Выбрать главу

– Кеше булуын, – диде.

Менә шушы сүзгә Рәмзия ханым бөтенләй күтәрелеп бәрелә язды. Яман кызып, иренә:

– Ахмак, идиот! – диде. – Мин синнән аны сорыйммыни?! Ул болай да кеше, дүрт аяклы хайван түгел!

«Хайванның ике аяклысы да була», – димәкче иде дә Гасыйм Сәләхович, ярый, тыелып кала белде. Рәмзия бит, асылда, улыбызны кайсы вузга кертәбез, кем итәбез, дип сорамакчы иде, ә ул, акыллы башланып, әнә нәрсә әйтеп ташлады. Ә соңыннан Рәмзия ханым улы алдында ничә тапкыр: «Әтиең кешегә дә санамый», – дип кабатлады. Яхшы сүз дә кайчан баш казыгына әйләнә икән!

Әйе, сәер халык бу хатыннар җенесе, ике төпле, юк, өч төпле чемодан кебек, ниләр генә ятмыйдыр аның төпләрендә. Кайчагында шундый көтелмәгән берәр әкәмәт китереп чыгара, шаккатудан тәмам телсез каласың. Әнә бит, Радикка акчаны да үзем табып бирермен, ди! Күзен дә йоммый. Менә бу, ичмаса, «көлке!» Әйтерсең акчаны ул үзе таба!

Ярый, хәерле булсын! Барыбер хатын – бик кирәк кеше, аңардан башка күңелсез, кызыксыз, әйләнәңдә шыксыз бушлык. Гаилә тормышына бер өйрәнгәч, башкача яшәү мөмкин дә түгел. Тик җайлаша, яраклаша белергә кирәк. Яраклаша белсәң яшәп була, диләр күпне күргән агайлар!

Шул ук кичне Гасыйм Сәләхович малае алдына ике йөз илле сумны чыгарып салды да әйтте: «Менә сиңа акча, шуны җиткерергә тырыш, әйбәт кенә йөр, бәла-казага тарыма, кайда икәнеңне хәбәр итәрсең», – диде. Егет бер сүз дә дәшмәде, тик аның йөзеннән «то-то, старик!» дигән сыман елмаю гына чагылып узды. Икенче көнне үк ул, рюкзагын аркасына киеп, фотоаппаратын муенына асып, үзе кебек хөр, горур егетләр һәм аларны иңнәренә таяндырып йөртүче чалбарлы кызлар белән бергә Кырымга – диңгез буендагы ташлар арасында кызынып ятарга китеп тә барды. Исән-сау гына йөри күрсеннәр инде, балакайлар! Исән йөрсәләр, башта акча сорап телеграммалары килер, аннары үзләре дә кояшта кара янган бәхетле кыяфәтләре белән кайтып төшәрләр.

II

…Көне… Булыр икән бу хәтле дә теңкәгә тигән эсселек! Өченче атнага китте бит инде, зур бер афәткә әйләнмәсә ярар иде. Игеннәр ни хәлдә икән, ялан-кырлар, болыннар? Терлекләр дә интегә торгандыр… Чакырып кына китерәсеңмени шифалы яңгырларны… Юк шул әле, юк кешедә андый кодрәт!

Ә шулай да кузгалырга вакыт, күптән вакыт. Хатыны белән малае өйдә булса, уянгач болай карават читендә изрәп, иренеп утырыр идемени?! Ә ялгыз булгач менә утыра, берәүдән дә тартынмый, уңайсызланмый – үзенә күрә бәләкәй генә бер хөрлек! Дөресен генә әйткәндә, ялгызлык ул кадәр начар нәрсә дә түгел. Күпмегәдер семья ыгы-зыгысыннан котылып торасың, әзрәк җан тынычлана, үзалдыңа уйланып була, тып-тын бүлмәдә дөньясын онытып эшләп яки укып утырып та була. Йә, начармыни ул?! Тик менә хәлсезлек кенә борчымасын иде.

Гасыйм Сәләхович ике карават арасындагы тумбочка өстендә яткан сәгатенә үрелеп карады. Сәгать тугыз иде инде. Мәлҗеп озаграк та утырган икән, хәерсез. Унда инде аңа кафедрада булырга кирәк.

Карават башыннан зәңгәр буйлы киң пижама чалбарын алып киде, аякларына артсыз чүәкләрен эләктереп кенә кухняга чыкты да, газ плитәсенә ут кабызып, чәй кайнатырга куйды. Ванна бүлмәсенә кергәч, башта кулы белән ияген, яңагын ышкып карады, ләкин бүгенгә ярар әле дип, кырынып тормады. Аннары краннан суны шактый гына агызып торып, битен-күзен юарга кереште. Су барыбер көткәнчә салкын ук булып килмәде, шулай да әйбәтләп юынгач, бераз хәл кереп, җиңеләеп калды. Шуннан соң яңадан кухняга кереп, тиз генә ашый-эчә башлады. Билгеле, ашау ягы аның хәзер мактанырлык түгел иде. Кичтән калган бер күкәй, искерәк булки белән ак май, бер чәшке куе гына сөтле чәй – завтрак дигәне әлегә менә шул. Аннары сәгать уникеләрдә, ачыга төшкәч, университет буфетында ул тагын җиңелчә генә бер тамак ялгап алачак әле. Инде эш беткәч, кайтышлый, сәгать өч-дүртләрдә «Татар ашлары»на кереп, татарча токмач белән татарча пешерелгән ит кисәге ашап чыгачак. Тик кай көннәрдә токмач та, ит тә беткән була – ашап бетерә халык. Шуңа бераз кәефсезләнә, мыгырдана Гасыйм абзаң, ләкин башка җиргә кереп тормый, чөнки «Татар ашлары»ннан башка җирдә аңа ярарлык ризыгы юк та диярлек (хек белән дуңгызны, гафу итсеннәр, аның нәфесе кабул итми)… Кайтышлый юл өстендәге магазиннан сөт, эремчек, каймак кебек азыклар сатып ала да өендә үзе бик әйбәтләп кенә сөтле токмач белән берәр төрле ботка пешереп ашый. Дөрес, карын канәгатьләнеп бетми бетүен, ләкин аның каравы йөрәгенә җиңел була. Аз ашасаң, күп яшәрсең, дигәннәр, имеш, безнең ерак бабайлар.

Гасыйм Сәләхович кыска җиңле саргылт күлмәген, яньчелә төшкән капрон эшләпәсен киеп һәм биге бозык иске зур портфелен күтәреп өеннән чыкканда, сәгать ун тулып килә иде инде. Урамга чыгып, кояшка эләккәч тә, ул аның агарган тимердәй кыздыруын тойды. Тизрәк күләгә якка күчте һәм, ашыкмыйча гына, урам буйлап атлады.