Выбрать главу

– Бик яхшы аңлыйм. Ләкин Радикны барыбер җибәрергә кирәк. Иптәшләреннән яхшы түгел, аның кай җире ким? Юк, барсын… Инде расходыннан курыксаң, акчасын да үзем рәтләп бирермен.

– Бусы тагын ни дигән сүз?

– Нигә, әллә мин белмимме?

– Нәрсәне?

– Синең саранлыгыңны… Шуңа күрә җибәрәсең килмидер әле.

– Их, Рәмзия, Рәмзия, ничек телең әйләнә! – диде Гасыйм Сәләхович тирән әрнү белән. – Аңлый алмыйм мин сине, җаный, әллә ни булды сиңа!

– Миңа берни дә булганы юк, – диде Рәмзия, гаепсез баладай елмаеп кына. – Ә менә син, дускай, чынлап та үзгәрдең… Картаясың, ахры…

– Ярый, шифаханә – сүз көрәштерү урыны түгел, китим булмаса, – диде Гасыйм Сәләхович, авыр гына урыныннан кузгалып. – Нәрсә китерим?

– Апельсин согы тапмассыңмы? Монда берәү хатынына китерде. Импортный икән… Аннары минем челтәрле бюстгальтерымны онытма әле, бик эссе була башлады. Шифоньерның уң тартмасында, өстә генә, күрерсең…

Гасыйм Сәләхович ярый-фәлән дип тормады, бары чарасыздан башын гына каккандай итте. Урамга чыккач, тел астына валидолын салды һәм иләсрәк бер хәлдә университетка таба атлады. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Шунда ук йөрәккә суга, башына каба, җитмәсә, хәтере дә кинәт кенә югалып торгалый. Кеше сүзен тиз генә аңламый, алдында яткан әйберне дә күрми башлый. Иртәрәк килә түгелме соң әле бу зәхмәтләр?! Аңа бит әле илле тугыз яшь кенә – хәзерге безнең заман өчен әллә ни күп тә түгел шикелле… Дөрес, өч елга якын ул фронтта йөрде, шуның михнәт-газапларын кичерде, берничә тапкыр бик хәтәр хәлләргә дә юлыккалады, ләкин шулай да, бер авыр контузияне исәпләмәгәндә, кул-аягы бөтен килеш әйләнеп кайтты. Баш та ярыйсы, йөрәк тә тап-таза иде әле ул чакларда. Тик соңгы дүрт-биш ел эчендә генә бирешә башлады. Күрәсең, еллар үзенекен итә, какшата әкрен генә кешене… Аннары безнең бу тынгысыз, киеренке заман кеше өчен шактый куркыныч бер нәрсә китереп чыгарды – «стресс» дип атыйлар аны. Кинәт башка төшкән зур хәсрәттән яки һич көтелмәгән берәр күңелсез эштән була диләр ул явызны. Хәтта көтелмәгән зур шатлыктан да була, имеш, хәер, анысын инде, шәт, татырга туры да килмәс. Ә менә һәртөрле ямьсез эштән туганың Гасыйм абзаңа татырга туры килгәне бар. Дөрес, алар вак стресслар иде, көчек кебекләре генә, ләкин барыбер каты «тешлиләр», каһәрләр!

Рәмзия белән бүгенге сөйләшү дә әнә шундый көчектәй кечкенә стресс иде, ә шулай да Гасыйм Сәләховичның кәефен чынлап торып бозар өчен җитә калды һәм бик авыр уйлар да кузгатты. Күпме бергә гомер иткән ир белән хатын бер-берсен аңламасыннар әле – гаҗәп бит бу… Гүя икесе ике телдә сөйләшәләр! Бигрәк тә соңгы ике-өч елда алар арасындагы каршылык, аңлаша алмау ни сәбәптәндер аеруча ешаеп китте. Гасыйм Сәләхович торып-торып аптырый: әллә бу хатыннар, кырык биштән узгач, психически үзгәрә башлыйлар микән? Менә аның Рәмзиясе кебек… Ни әйтсәң, шуңа каршы төшә, һәр сүзеңне гел кирегә бора, бернинди дәлилең аңа үтми дә, керми дә, юньләп тыңламый да әле ул сине! Шуның өстенә Рәмзия аңардан унбер яшькә кечерәк, табигый инде, ул көйсезләнергә ярата, ул моны үзенең Ходай биргән хокукы дип саный, ә ир дигән кемсә, үзен яшь хатыннан яраттырасы килсә, һәрвакытта аның көенә торырга, аңа юл куярга тиеш. Гаделлекне, дөреслекне аяк астына салып булса да!

Иң аянычы тагын шул: Рәмзия ханым бөтен мәсьәләдә диярлек гел генә малае ягын каера, гел аны гына яклый. Дөресме, кирәкме, урынлымы – анда аның эше юк. Ул ана кеше, ул гына малаен аңлый, кызгана, ә син – деспот, син бары кысу, тыюны гына беләсең. Өстәвенә, җитмәсә, малае алдында еш кына көлеп тә, чынлап та, синең әтиең инде шундыйрак та мондыйрак, дип әйткәләп тә тора. (Әнә саранлыкны аңа таккан шикелле.) Ә малай яшь, кемнең хаклы-хаксыз булуын уйларлык акыл юк әле аңарда. Кем аның яклы, кем аңа файдалы – ул бары шуны гына белә. Табигый инде, ул күбрәк әнисенә елыша, үзенә кирәкне аның аша алырга тырыша. Ә әтине тыңламаска да була, әтидән курку юк. Әнә шулай бер-берсеннән читләшә, ераклаша ата белән бала.

Аптырый иде Гасыйм Сәләхович бу хәлгә, төрлечә уйлап карый иде; әллә Рәмзиядә җиткән улын әтисеннән әзрәк көнләшү дә бар микән? Үзенеке генә итәргә тырышу, үзенә генә карату?.. Буламы шундый нәрсә хатыннарда?.. Ә бәлки, аның үзендә дә берәр гаеп бардыр, берәр төрле хаталык эшләгәндер дә, тик ул аны эш, мәшәкать аркасында сизмичә калгандыр. Хәзер инде әйтүе читен, ләкин шулай да бер эпизодны яхшы хәтерли, чөнки аңа әле күп вакыт та узмады. Радик унынчыны бетергән елны әнисе белән шундый сүз булып алды. Дөресрәге, Рәмзия үзе башлап аңардан сорады:

– Син Радикның кем булуын теләр идең?

Гасыйм Сәләхович үзенең язу өстәлендә нидер эшләп утырган җиреннән генә бары: