Выбрать главу

Гасыйм Сәләхович бер читтәрәк торган дерматин тышлы киң генә йомшак эскәмиягә барып утырды, эшләпәсен салып янына куйды, шактый керләнгән кулъяулыгын чыгарып, маңгаен, муенын сөрткәләде. Монда, таш бина эчендә, аз гына салкынчарак иде, тын алуы да җиңелрәк иде… Озак та үтми, соры халаттан гына Рәмзия ханым да килеп чыкты. Больница киеме кешене, гадәттә, авыру итеп кенә түгел, килбәтсез итеп тә күрсәтә. Авыру ирләр бу хәл белән ничектер килешсәләр дә, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьрәкләре, бер дә килешергә теләмиләр, күрәсең. Менә Рәмзия ханым да өстендәге котсыз халатын гәүдәсенә сыланганчы урап, билен фланель билбавы белән шундый кысып бәйләгән – озын аяклары да, җәелә төшкән янбашлары да, тулы күкрәкләре дә йомры-калку булып, бик ачык беленеп тора. Кыскасы, эссе дип тормаган, сакларга тырышкан фигурасын… Шулай ук бакыр төсенә кертеп буяган чәчләренең причёскасы да һаман шул килеш, матур килеш тора икән әле… Озынчарак куллары да әнә нинди ак, йомшак, төче генә бер ис тә аңкый үзләреннән. Әлбәттә, хатынының шушылай пөхтә, чиста, чибәр булуына һәрбер җаны бар ир сокланмыйча, хәтта дәртләнмичә калмас иде, әмма Гасыйм Сәләхович Рәмзия ханымның бу котыртып торырлык килеш-килбәтенә гүя бөтенләй игътибар да итмәде. Хәер, игътибар итте итүен, ләкин гаҗәеп бер салкынлык һәм битарафлык белән генә… Гүя хатынының бу байлыклары бер дә аның өчен түгел иде. Хәтта көнләшү дә кузгалмады аңарда – кузгалырга иренде, ахрысы.

Янәшә утырышкач, Гасыйм Сәләхович, күрешергә килгән ир буларак, башлап үзе сүлпән генә сорады:

– Йә, ничек соң… хәлең?

Рәмзия ханым да, гадәтенчә туры гына «яхшы» яки «начар» дип әйтмичә, башта әзрәк зарланып алды; үткән төнне начар йоклаган икән, шуңардан бүген менә башы авырткан. Ә хәзер?.. Ә хәзер үтте кебек… Әлбәттә, үткән булырга тиеш…

– Кайчан чыгасың? – дип сорады ире, тезләренә таянган килеш кенә.

– Ахрысы, озак тотмаслар, – дип зарланды Рәмзия ханым. – Урын кирәк, диләр. Үзләренең берәр дус-ишләренәдер инде. Бөтен җирдә блат, җаным!

– Нигә, үзеңнең чыгасың килмимени?

– Килсә дә бит, бер кергәч, барысын да белеп чыгасы иде. Кат-кат кереп булмый монда.

– Врачлар белеп чыгара торганнардыр инде.

– Сиңа шул врач сүзе генә сүз, – диде Рәмзия ханым, турсая биреп, – ә минем хәлемдә кайгың юк синең…

Гасыйм Сәләхович дәшмәде. Сүз көрәштерергә аның һич кенә дә теләге юк иде. Врачлар турында әйтү дә кирәк булмаган. Ни пычагыма?!

Менә ул көнаралаш диярлек килә, китә, ә Рәмзиянең бер генә тапкыр да аның үз хәле турында сорашканы юк. Ничек яши ул ялгызы, үзен ничек хис итә, эшендә ниләр бар? Ник бер юри генә сорап карасын! Бәлки, зарланганны көтә торгандыр. Ә Гасыйм Сәләхович зарлана алмый һәм иң гаҗәбе – нәкъ менә хатынына зарлана алмый ул. Сәбәп?.. Моны аңлатуы да читен. Кыскасы, үзеннән күп яшь һәм шактый ваемсыз хатынын борчымаска теләп, ә бәлки, аның алдында дәрәҗәсен төшерүдән куркып та, ул Рәмзиягә эше-хезмәте, бигрәк тә сәламәтлеге турында зарланудан һәрвакытта тыелып килде, һәм шушы нәрсә ничектер ирексездән аның гадәтенә дә кереп калды. Куанычын уртаклаша ала, әмма кайгысын – юк, сөйли алмый. Ләкин бит сөйләмәсә дә сизәргә, күрергә мөмкиндер инде, кешенең йөзенә карап та! Сукыр булмаса… Хәер, күрсә дә, бәлки, әһәмият бирми торгандыр. Кем ул ир дигән кемсә? Эш аты. Аттан да бит «Кәефең ничек, берәр җирең авыртмыймы?» дип сорамыйлар. Селкенәме – селкенә, тартамы – тарта, тагын ни кирәк?!

Рәмзия ханым малае турында сорады:

– Радиктан хат юкмы?

– Юк.

– Бу ни эш, киткәннән бирле бер хаты юк. Син шул бала өчен борчыласыңмы әзрәк?

– Бала түгел, җиткән егет, – диде Гасыйм Сәләхович.

– Ата диген инде… Бу хәтле дә таш йөрәк булырсың икән!

– Мин аның исән-сау кайтуына ышанам, – диде Гасыйм Сәләхович, ничектер бик кистереп.

Рәмзия ханым иреннәрен кысарга мәҗбүр булды, тик бераздан гына, үзалдына хафалангандай:

– Акчасы да җитмәс инде балакаемның, – дип куйды.

– Җитмәсә, телеграммасы килер, борчылма!.. Акчадамыни эш? Менә көннәр бик кызуга китте әле… – Гасыйм Сәләхович эшләпәсен алып җилпенә башлады. Бите аның тимгел-тимгел кызарып һәм бүртенеп тә киткән төсле иде. Аннары кинәт кенә сүнгән хәлсез тавыш белән: – Мин кайтыйм инде, булмаса! – диде.

– Нигә, миңа бернәрсә дә алып килмәдеңмени? – диде Рәмзия ханым, аз гына көлемсерәп.

– Да… бөтенләй онытып җибәргәнмен. – Гасыйм Сәләхович артындарак торган салафан капны алып, хатынына сузды. – Виктория. Әле генә базардан алдым.

– Рәхмәт инде… Ә мин кушканны китердеңме соң?

– Нәрсә иде ул?

– Минем челтәр бюстгальтерымны?

– Нәрсә-ә?

– Бюстгальтерны, дим… Челтәрен…

Гасыйм Сәләхович һичнәрсә аңламыйча, кашларын җыерып, хатынына карап тора башлады. Бюстгальтер!.. Бик мәгънәсез бер әйбер турында сүз бара түгелме?.. Каян белсен, хәтерләсен ул аны?! Шундый бер чүпне!