Бу урамнар буйлап Гасыйм Сәләхович менә утыз ел атлый инде. Шуның егерме елын кафедра мөдире буларак. Шулай уза гомер. Әмма ул үз эшеннән бик канәгать. Бөтен илгә исеме билгеле мәшһүр университет аның туган йортына әверелде дияргә дә ярый. Шунда үсте ул, шунда шактый зур дәрәҗәгә иреште һәм тормышын тәэмин итәрлек матди җирлекне дә, үзенә кирәк мәгънәви азыкны шунда тапты. Билгеле, төрле чаклар да булды, төрле авырлыкны кичерергә, төрле кыенлыкларны җиңәргә дә туры килде аңа. Шунсыз бер генә хезмәт тә булмый торгандыр инде безнең заманда. Шулай ук кайбер максатына да ирешә алмады: мәсәлән, күпме генә уйланса-борчылса да, докторлык диссертациясен, ахры, яза алмыйча калды. Ул бит тарихчы, тарихчының эше, гадәттә, зур күләмле, тарих өлкәсендә чын фәнни хезмәт тудырыр һәм ниндидер яңа сүз әйтер өчен, бик күп эзләнергә, тикшеренергә, уйланырга кирәк. Тарихчыдан да күп нәрсә таләп ителә хәзер. Ә ул яшьрәк, җегәрлерәк чакта, әйтик, илленче елларның башларында, тарих фәне өлкәсендә ниндидер бер торгынлык хөкем сөрә иде. Нидер көтү, тыелып тору, саклык күрсәтү хас иде тарихчыларга ул елларда. Менә ни өчен алар әзер программа нигезендә тәкъдим ителгән дәреслекләр буенча студентларга лекцияләр укуны артыграк күрәләр иде. Җиңелрәк тә һәм хәвефсезрәк тә… Инде гыйльми дәрәҗә алыр өчен берәр хезмәт язарга кирәк булса, бу очракта да теманың отышлырагын, үтемлерәген сайларга тырышалар. Ә андый өстә генә яткан темалар һәрвакытта табыла, бар алар. (Фән әһелләре арасында «дежур тема» дигән төшенчә дә бар хәтта.)
Кыскасы, безнең Гасыйм Сәләхович та, асылда, әнә шул юл белән китте. Аспирантураны бетереп, университетта калгач, ул бик җигелеп һәм бик бирелеп студентлар белән шөгыльләнә башлады. Ә тора-бара кандидатлыгын яклап, ниһаять, кафедра мөдире булып алгач, инде укыту-тәрбия эшләре аның өчен төп хезмәт, төп йөк булып калды. Вакытын, көчен, акылын, хәтта сәламәтлеген дә беткәнче шуңа бирде. Үзе әйтмешли, университет белемле кадрлар әзерләп чыгаруга багышлады ул бар гомерен!
Әмма ләкин университет эчендә шуның бер кешесе була торып, фәнни эшләрдән бөтенләй ваз кичү һич тә мөмкин түгел иде. Фәнни эшләр буенча кафедрада махсус план бар, шунда кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге ачык язылган, һәм бу планны үтәүне тәэмин итү Гасыйм абзаң җилкәсендә, беренче нәүбәттә аңардан сорыйлар. Шул сәбәпле аңа бу очракта да, үзе утырып язуга караганда, башкаларны эшләтергә, башкалардан таләп итәргә туры килә иде. Иң мөһиме кафедра үтәсен, кафедра үтәсә, аның да йөзе ак – мөдир җитәкчелек итә белгән, диячәкләр.
Хәер, ул үзе дә каләм тибрәтмичә тормады торуын. Редакцияләрнең заказлары буенча төрле даталарга карата мәкаләләр, теге яки бу темага багышланган брошюралар, чыккан китапларга рецензияләр, кыскасы, шуның кебек вак нәрсәләр шактый күп язылды. Билгеле, болар да хезмәт, әмма алар гына җитми, канәгатьләндерә алмый иде Гасыйм Сәләховичны. «Галим» дигән исемне акларлык, горурланып кулга тотарлык җитди зур хезмәте (калын китабы) юк иде аның… Һәм бу «юклык» аның җанын гел иги дә тора иде. Бигрәк тә соңгы елларда, чөнки соңгы ун-унбиш ел эчендә тарих фәне бездә дә шактый җанланып китте, бер-бер артлы яңа хезмәтләр чыга башлады һәм аеруча күзгә ташланганы – яңа яшь галимнәр үсеп, калкып чыкты. Өлгер һәм кыю галимнәр! Менә шуларның барысын да уйласаң, чынлап торып борчылмыйча хәлең юк. Артта калу дигән нәрсә бик хәтәр, иртәме-соңмы исемеңә дә, дәрәҗәңә дә китереп суга ул!
Ә бит аның күптән уйлап йөргән теләк-хыялы да бар иде. «Татарларда эшче сыйныфының тууы һәм формалашуы» дигән темага зур бер хезмәт язмакчы иде. Шуңа дип ничәмә еллар буенча, Пётр патша заманыннан алып дигәндәй, күпме материал җыйнады ул!.. Әнә калын папкаларга тутырып бәйләгән килеш ярты шкафны биләп яталар… Әмма, ни кызганыч, шуны утырып тәртипкә салырга, эшкә кертергә, бөтен бер язма хәленә китерергә вакыт та, мөмкинлек тә таба алмады. Мөдирлек йотты аны. Хәер… бу үзеңне юатыр өчен генә әйтелгән сылтау түгелме? Кешеләр икесен дә сыйдыра лабаса! Ихтимал, аңа җитди хезмәт өчен кайбер сыйфатлар, әйтик, көчле теләк, тәвәккәллек, ниһаять, үзеңне мәҗбүр итә белү җитмәгәндер. Шуның өстенә тагын фикерне эшләтү, хыялны җигү, сәләтеңне сынау – иҗатны шулар кабындыра бит инде. Ничек кенә булмасын, ул һаман сузды да сузды һәм, суза торгач, иң ганимәт вакытын уздырып та җибәрде. Дәртле һәм җегәрле чагын!
…Үтте инде, булмады, дип, бәлки, тынычланырга да ярагандыр, болай да эше начар түгел иде, ләкин ул һич тә тынычлана алмады. Үкенү, кимсенү, хәтта оялу аның җанын борчыды да торды. Ә борчылу бик кирәк нәрсә икән, борчылу ахыр чиктә кешене кузгата да ала икән. Башкаларга да гыйбрәт бу!.. Кыскасы, моннан өч ел элек Гасыйм Сәләхович үзенең ял айларында беркая да китмичә, тотты да шул папкаларын сүтеп актара-карый башлады. Материал бик күп, бик кызыклы иде: борынгы лашманчылардан алып Уралдагы чуен коючылар, Каспийда балык тотучылар, Апшеронда нефть чыгаручылар, Донбасста күмер чабучыларга кадәр барысы да монда тупланган иде. Әмма бу хәтле материалны ничек кенә эшкәртеп чыгасы да, ничек итеп бер кулъязма хәленә китерәсе? Каян көч аласы да каян гына вакытын җиткерәсе? Мөмкин эшме бу?! Бер мәлгә яңадан күңеле сүрелеп, әллә ташларга микән, дип тә уйлады Гасыйм Сәләхович, ләкин шулай да бер тотынгач аерыласы килмәде, кызганыч иде аерылуы, һич югы, өлешчә файдаланып булмасмы дип, баш күтәрмичә утыра бирде һәм утыруның бер нәтиҗәсе булмыйча калмый ул. Менә Гасыйм абзаң да казына, уйлана торгач, шул тау чаклы материалдан йолкып алып, «Донбасста татар шахтёрлары» дигән йөз кырык битлек монография сыман нәрсә дә язып ташлады. Өч ай эчендә! Соңыннан үзе дә гаҗәпләнә калды, шундый авыр башланган нәрсәне ничектер җиңел генә язды да чыкты. Донбасс бит татар кешесенә якын җир – йөргән-таптаган, җырларына кергән җир, – бәлки, шул да ярдәм иткәндер. Нәтиҗәдә менә өч нөсхә итеп машинкада бастырылган, яңа таза папкага пөхтәләп салынган кулъязма аның өстәлендә ята! Бер дә икеләнмичә нәшриятка илт тә бир!