Выбрать главу

Әлбәттә, хәзер чыбыркыны сагыну, Радик әйтмешли, үзе бер «көлке». Сатып алыйм дисәң дә юк ул хәзер. Тик менә аның урыны буш калды, шунысы кызганыч! Яхшы сүз, үгет-нәсыйхәт белән генә максатка ирешүе бик читен икән шул. «Тегенең» кебек үтемле түгел берсе дә.

Әмма… сүздән башка чара юк. Искерсә дә, үтмәсләнсә дә, бердәнбер «ысул» шул гына… Гасыйм Сәләхович үзалдына озак кына уйланып торганнан соң, авыр гына сулап, малаеннан янә сорады:

– «Без» дигәнең кемнәр инде алар?

– Ну, Вовка Бобров, Гена Соловьёв, Рита Козлова, Эмма Булатова, Марсель Ганиев… Вообщем, компания менә дигән!

– Студентлармы?

– В основном.

– Кем балалары соң алар болай ансат кына Кырымга очып китәргә?

– Это не имеет значения.

– Шулай да?.. Кем акчасына йөрмәкче буласыз?

– Мин синнән акча сорамыйм.

– Рәхмәт монысы өчен… Ә башкаларыгыз?

Радик аз гына икеләнеп торды, шулай да кыюланып әйтте:

– Башкаларның родительләре сорамасаң да бирәләр. Без унижения.

– Алай икән, – диде Гасыйм Сәләхович, кызара төшеп. – Күрәсең, бик байлардыр инде.

– Причём байлык! Просто понимают.

– Нәрсәне?

– Понимают наши потребности.

– Ах, шулаймыни?! Алар аңлый, мин аңламыйм икән!.. Хуш, шулай да булсын, ди, ләкин бит сезнең потребностьны үтәр өчен, бер аңлау гына җитми, аның өчен, хочешь не хочешь, өч йөз-дүрт йөз тәңкәңне кесәдән чыгарып та бирергә кирәк. Ә аны кайдан алырга? Ярый, минем хәлемнән килә, аңламасам да, мин бирә алам. Ә башка кеше, мәсәлән, уборщица булып эшләүче берәр апа кадерле малаеның потребностен бик аңлый да тик менә сезнең белән Кырымга җибәрергә хәленнән килми. Ул чагында нишли?

– Ялгышасың, па! Рита Козлова – биофак студенткасы, тоже уборщица кызы, ә безнең белән барачак. Вот так!

Гасыйм Сәләхович бер мәлгә аптырый калды, күңеленә шунда ук ямьсез уй да килде: «Берәр акчалы кешенең яшерен сөяркәседер әле ул юньсез кызый!» – Ләкин бу уен тизрәк үзеннән куарга тырышты. Дөрес, булмый торган хәл түгел, ишеткәне дә бар андыйларны, тик бу очракта бик сак булырга кирәк иде. Онытырга ярамый, малае белән сөйләшә ул. Шулай да әйтмичә түзә алмады:

– Әгәр дә сезнең ул Ритагыз әнисе җилкәсендә шулай кылана икән, бу бик кызганыч! Бичара хатын аның өчен муеныннан бурычка баткандыр, үзе ипи белән суда гына утыра торгандыр… Юк, жестокий ул сезнең мактаулы кызыгыз! Миһербансыз!

Радик әтисенә нәфрәт белән диярлек карады:

– Син, па, абсолютно бернәрсә белмисең, син страшно артта калган кеше… Син просто невежа!

– Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып. – Күземә күренмә, эзең булмасын монда!

– Яхшы, мин күренмәм, – диде егет, һич исе дә китмичә, һәм юри ашыкмыйча гына, ишеккә таба юнәлде.

– Ләкин бел, – дип кычкырды әтисе аның артыннан. – Әниең белән сөйләшмичә торып, мин сине Кырымга түгел, Арчага да җибәрмим.

Егет ишетмәгән дә шикелле артына да борылып карамыйча чыкты да китте. Гасыйм Сәләхович, хәлсезләнеп, креслосына барып утырды. Сул кулын йөрәге өстенә куеп торды – йөрәк шактый каты тибә, ләкин авырту-чәнчү кебек нәрсә сиздерми иде. Шуңа күрә дару-мазар да кабып тормады.

Бераздан, тынычлана төшкәч, Гасыйм Сәләхович уйлана башлады. Кызганычка каршы, улының «бернәрсә белмисең» дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел иде. Бигрәк тә тормыш мәсьәләсендә һәм хәзерге яшьләрне аңлауда… Нигә ул алай, тормыштан бөтенләй үк аерылган кеше дә түгел ләбаса!.. Бөтен үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп тә тора шикелле… Ләкин үзе дә сизә: нәрсәнедер белеп җиткерми, аңлап җиткерми… Әйтик, кешеләрнең көнкүрешләрен… Сүз дә юк, кешеләр хәзер җиңелрәк тә, яхшырак та торалар, әмма шуның белән бергә аларның килерләре тигезләнеп беткәне юк бит әле. Аерма шактый зур, мәсәлән, профессор алган дүрт йөз илле-биш йөз сум айлыкны бик күпләр алмыйлар ич әле. Ә шулай да җитмеш сум ала торган вахтёрның яки уборщицаның кызы сиксән сумлык импортный сапожкиларны киеп йөри… Ничек итеп моны эшләргә мөмкин? Дөньяның чыгымы күп – ничек кенә арттыра алалар?.. Баш җитәрлек түгел. Әйтәләр инде, кеше хәзер яшәргә остарды, дип… Ни дигән сүз бу? Ничек аңларга ул «остару»ны? Берничә җирдә эшләүме? Хаклы һәм хаксыз премияләр алумы? Спекуляция белән шөгыльләнүме? Ниһаять, дәүләт милкен әкрен генә ташумы? Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, «остару» дигән төшенчәгә бу «ысуллар»ның барысы да керә, имеш. Тик кеше, кайда кем булып эшләвенә карап, шул «ысуллар»ның берәрсен оста гына куллана икән. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, анысы – синең эш. Гасыйм Сәләхович ул ысулларның берсен дә белми иде, әлбәттә. Бервакытта да бер тиен хәрәм акча кермәде аңа. Хезмәт хакы аның һәрвакытта зур булды, иркен-мул гына яшәр өчен җитеп торды. Кайчандыр фән әһелләре халык арасында иң яхшы тәэмин ителгән катлаудан санала иде. Ә хәзер дөнья тигезләнеп бара шикелле… Һәрхәлдә, Гасыйм абзаң ашаган-эчкәнне, Гасыйм абзаң кигәнне һәркем диярлек ашый-эчә дә, кия дә. Хәтта уздырып та җибәрәләр; белеме юк, квалификациясе юк, ә машинасы бар. Әнә кая китте эшләр!