Выбрать главу

Әмма ләкин Гасыйм Сәләхович кулъязмасын йөгертеп илтергә ашыкмады. Нигә ашыгырга, бераз ятсын әле, күз алдында торсын, караштырыр, уйлаштырыр – кадерле, тансык бит әле ул аның үзенә дә! Ләкин анысыннан да битәр кулъязманы кемнәндер укытып та алырга кирәк иде. Гәзитәдәге шикелле «свежий голова»дан һәм бик ышанычлы кешедән. Ягъни киңәш-күрсәтүләрен әйтерлек тә, шуның белән бергә, автор теләген аңларлык та булсын иде ул кеше!

Кем бар, кемгә ышанып бирергә мөмкин? Үз кафедрасындагы кешеләрнең берсе дә, билгеле, аның үтенечен кире какмаячак. Ләкин чынлап аны хөрмәт иткәне һәм чын сүзен әйтердәе кем булыр икән? Шактый уйланганнан соң, ул ахырда Идеал Ибәтович Шәйхиевне сайларга булды. Бу – кафедра профессоры, тарих фәннәре докторы, арада иң яшь галим һәм иң мөһиме – кайчандыр Гасыйм Сәләхович кул астында аспирантураны бетергән егет… Хәер, бу кадәресе бер яктан уңайсызрак та кебек, ләкин чынлабрак уйлаганда, моның һичбер гаебе дә юк шикелле… Шәйхиев аңа шәкерт булудан күптән узган инде, үзен бик баш иеп, бил бөгеп тә тормый ул. Әмма күңелендә аның элеккеге хәлфәсенә карата билгеле бер хөрмәт сакланган булырга тиеш. Димәк, хәерхаһлык күрсәтүенә дә ышанырга мөмкин.

Идеал Шәйхиев, – гомумән, бик оригиналь шәхес. Искиткеч тырыш, басылып утыручы, бер генә минутын да бушка әрәм итмәс. (Университет китапханәсеннән хезмәткәрләр утларны сүндереп кумыйча, ул чыкмый да торган иде.) Коточкыч хәтер үзендә, тарихчы белергә тиешле йөзләрчә исемнәрне һәм даталарны ул күңелдән генә әйтә дә бирә. Башка ягы ничектер, әмма башы аның, чынлап та, идеальный корылган дияргә була. Уйлап карагыз, бүтәннәр утыз елда да үтә алмаган юлны Идеал Шәйхиев ун-унике ел эчендә үтте дә китте: аспирантураны кандидатлык диссертациясен яклап бетерде, ә алты-җиде ел узуга докторлыгын яклап, әнә профессор да булды һәм үзенең моңа һич тә исе китмәде, киресенчә, шулай булырга тиеш ул дигән шикелле генә карады. Күпләр аны артык һавалы булуда гаеплиләр, хәлбуки бу аның үз-үзенә бик нык ышанудан килгән гадәти тотышы иде. Гомумән, ул – аз сүзле кеше, тигез, тыныч холыклы, сүз көрәштерергә, шаулап бәхәсләшергә яратмый, әмма инде сөйләргә туры килсә, бик төпләп, дәлилләп, сеңдерерлек итеп үзенекен әйтә дә белә. Логика гаҗәп! Аның өчен фән бар, ул фәндә яши, өзлексез казына, эзләнә, өйрәнә һәм яза, күп яза. Үзәк журналларда аның мәкаләләре әледән-әле чыгып тора. (Тарихтагы тикшеренә торган төп өлкәсе – XVIII һәм XIX гасырларда Рус самодержавиесенең колониаль сәясәте, шул нигездә капитализмның үсү-җәелүе һәм бу процесска Россия эчендәге төрле халыкларның тартылуы.) Хәзер инде тугандаш республикаларда да «профессор Идеал Шәйхиев» дигән исемне яхшы ук беләләр. Әйе, һаваланырга хакы да бар егетнең!

Яшь галимнең бу уңышлары Гасыйм Сәләховичта ирексездән беркадәр көнчелек уятса да, ул шуңа карамастан аның өчен куана иде. Ярый, ул үзе кандидат кына булсын, фәндә зур казанышларга да ирешмәсен, ди, ләкин дә бит Идеал аның шәкерте, аның кул астында шәп галим булып өлгерде бит әле Яңа бистә малае! (Шәйхиев үзе бу хакта ничегрәк уйлый торгандыр, ул кадәресен Гасыйм Сәләхович белми иде, әлбәттә.) Алай гына да түгел, Гасыйм абзаң, нәкъ менә хәлфәләрчә, Шәйхиевне үз урынына кафедра мөдире булып калачак бердәнбер лаек кеше итеп тә саный иде. Тик Шәйхиев үзе генә ни өчендер моңарчы мөдирлеккә бер дә омтылыш сиздермәде. Ихтимал, аңа мәшәкатьле эшкә башын тыкканчы, фән белән шөгыльләнү һәм лекцияләр укып кына йөрү файдалырактыр, шуны артыграк күрәдер, әмма Гасыйм абзый тагын үзенең беркатлылыгы белән моны шәкертнең хәлфәсенә конкурент булырга теләмәве дип кенә карый иде. Һәм, дөресен генә әйткәндә, яшь галимнең мөдирлеккә ашкынып тормавы Гасыйм Сәләхович өчен бик тә әйбәт иде. Һич югы, тагын бер дүрт ел мөдирлектән төшмичә утырырга кирәк иде әле аңа!