Выбрать главу

Гасыйм Сәләхович гәзитәне урталай бөкләп, алдына салып, кечерәк подвал итеп басылган мәкаләне бик игътибар белән ашыкмыйча гына укырга кереште. Баш күтәрмичә һәр җөмләсен, һәр сүзен, хәтта юллар арасында әйтелмичә калганын да аңларга тырышып укыды. Кайбер төшләрен кайтадан укып карады. Ниһаять, укып бетерде һәм бик нык уйга калды Гасыйм абзаң!.. Хуш, ничегрәк аңларга бу мәкаләне? Китапка ниндирәк бәя бирә хөрмәтле рецензент? Мактыймы, яманлыймы?.. Хәер, монда артык юрап маташыр нәрсә юк та шикелле… Әгәр аның катлаулы җөмләләре белән бик фәнчә итәргә тырышып язганнарын гадиләштереп, кеше аңларлык телгә күчерсәң, төбендәге төп нәтиҗә үзеннән-үзе диярлек килә дә чыга: ягъни «Донбасста татар шахтёрлары» дигән бу әсәр чын мәгънәсендә фәнни хезмәт түгел, имеш! Менә шул. Дөрес, Шәйхиев китапны яманламый. Киресенчә, укыр өчен кызыклы, гыйбрәтле китап, ди. Тик хикмәт шунда, имеш, бу китап башлыча җирсезлектән интеккән ярлы татар агайларының Донбасска отхожий эшкә китәргә мәҗбүр булуларын бик тәфсилләп язган бер беллетристика сыман нәрсә булып чыккан, янәсе… Чын фәнни хезмәт булыр өчен, аңа теге җитми, бу җитми, имеш, анысы онытылган, монысы ачылмаган, анализ йомшак, гомумиләштерү зәгыйфь, кыскасы, китапка карата рецензиядән әнә шуның кебек тәнкыйть сүзләрен күп чүпләргә була. Дөрес, фәннәр докторы үзенең каты хөкемен мөмкин кадәр такт саклап, аябрак әйтергә тырыша, моның өчен еш кына «хәлбуки», «безгә калса», «кызганычка каршы» кебек буфер ролен үтәрдәй сүзләр дә куллана, әмма ләкин күпме генә йомшартып маташмасын, төп нәтиҗә һаман шул бер нәрсәгә кайтып кала: Гасыйм абзаңның бу хезмәте хәзерге фән таләпләренә җавап бирүдән ерак тора икән әле… Менә шулай ул, кем, автор иптәш!

…Озак утырды Гасыйм Сәләхович алдында яткан гәзитәгә текәлеп, һәм ул бу минуттагы хәлен ничек кенә дип атарга да белми иде. Әллә авыр аңа, әллә түгел, әллә инде барыбер?! Хәер, барыбер булуы һич мөмкин түгел, чөнки рецензияне иң ышанган кешесе язган һәм, шик тә юк ки, аның зарарына язган. Әмма шул ук вакытта ул Идеал Шәйхиевкә бертөрле дә гаеп ташлый алмый иде. Менә нәрсә аны тирән бер аптырауга төшерде. Йә, ничек итеп, нәрсәдә гаепли ала ул аны?.. Икейөзлелектәме?.. Әйе, Шәйхиев, кулъязманы укыганнан соң, менә монда язып чыккан фикерләренең берсен дә аңа әйтмәгән иде. Ләкин бит ул үзенең шул чакта биргән киңәшенә каршы да килми ич! Кулъязманы нәшриятка тапшырырга да бастырып чыгарырга яраган, хәтта әнә китапның укыр өчен кызыклы, гыйбрәтле булуын да әйткән! Кайда монда икейөзлелек?.. Юк, тагып булмый аңа бу гаепне!.. Тик шул гына, теге вакытта үзенең чын, асыл фикерләрен әйтеп торуны кирәк дип тапмаган. Ни өчен? Әйе, ни өчен, нигә яшергән? Бәлки, ул кулъязманы сүтеп ташларга теләмәгәндер (кызганган Гасыйм абзасын!), ә бәлки, әйтеп торудан файда юк, бу карттан шуннан да артыгын көтеп булмый дип уйлагандыр. Бик мөмкин моның шулай булуы… Теге вакытта аның йөзендә чагылган мәгънәле елмаю да нәкъ менә шуны раслый түгелме?!

Кинәт күңеленә килгән бу уйдан Гасыйм Сәләхович үзен ничектер бик кечерәеп калган шикелле хис итте. Ниндидер мескенлек, нәүмизлек аның җанын биләп алды. Күңелендә ирексездән яшь галимгә рәнҗү хисе уянды. Ни әйтсәң дә, Гасыйм абзасы аны кайчандыр укыткан кеше бит әле, остазы, хәлфә хакы бар бит әле, аңардан башка бүтән тәнкыйть итүче табылмас идемени? Ә ул, профессор, яшь галим, бик югарыдан торып: «Җитте сиңа, абзый, иярдән төшәргә вакыт!» – дип әйтә кебек.

Хәер, ник әйтмәсен?.. «Хәлфә-шәкерт» төшенчәсе хәзер инде бер анахронизмга әйләнеп бара. Алар – Шәйхиевләр килә, хәтәр килә, юл бирмәсәң, күрәләтә таптап та узарлар. Нәрсә ул аерым кеше язмышы! Алар өчен иң югары максат – фән, ә фән ул һәртөрле исәп-хисаплардан өстен торырга тиеш. Йә, алар хаклы түгелме?! Юк, картайдың син, картайдың, хөрмәтле мөдир!

Гасыйм Сәләховичның хәзерге минуттагы рухи хәлен бер генә сүз белән билгеләргә була, бу – апатия. Дөньясына, эшенә, үзенә, ниндидер Шәйхиевләргә – барысына да салкын битарафлык. Кызыксыз, мәгънәсез, кирәксез… Шушы минутта, шушы сәгатьтә… Аннары үтәр, иншалла, үтәр! Тик болай бөкрәеп утырмаска, торырга, хәрәкәтләнергә кирәк. Йөрәгенә дә хәрәкәт кирәк… Иң яхшысы, чыгып китеп, бераз йөреп кайту – монда хәзергә әле ашыгыч эше дә юк. Кешеләр килеп кергәләгәнче, югыйсә тегесе яки бусы килеп керер дә хәл-әхвәл сорашкан булыр, гәзитәне укыганнары гаҗәпләнүләрен, хөрмәтле Шәйхиев белән килешеп бетмәүләрен белдергән булырлар… Юк-юк, кирәкми, Алла хакы өчен икейөзлеләнмәсеннәр! Берсенеке дә бик җиткән!