Выбрать главу

Ләкин хикәядәге төп үзәк вакыйга сакланган иде. Сүз анда бер ананың үлеме, ә биш-алты айлык баласы тере калуы турында бара. Нәкъ шуның кебек бер вакыйганы «Известия» гәзитәсе дә басып чыгара… Бу инде Чечнядагы сугыш вакыты. Гәзитәдә дә сүз бер яшь ананың үлеме, ун көнлек сабыйның исән калуы турында. Вакыйга бер үк – аналар үлә, сабыйлар исән кала… Бу хәтле үк туры килү мине башта бик гаҗәпләндергән иде. Ләкин тагын бер кат укыгач, бу ике вакыйга арасында зур аерма булуын да күрдем. Беренче хатынны фашистлар үтерә, икенчесе, япь-яшь чәчән хатыны, руслар ташлаган бомбадан һәлак була. «Известия» кебек гәзитәнең язганына ышанмыйча мөмкин түгел, әлбәттә!

Мәгәр минем моннан илле ел чамасы элек үзем язганны һәртөрле бозулардан чистартып, башка эпизодларның һәммәсен бетереп, бары тик төп вакыйганы гына калдырып, шул ук исем белән хикәяләр томына кертәсем килде. Сугышта ниләр генә булмый – без аны күреп уздык. Шуңа күрә җәяләр эчендә генә «Сугышның бер көне» дип куюны кирәк дип таптым… Укучы минем белән, шәт, килешер!

Ниһаять, күптән көткән, күптән әзерләнгән һөҗүм сугышлары башланды. Боларның дивизиясе һөҗүмнең беренче көненнән үк якындагы кечерәк бер шәһәрне, фронтча әйтсәк, сходу бәреп алырга тиеш иде. Ләкин зур юллар чатындагы бу шәһәрне немецлар бик нык ныгытканга күрә, алай бер ыргылуда гына аңа бәреп кереп булмый. Шәһәр кырыена килеп җитә язган пехота ирексездән җиргә каплана – немец пулемёт-миномётларыннан башны да күтәреп булырлык түгел… Менә шул чакта аерым артдивизион командиры үзенең команда пунктын тагы да алгарак күчермәкче була. Моның өчен ул шәһәрдән читтәрәк, калкулык өстендә ялгыз гына торган, мөгаен, бушап калган ике катлы таш йортны сайлый һәм элемтә ротасына шул йортка телефон сузарга боерык бирә.

Әйтергә кирәк, һөҗүм сугышларында элемтәчеләр җилкәсенә йөкнең бик авыры төшә. Дошман уты астында аларга элемтә чыбыкларын һаман алга таба сузарга туры килә. Шул чакта еш кына яраланалар һәм үлүләр дә булып тора…

…Зур һөҗүмнең беренче көне – күпләр өчен соңгы көн… Шиһап абзый белән сержант Карабашева өчен дә ул шулайрак булды. Әмма һич онытылмаслык көн булып калды ул карт солдат хәтерендә…

Команда пункты шәһәр читендәге калкулыкка күчәсен ишеткәч, Шиһап абзый эченнән генә: «Нигә дошман күзендәге ачык урынга менәргә кирәк булды икән?» – дип пошынып уйлап та куйган иде… Хәер, командир бу урынны белмичә сайламагандыр: моннан каршыдагы шәһәр аңа да уч төбендәге шикелле күренеп торачак… Шул кирәк тә инде аңа туплардан төзәп атар өчен…

…Йорт тирәсе хәзергә тыныч, элемтәче кызлар чыбыкны тиз суздылар, ә телефон аппаратын сержант үзе илтеп куярга булды. Командир, Шиһап абзыйның җигүле арбасына утырып, шул ялгыз йортка тиз генә барып җитәргә кушты. Мондый чакта һәр минут исәптә, шәһәр өчен каты сугышның тынып торганы юк, артдивизион командиры ашыктыра, аңа хәзер үк яңа урынга күчәргә кирәк… Барып җитүгә сержант, сикереп төшеп, күн тышлы кыр аппаратын иңенә аскан килеш, йөгерә-атлый таш йортның икенче катына менеп тә китте… Шиһап абзый атын, йорт ышыгына борып, шундагы бер киртәгә бәйләп куйды. Аннары, ашыкмыйча гына, тирә-ягына каранды. Тып-тын гына торган бу таза йорт аңарда, билгеле, зур кызыксыну уятты… Утар йорты икәнлеге күренеп тора, ихатасы – иркен, яшел чирәм, ләкин капка-коймасы юк… Каралтылары да таштан, коесы да бар… Әмма иң сәере: бернинди җан иясе, тереклек заты монда юк иде. Хәтта эт заты да, ә утар ул этсез яшәми… Күрәсең, утар хуҗасы, безнекеләрнең киләсен алдан сизеп, һәммәсен дә алып китәргә өлгергән…

…Инде таш йортның эченә кергәч, Шиһап абзый каты сугышның аны да читләтеп узмаганын ачык күрде. Тыштан бөтен генә күренгән йорт эченнән әйтерсең көчле җил исеп узган – күп нәрсә урыныннан кузгалган, урындыклар аунап ята, идән тулы савыт-саба ватыгы… Шиһап абзый уйлап куйды: йә тышта авыр бомба шартлаган, йә түбән катка мина эләккән… Аның күзе сул кулдагы бер тупсасы каерылган ишеккә төште. Сак кына шуны ачып карады: бүлмәнең шәһәр ягына караган тәрәзәләре бөтенесе дә чәлпәрәмә ватык иде. Алай, каядыр якында гына бомба бәргән – шуның эше бу, дип уйлап алды Шиһап абзый һәм бүлмә эченә атлады. Керү белән, аның күзе тәрәзәләрдән читтәрәк идәндә чалкан яткан кара күлмәкле хатын гәүдәсенә төште. Шиһап абзый сискәнеп куйды, шунда ук кире чигенде…

Үлеп ятучыларны адым саен күрсә дә, солдат кеше бер генә мәеткә дә тыныч кына карый алмый, бигрәк тә хатын-кызныкына…

…Шул арада югарыдан Вера Карабашева төште. Шиһап абзыйсын бүлмә ишегенә аркасы белән сәер генә терәлеп торганын күргәч, ирексездән көлемсерәп сорады: