Хәерле булсын. Халыкның тормышы елдан-ел яхшыра икән, бу бик әйбәт, ул шулай булырга тиеш тә, тик әлеге хәрәм «ысуллар» гына тамыр җәя күрмәсен иде. Гаять зарарлы нәрсә, кешене тәмам боза, җәмгыятьне имгәтә торган хәтәр нәрсә. Бигрәк тә яшьләргә күчә башласа, бик начарга әйләнеп китүе мөмкин. Ә аның симптомнары юк түгел. Акча яратучы, акча артыннан куучы яшьләр студентлар арасында да бар, кызганычка каршы. Менә шушы нәрсә Гасыйм Сәләховичны аеруча борчый да инде. Чөнки аның белүенчә, яшьләрдәге акчага, малга комсызлык һич тә нужадан түгел (иске мәгънәсендәге нужа юк та ул), ә бик иртә, бик яшьли, әле кеше булып җитәргә дә өлгермәс борын, рәхәт, иркен яшәргә омтылудан гына килә. Менә үз улы белән бәхәс-талашуның бик ачык бер мисалы түгелмени?!
Әйе, улы аңа: «Син бернәрсә дә белмисең, па!» – дигән гаеп ташлады. Ә ул бит менә утыз ел инде шул яшьләр арасында яши, шуларны укыта, тәрбияли. Нәрсәне белми соң ул? Яшьләрнең уйларын, хыялларын, теләкләрен, кыскасы, эчке рухи дөньяларынмы – шуны күздә тотып әйтәме Радик?.. Әйе, кырык ата баласының эчке дөньясын белеп бетерү гаять читен, мөмкин дә түгел диярлек. Бигрәк тә дүрт-биш ел саен алар алмашынып тора, берәүләре китә, икенчеләре килә (һәм гел генә үзгәреп килә), ә син һаман искечә каласың, һаман олая барасың, һәм табигый хәл – яшьләр гүя синнән ераклаша, син инде аларны томанлырак, ятрак итеп күрә башлыйсың. Әйе, белүләре бик читен. Әмма «белмим» дип әйтергә дә аның хакы юк. (Бу үз-үзеңә каты һәм гаделсез хөкем чыгару булыр иде.) Иң элек аның өчен көн кебек ачык бер хакыйкать шуннан гыйбарәт ки: сугыш артыннан ук укырга килгән яшьләр белән хәзерге абитуриентлар арасында искиткеч зур аерма бар. Бөтен җәһәттән. Сугыштан соң килгәннәрнең күпчелеге буйга кечкенә, арык, өс-башлары өтек, үзләре бик күндәм, тыйнак булса, хәзер килүчеләр – барысы да диярлек озын буйлы, тук чырайлы, зәвык белән киенгән, үз-үзләренә нык ышанган, таза, чибәр егетләр һәм кызлар. Тегеләрдә белем чамалы, ә дәрт-теләк бик көчле булса, боларда инде белем бик күп, шунлыктан, ахры, кыюлык та, әрсезлек тә җитәрлек. Тегеләр университет бинасына, изге бер җиргә аяк баскандай, эчләреннән дулкынланып һәм чын күңелдән шатланып керсәләр, хәзергеләр исә хис-хыялларга артык бирелмичә, бары үтеп китү турында гына борчылып, бик эшлекле кыяфәттә килеп керәләр. Дөрес, университетка керү сугыштан соңгы елларга караганда шактый авырлашты, каты конкурс аша үтәргә кирәк, әмма үтә алганнар инде үзләрен судагы балык кебек хис итә башлыйлар. Алар арасында бик сәләтле яшьләр дә бар – киләчәктә алардан чын фән эшлеклеләре дә, зур белгечләр дә, һичшиксез, чыгачак. Ихтимал, үзләрендә шундый көч-куәт барын сизгәнгә күрәдер дә, алар бик хөр кыланалар, фикердә, сүздә хөр – менә хикмәт нәрсәдә! Гүя аларның үз башлары эшли, үз хакыйкатьләре бар. Гүя алар бөтен кыланышлары белән сиңа: «Әнә үз предметыңны бел, башкасында эшең булмасын», – дип әйтергә телиләр. Әлбәттә, мондый чакларда Гасыйм Сәләховичка бик ямансу булып китә торган иде. Ераклашу, ераклашу… шулай ук бу котылгысыз бер күренеш микәнни?! Хәтта үз балаңнан да!
Билгеле инде, ул Радикны Кырымга китүдән дә туктата алмады. Шул ук көнне клиникага барып, бу хакта сүз башлагач, Рәмзия ханым, гадәтенчә уйлап-нитеп тормыйча гына:
– Ник тыясың, китсен! – диде. – Аңа да ял кирәк ич.
– Ләкин вакыты ул түгел бит! Син монда, мин анда ялгыз башым…
Рәмзия ханым шунда ук аның сүзен бүлде:
– Радикның ни гаебе бар соң, ул бит инде синең эшеңне эшләп йөрмәс.
– Эш андамыни, – диде Гасыйм Сәләхович, үртәлеп. – Үзем өчен әйтмим мин… Менә синең яныңа да кемдер килеп йөрергә тиеш бит әле.
– Ә мин эгоистка түгел, миңа кирәк булыр дип кенә Радикны иптәшләреннән аерырга һич тә теләмим.
– Ләкин моның авырлыгы миңа төшәчәк.
– Авыр булса, син дә килмәссең… Ятармын әле шунда тол хатын кебек.
– Йа Хода! – дип куйды Гасыйм Сәләхович ирексездән. – Ник син минем һәр сүземне кирегә тырныйсың да торасың? Менә киләм ич, тик миңа барысына да өлгерүе читен, аңлыйсыңмы шуны?