкмый иде. Нишләп курыксын, нишләтә ала ул аны? Берни дә эшләтә алмый, билгеле! Һәм берни дә эшләтә алмавын Гасыйм Сәләхович үзе дә бик яхшы белә иде. Кул күтәреп суга алмый ул студент егеткә, хәленнән дә килми, табигате дә сыйдырмый андый кыргыйлыкны. Үз гомерендә бер тапкыр, Радикка унберме-уникеме яшь чагында бик ачуы килгәч, аның яңагына шәп кенә бер чәлтерәткән иде, анда да әнисе малаен кочаклап ярты көн үкерде, ә ул үзе шул эше өчен үкенеп бетә алмыйча күпме газапланып йөрде. Юк, ата-бабайлардан калган тәрбия «ысулы» бетте, онытылды, күптән юкка чыкты. Әлбәттә, Гасыйм Сәләхович, хәзерге заман педагогы буларак, андый «ысулларның» бетүе белән һичшиксез килешә… Тик шулай да, үз малаең өчен генә булса да, берәр төрлесен саклау зарар да итмәс иде, бәлки. Менә Гасыймның үз атасы, мәрхүм, кыска саплы каеш чыбыркысын ишек яңагында гына элеп тота иде; әйткәнен тыңламасаң яки берәр әшәкелек эшләсәң, хәзер үк шул чыбыркысын чөйдән ала торган иде. «Әлә-лә-лә»не әйттерә иде ул зәһәр чыбыркы!.. Ләкин сыртка бик сирәк төшә иде бит, күп вакытта әтисе аны, худка җибәрмичә, кире элеп тә куя иде. Әмма чыбыркы бар, чыбыркыны онытырга ярамый! Нишләргә генә уйласаң да, кылт итеп ул искә төшә торган иде.