Выбрать главу

…Тик иң теләгән кешесе Идеал Шәйхиевкә китабын тапшыра алганы юк әле. Китап сатуга чыккан көннәрдә генә яшь галим персональ чакыру буенча Болгариягә китеп барды. Шуннан соң өч атна чамасы вакыт үтеп китте, күптән кайткан да булырга тиеш, ә менә Гасыйм абзасына ни сәбәптер килеп күренгәне юк. Бу хәл Гасыйм Сәләховичны беркадәр гаҗәпләндерә дә, уйландыра да, ләкин үзе башлап аның өенә шалтыратырга уңайсызлана да иде. Шәйхиев берәр ерак җирдән кайтса, кафедрага кереп, исәнләшеп, күргәннәрен кыскача гына сөйләп чыга торган иде. Бу юлы ни үзе, ни хәбәре – гаҗәп! Теләсәң ни уйла!.. Шулай итеп, Гасыйм Сәләхович үзенең зур рәхмәтен һәм хөрмәтен титул битенә язып, махсус әзерләп куйган китабын аңа тапшыра алмыйча, менә күпме вакыт портфелендә саклап йөртергә мәҗбүр… Кызыксызрак килеп чыкты әле бу, хәерсез!.. Хәзер инде аның шатлыгы да, дәрте дә шактый сүрелде. Кәефе дә шәп түгел… Ләкин ул китабын барыбер тапшырыр, бүген булмаса – иртәгә!

III

Университетның таш идәнле караңгырак вестибюленә килеп кергәч тә, Гасыйм Сәләхович җиңеләеп бер сулап куйды. Тыштагы эсселек монда юк, һава монда салкынчарак иде. Тәненнән бигрәк йөрәге белән сизде ул моны.

Имтиханнар бетеп, студентларның таралыр вакыты җитсә дә, университет коридорларында шаулашып, ашыгып йөрүче яшьләр күп иде әле. Билгеле, аларның барысында да хәзер йә эшкә, йә ялга китү кайгысы – шуның белән мәш килеп йөриләр. Ә гомумән исә, бу коридорларның бушап торган чаклары булмый да диярлек. Менә озакламый читтән торып укучылар киләчәк, аннары университетка керергә теләүче яшь кенә егетләр һәм кызлар монда әйләнә-тулгана башлаячак, ә күпмедер вакыттан соң йөзләренә өмет, шик, каушау чыккан шул яшь абитуриентлар аудитория ишек төпләренә җыелачак. Елдан-ел кабатлана бу хәрәкәт, университет күпме яшәсә, шулчаклы дәвам итә ул! Кайберәүләр яшь кенә студент булып керәләр дә ап-ак сакаллы галим булып чыгып китәләр моннан – вакыт һәм язмышлар әнә шулай өзлексез агып һәм алмашынып тормакта бу таш бина эчендә!

…Кояшлы көн яктысыннан килеп кергәч, аеруча караңгырак булып күренгән озын коридор буйлап Гасыйм Сәләхович үзенең кафедрасына таба атлады. Очраган танышлары белән баш кагып кына исәнләшеп узды. Инде үз бүлмәсенә кереп, капрон эшләпәсен чөйгә элеп, өстәле янына килгәч, ул башта таза, иркен креслосында җәелә биреп, бераз хәл алып, тик кенә утырды. Бер-ике генә минут шулай тугарылып утыруга ул соңгы вакытларда гына ничектер гадәтләнеп киткән иде. Күрәсең, бу аның йөрәге белән бәйләнгәндер инде. Аннары гына ул эшкә күчә, уйлый һәм хәрәкәт итә башлый, һәм тиз арада йөрәк тә, хәлсезлек тә – барысы да онытыла. Бары тик эш кенә кала, ә эш – сыналган дәва, яшәтә ул кешене!

Алгы бүлмәдә утыручы лаборант кыз көндәге тәртип буенча бүген дә яңа гәзитәләрне аның өстәленә кертеп куйган иде. Гасыйм Сәләхович, эше бик тыгыз булмаса, аларны шунда ук караштырып чыга, инде вакыты юк икән, барысын бөкләп портфеленә тыга да, өенә кайткач, ашыкмыйча иркенләп карый.

Бүген исә ул гәзитәләрне хәзер үк ачып, күздән бер кичерергә булды. Башта, билгеле, Мәскәү гәзитәләрен карап чыкты. Алардагы кыскарак хәбәрләрне тиз генә укыштырды да үзе өчен әһәмиятле булган җитдирәк мәкаләләрне кайткач укырга дип калдырды. Шуннан соң үзебезнең гәзитәләргә күчте. Гадәтенчә ул аларны ахыргы битеннән карый башлый – төрле яңалыклар, кызыклы хәбәрләр күбрәк шушы биттә табыла. Шулай ук бу биттә ара-тирә булгалап торган кара сызыклар эчендәге кайгылы белдерү дә аның игътибарын җәлеп итмичә калмый – кайчагында күз күргән яки колак ишеткән кешеләр дә очрап куя бу кара сызыклар эчендә. Әмма Гасыйм Сәләхович үзе үлем турында уйларга да, сөйләргә дә бер дә яратмый.

…Инде менә «Татарстан»ның икенче, өченче битләре. Чит ил хәбәрләре, хуҗалыкка караган мәкаләләр, алдынгыларга багышланган язмалар… Тукта, ә бусы нәрсә?.. «Донбасста татарлар». Гаҗәп таныш исем ич бу!.. Ә исемнән өстәрәк, ваграк хәрефләр белән бер читтә, «Тәнкыйть-библиография» диеп тә куелган. Димәк, рецензия, аның китабы турында рецензия бу! Ә кем язган?.. Гасыйм Сәләхович тиз генә мәкаләнең ахырына күз төшерде: профессор Идеал Шәйхиев! Алай-й икән, хөрмәтле Идеал Шәйхиев аның китабы турында рецензия язып чыккан икән ләбаса! Рәхмәт төшкере!