Гасыйм Сәләхович сәгатенә карап алды – унике тулган икән инде. Халыкның нәкъ мыжгыган чагы… Ул алдында яткан гәзитәне бөкләп, башкалары өстенә куйды, ләкин кеше күрмәсен дип, ахры, кире алып, өстәл тартмасына салды. Аннары барып, чөйдән калай шикелле яньчелеп каткан эшләпәсен алып киде. Ах, белсәгез иде аның бу капроннан туйганын! Юк бит электәге башка сихәтле салам эшләпә!..
Портфелен алып, кабинетыннан чыккач, алгы бүлмәдә утыручы лаборант кызга узышлый гына: «Мин клиникага киттем, бер-ике сәгатьтән кайтырмын», – диде. Кыз, аның хәлен аңлагандай башын кагып: «Ярый, Гасыйм абый, ярый!» – дип калды. Ә Гасыйм абзасы инде шунда ук үкенеп тә куйды: «Нигә әле мин кая баруымны әйтеп торам?.. Сораган бер кешегә клиникага китте дияр, ә сораучы эченнән генә, әһә, Шәйхиев тәнкыйтен күтәрә алмаган икән, дип уйлар… Минем кебек тә хәйлә белмәс кеше бар микән?! – Ләкин шуның артыннан ук ул үзен тиргәргә дә тотынды: – Нишләп әле мин җыен чепухага игътибар итә башладым? Хатынның клиникада ятканын белмиләрме соң… Юк белән баш ватасың, карт тиле!»
Дөрес, хатын янына барырга бик иртә иде әле. Анда сәгать дүрттән соң гына кертә башлыйлар. Хәер, Рәмзия ханым аяк өстендәге авыру, чакырткач, үзе дә чыгар. Бүген барыбер аның янына барасы көн. Аннары, кеше күп булмаса, бәлки, ул үзе дә врачка күренер. Йөрәгенең әледән-әле борчып торуыннан бер кереп зарланырга кирәктер бит инде, кешеләр әнә, эчләре катса да, тизрәк врачка йөгерәләр.
Гасыйм Сәләхович як-ягына каранмыйча гына озын коридор буйлап узды, кемнәрдер аңа баш иде, ул да таныса-танымаса да баш иде, ахырда менә яп-якты урамга да килеп чыкты… Ну көне… Пешерә генә. Тынны куыра… Яктысыннан күзләр камаша… Һава эретеп агызган кургашындай тик тора. Ник бер генә яфрак селкенсен! Яңгырга гына булса ярар иде! Алай дисәң, төпсез күк йөзе чалт аяз… Килеп чыкмый бит шул Ослан таулары артыннан кәҗә тиресе хәтле генә бер кара болыт!.. Ә барырга, әлсерәп булса да барырга кирәк… кирәк… Ул, трамвайга утырыр өчен, университет урамы буйлап түбән төшеп китте. Тротуарның кояшка караган җирләре йомшарган, аяк батып киткәли хәтта.
Шәһәр урамында бик сакланып йөрергә кирәклеген Гасыйм Сәләхович һәрвакытта исендә тота торган иде. Бу юлы исә ул һәртөрле куркынычны онытып, бары өйрәнелгән гадәт буенча гына башын уңга-сулга борды да, ашыкмыйча гына, киң, хәтәр урам аша чыга башлады. Алдыннан һәм артыннан выжлап машиналар узды, әмма ул аларга юньләп игътибар да итмәде. Тукталышка килде, трамвайга утырды, ә трамвай аны үргә таба алып менеп китте. Бер кыз бала, торып, аңа урын бирде (рәхмәт төшкере!), Гасыйм Сәләхович, утырып, вагон тәрәзәсеннән урамга карады. Ул тыныч иде, ул һични уйламый иде, ул урамда ниләр барын да күрми иде шикелле. Көзгедә чагылгандай күзләреннән йортлар, агачлар, кешеләр үтә, әгәр шуларның берәрсе таныш кеше булса, ул аны да, ихтимал, күрми-танымый узар иде. Ләкин шулай да бу әле аның чын хәле түгел, чын хәле аның үз эчендә, каядыр тирәндә. Иң элек ул бер генә минутка да Идеал Шәйхиевне оныта алмый. Идеал Шәйхиев, гүя бер адым калмыйча, аңа ияреп бара, һәм Гасыйм Сәләхович, теләсә-теләмәсә дә, аның турында уйланырга мәҗбүр иде. Уйланып гаҗәпләнергә һәм ирексезләп рәнҗергә мәҗбүр иде. Ничек кенә булмасын, башта чын фикереңне әйтмичә яшерү, соңыннан шуны язып чыгу бу егетлек түгел. Бу – куркаклык һәм түбәнлек! Аннары ни өчен ул, Шәйхиев, менә өч атна инде кафедрага килмичә, күренмичә йөри? Намусы кушмыймы әллә?.. Юк, ул андый кеше түгел, салкын, рационалист кеше ул, намус аның өчен абстракт төшенчә генә… Хәер, килеп күренмәве яхшы да булган икән. Югыйсә Гасыйм абзасы аңа дип саклап йөрткән китабын түбәнчелек белән тапшырган да булыр иде. Ярый Ходай саклаган! Әмма барыбер аларга очрашырга туры киләчәк. Ник шул чакта бәхәскә кермәскә (керүдән ни мәгънә?), сер сынатмаска, бәйсезлек, тынычлык сакларга иде. Тик шуңа көче җитсен иде аның!
…Трамвай урам чатына җитеп туктады, халык төшә башлады, ул да агымга ияреп төште. Чехов базары аша үткән чакта, хатынына дип бакчачылардан бер кило виктория җиләге сатып алды. Шуны үзе белән йөртә торган салафан капка салдырды да урам ашасындагы клиникага таба атлады. Башта ул үзен кабул итә торган врачка кермәкче булды, ләкин аның врачы бүген сәгать икедән генә кабул итә башлаячак икән. Шуннан соң ул ишегалды аша гына авырулар ята торган стационарга узды һәм түбәндә утыручы сестрадан хатынын дәшеп чыгаруны үтенде. Сестра аны таный иде, шуңа күрә, вакытсызрак килгән булса да, сүзен тыңлады.