Рәмзия ханымның кинәт аңа ачуы килеп китте:
– Нәрсә син, аңгыра сарык шикелле, миңа карап торасың? Бюстгальтерның нәрсә икәнен белмисеңме әллә?
– Белмим! – диде Гасыйм Сәләхович, хатыныннан күзләрен ала алмыйча.
– Нигә, студенткалар түшендә бер дә күргәнең юкмыни? – диде Рәмзия ханым, юри шаркылдап.
Гасыйм Сәләховичның йөзе, каны качкандай, кинәт агарынып китте. Әллә һава җитмәгәннән, әллә нидер әйтмәкче булып авызын ачты, нигәдер бик кызганыч итеп бер елмаеп та алды, әмма ни дә булса әйтә алудан узган бер хәлдә авыр гына торып, бөкрәеп, ишеккә таба атлады. Аяк атлаулары бик сәер, бик кыюсыз иде аның, хәтта Рәмзия ханым да моңа игътибар итте. Ләкин ирексездән борчылып куйса да, ирен шулай да туктатып тормады.
Урамга чыккач, Гасыйм Сәләхович бик аз гына вакытка туктарга мәҗбүр булды. Ашыгырга ярамый иде аңа. Йөрәк менә тире астында гына тибә кебек, бер авырттырып кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә… Хәтәр иде бу… Тизрәк валидол кабарга теләп, кесәсенә тыгылды, ләкин анысы да онытылып калган булып чыкты. «Өйгә, тизрәк өйгә!» – диде ул үз-үзенә һәм әкрен-сак кына атлап китте. Башы да бераз әйләнә кебек, шунлыктан ара-тирә чайкалып та киткәли иде.
Үз хәленең бөтен җитдилеген яхшы аңласа да, ул ни өчендер шушында ук врачка күренергә кирәк дип уйлый белмәде. Күңеле аны нигәдер өенә тартты. Ә бит аның кәефе иртәдән үк начар иде, эшенә баргач, Шәйхиев мәкаләсе кәефен тагы да ныграк бозды, бозу гына түгел, бәгырен тирән яралады. Шулар өстенә тагын Рәмзия белән менә бу мәгънәсез сөйләшү! Җиткән иде аңа, бик җиткән иде, кирәкми иде аңа агудай кечкенә, әмма бик хәтәр бу соңгы тамчы!
…Көн әүвәлгечә аяусыз эссе иде. Эссе генә түгел, гаять бөркү-тынчу да иде. Һава һич селкенмичә, шылт та итмичә бөтен нәрсәне басып, изеп тик тора. Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава бары яшенле яңгыр яки көчле давыл алдыннан гына булырга мөмкин, һәм, ныграк игътибар итсәң, көн чынлап та үзгәрмәкче иде шикелле… Әнә еракта, Иделдән дә ары, тауларга охшап тик кенә торган ак читле кара-зәңгәр болытлар күренә. Юк, алар, чынлабрак баксаң, тик кенә тормыйлар икән, алар һаман кабара баргандай үсәләр, куералар һәм бик әкрен генә болай таба авышалар да иде… Әмма Гасыйм Сәләхович боларның берсен дә күрми иде, эсселеккә дә, сәер тынлыкка да бөтенләй игътибар итми иде, аның бөтен кайгысы тизрәк өенә кайтып җитү иде.
Үз йортларына җитеп, өченче катка туктый-туктый менгәнче, ул тәмам тиргә батты, калтыранган кулы белән ишекнең ике биген азаплана-азаплана ачты, эчкә узды, шулай да кире борылып, чылбыр бикне генә булса да эләктереп куярга онытмады. Аннары үз бүлмәсенә узып, эшләпәсен һәм портфелен диванга ыргытты да сөйрәлеп кенә өстәле янындагы күн төпле креслосына барып утырды. Аңа хәзер үк берәр дару кабу кирәк иде, ул үзе дә моны бик яхшы белә иде, ләкин ни өчендер ашыкмады – чак кына хәл аласы, бер-ике генә тапкыр булса да тирән итеп һава сулыйсы килде. Нәкъ шул чакта каядыр бик еракта кинәт тау ишелгәндәй дәһшәтле гөрселдәп, көчәя барып, озак итеп күк күкрәде һәм нәкъ шул ук мизгелдә Гасыйм Сәләховичның йөрәгенә әйтерсең уттай кызган пычак китереп тыктылар. Кискен, көйдергеч авыртудан яман коты алынып, авызын зур ачып, креслосына чатыр ябышты, көзән тарткандай киерелеп артка каерылды, бугазыннан гыжлап әллә тавыш, әллә һава чыккандай булды, ләкин шул секундта ук гәүдәсе капчыктай бушап, күзләре сүнеп туктап та калды. Тик бераздан гына аның башы үзеннән-үзе күкрәгенә кире салынып төште. Тагын еракта отыры дәһшәтлерәк, катырак итеп күк күкрәде, якынлашып килгән давыллы яңгырның беренче кискен җиле урам агачларын сыгып, шаулатып узды, ләкин Гасыйм Сәләхович өчен дөнья тып-тын, дөнья юкка чыккан иде инде.
Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр, тәүлек буена бер әкренәеп, бер шәбәеп, туры гына яуды да яуды. Көчле җилдән бүлмәнең урам тәрәзәсе ачылып калган иде, өйгә яңгыр шавы белән бергә дымлы салкынча һава тулды. Гасыйм Сәләхович, шул рәхәт җиләстә тынычланып ял иткәндәй, үзенең креслосында, башын игән килеш, бер ялгызы тып-тын гына утыра бирде.
Әле беркем дә бернәрсә дә белми иде.
ШИҺАП АБЗЫЙНЫҢ ТАНЫШ КЫЗЫ
(Сугышның бер көне)
«Шиһап абзыйның таныш кызы» моннан илле ел чамасы элек язылды. Шул чагында ул «Совет әдәбияты»нда басылып та чыкты. Әмма минем ризалыгымнан башка хикәяне бик яман бозып бастыралар. (Хикәягә Сталинны керттеләр.) Шуңа күрә мин ул хикәяне моңарчы чыккан бер генә җыентыгыма да кертмәдем.