Выбрать главу

Озын сүзнең кыскасы, Гасыйм Сәләхович үзенең кулъязмасын Идеал Шәйхиевтән укытырга булды. Иң кулай кеше шул, әгәр баш тартмаса. Хәер, ни өчен баш тартырга тиеш?.. Юк, тартмас, күрсәтмәс ул андый сансызлыкны кафедра мөдире Гасыйм абзасына! Тик җаен-форсатын туры китереп, дәрәҗәне төшермичә генә сөйләшергә кирәк үзе белән, һәм Шәйхиев аның янына кереп, бер сөйләшеп утырганда, Гасыйм Сәләхович сүз ахырында гына сорады аңардан:

– Идеал Ибәтович, әгәр мин сезгә бер эшемне карап чыгарга бирсәм, ничек, вакытыгыз булырмы?

Һәрвакыттагыча яхшы кара костюм, чиста ак күлмәк кигән, арык кына урта буйлы, какча битле, әмма калку маңгайлы Шәйхиев үз нәүбәтендә тыныч кына сорады:

– Нәрсә ул?

– Донбасс турында… Дөресрәге, татарларның Донбасс шахталарына кай заманда бара башлаулары турында, ничек дим, тарихи бер күзәтү… Исеме дә «Донбасста татар шахтёрлары» дип атала. Күләме зур түгел, вакытыгызны күп алмас дип уйлыйм.

Шәйхиев дәшми торыбрак тагын сорады:

– Минем бурыч нидән гыйбарәт?

– Сездән мин, Идеал туган, бер генә нәрсә ишетәсем килә: кулъязма шушы хәлендә нәшриятка тәкъдим итәрлекме-түгелме?

Шәйхиев көлемсерәп куйды:

– Нәшрият үзенчә хөкем итәчәк.

– Әлбәттә… Сүз бары тәкъдим итеп карау турында гына бара. Мин моны үзем дә эшли алам, билгеле, ләкин сез бит нәшрият белән күбрәк эш иткән кеше, аларның таләпләрен яхшырак беләсез!

Шәйхиев бераз гына уйланып торды. Аннары:

– Яхшы, – диде һәм папканы кулына алды. – Карап чыгармын.

– Рәхмәт, туган! – диде Гасыйм Сәләхович, һәм шуның белән сүз дә бетте. Шактый ук коры килеп чыкты бу сөйләшү, шул сәбәпле киңәшегез-фәлән булса дип тә сүз озынайтып тормады. Тик Шәйхиев чыгып киткәч кенә, артыннан көрсенеп: «Үзенә күрә түгел егет!» – дип калды.

Ә өч көннән соң яшь профессор кулъязманы китереп тә бирде. (Эшне тиз тотарга ярата иде ул.) Папканы «дипломат» дип йөртелгән өр-яңа сай гына тартмадан чыгарып:

– Укыдым, – диде. – Минемчә, бу хезмәтегезне нәшриятка тәкъдим итәргә ярый, Гасыйм Сәләхович!

– Рәхмәт, туган!.. Биреп карыйм, алайса…

– Бирегез.

Гасыйм Сәләхович әз генә сүз табалмыйчарак торды.

– Бәлки, замечаниеләрегез бардыр, Идеал Ибәтович? Мин, рәхәтләнеп дигәндәй, әзер…

Шәйхиев бик мәгънәле генә итеп елмайды.

– Сез бит миннән бер генә нәрсәне ишетергә теләдегез, Гасыйм Сәләхович? Шулай түгелме?

– Анысы шулай инде… Мин канәгать, тагын бер мәртәбә рәхмәт сезгә!

Аннары әзрәк вакытны сузар өчен генә, аны-моны сөйләшкәләп утырдылар. Ә бер биш-алты минуттан Шәйхиев каядыр ашыккандай сәгатенә карап алды да торып, баш кагып кына чыгып китте. Күрәсең, бу сөйләшү дә Гасыйм Сәләхович көткәнчә булып чыкмады. Янәсе, ул бер генә нәрсә ишетергә теләгән?! Бу кадәр коры, рәсми булыр икән кеше! Бигрәк тә аның мәгънәле генә елмаюы Гасыйм Сәләховичка бер дә ошамады. Хәтта билгесез бер борчылу да тудырды.

Әмма соңыннан Шәйхиевнең «тәкъдим итәргә ярый» диюе бушка булып чыкмады. Кулъязманы нәшриятта кабул иттеләр, бик озакка сузмыйча укыдылар, ошаттылар, кемнәндер рецензия дә яздырып алдылар. Гүя кулъязма тышындагы исеме белән үк үзенә юл ачты һәм менә бер ел үтүгә, күптән түгел, дөньяга басылып та чыкты. Йөз егерме битлек, катыргы тышлы, кулга тотарлык бер китап һәм бу китап Гасыйм Сәләховичка чын канәгатьләнү белән бергә рухи бер җиңеллек тә китерде. Ниһаять, җаны тынычланып, үзенә ышанычы артып, өметләре яңадан кабынгандай булды. Ә бит аның яшенә җиткән һәм кафедра мөдире булып торган кеше өчен моның әһәмияте кечкенә түгел – баскан урынында әле селкенмичә нык торырга була дигән сүз!

Билгеле, Идеал Шәйхиевкә дә аның ышанычы яңадан артты, яңадан ныгыды. Теге вакытта егетнең сәер елмаюына әһәмият биргән булып, юкка гына борчылган икән. Просто балалык! Асылда, дөрес бәяли белгән яшь галим, аның хезмәтен тәкъдим итәргә ярый, дип, бик дөрес, бик урынлы әйткән. Кыскасы, Гасыйм Сәләховичның рәхмәте зур аңа!

Ул – эчке кичерешләрен тышка чыгармаска өйрәнгән кеше. Шулай да бу юлы аңа куанычын яшерү җиңел булмады. Сүзләреннән сизелмәсә дә, моны аның йөзеннән күрергә мөмкин иде; гадәттә, сытыграк чырайлы шешенке бите ничектер языла һәм яктыра төшкәндәй булды. Аннары китап магазинга чыккач та, берьюлы утыз данә сатып алып, шуларны кыска гына автограф белән кафедра кешеләренә һәм якын танышларына өләште. Бу да үзенә күрә шатлыгы белән уртаклашу иде. Барысы да рәхмәтләрен әйттеләр, кулын кыстылар. Ә соңрак аларның кайберләреннән ул «Бик кызыксынып укыдым» яки «Китабыгыз миңа бик ошады», яки «Бик кирәкле нәрсә язгансыз, Гасыйм Сәләхович» дигән кебек сүзләр дә ишеткәләде. Автор кеше бу мактау сүзләрен шактый ук ышанып кабул итте, чөнки, аның фикеренчә, бер дә ошамаган китап турында берәү дә алай ялганлап әйтмәс, хәтта комплимент итеп тә.