Выбрать главу

– Что, гусак?! – дип куйды.

Итекче казга ошамады.

Тегүче дә әллә нинди сәер кеше иде. Ул күзлеген киеп ала да, бөкрәя төшеп, аягы белән бер машинаны әйләндерә башлый. Әйләндерә-әйләндерә, ә машина һич урыныннан кузгалып китә алмый. Аның да бу «мәгънәсез» тырышуын карап тору каз өчен кызык түгел иде.

Иван повар исә бөтенләй башка тәэсир калдырды. Менә ул – киң, таза гәүдәле, янып торган шома битле – ак калпак, ак алъяпкычтан җитез атлап ишектән килеп чыкты. Чыгу белән казны күреп алды һәм, туктала биреп:

– Эхи, каз! – диде, соңра бөтен бите белән җәелеп елмаеп: – Исәнмесез, иркәм! – дип дәште.

Ала каз да, җавап биргәндәй, кыска гына:

– Ког! – дип куйды.

Алар бер-берсенә беренче караштан ук ошадылар. Повар казга сокланып, каз исә поварга ышанып карый. Менә повар казны муеныннан йомшак кына тотып күтәрә һәм:

– Җиңелсең, иркәм, җиңелсең, яхшылап ашатасы бар үзеңне, – ди.

Каз, поварны аңлагандай, җанланып сөйләнә башлый.

– Кый, кый, ког, ког! – ди һәм Машага назланып өйрәнгән гадәте буенча поварның аяклары арасыннан бер-ике тапкыр ышкылып үтә.

Шулай итеп, алар дуслашып та китәләр.

Безнең часть бу авылда озак торасы булганга күрә, Машаның бәрәңге бакчасы артына – ачык җиргә – тактадан җәйге кухня ясадылар.

Иван повар көн дә иртә белән кухняга киткәндә, ала каз да аның артыннан ияреп бара. Үз тиңе белән бергә баргандай, ава-түнә атлап, туктаусыз сөйләнеп бара. Хис белән сөйли кебек, акрын сөйләгәндә, муенын җыера, тавышын күтәргәндә, муенын да бөтен озынлыгына сузып җибәрә. Иван, дустына игътибарсыз булып күренмәс өчен:

– Ә, шулаймыни? Кара син аны! Дөрес лыгырдыйсың, дөрес! – дигән була.

Кухняга килгәч, ул аңа калган ботканы такта өстенә салып бирә, каяндыр табылган немец каскасына су да салып куя. Каз ботканы ашый, суны эчә, ә аннан тамагы туеп хушлангач, яшел чирәм уртасына чүгәләп, борынын канаты астына тыгып, озак кына йоклап та ала. Торгач, поварның барлыгын белергә теләгәндәй, кухня ишеге төбенә килеп карый. Шуннан соң кухняның хуҗасы сыман муенын сузып, кырын-кырын каранып, әрле-бирле йөренә башлый. Аның файдасы да тими түгел – бер генә этне дә ул кухняга якын җибәрми.

Аш өләшкән вакытларда исә ул котелок күтәреп килүче солдатларны башын текә тотып, дәртләнеп кычкырып каршы ала.

– Кыйгак, кыйгак! – ди. Үзенчә «рәхим итегез!» диме инде – белмим!..

Солдатлар да җавапсыз калмыйлар, ерактан ук көлешеп дәшәләр:

– Ә, повариха иптәш, аш өлгердеме?

– Йә, бүген нәрсә белән безне сыйлыйсыз?

– Менә син булыша башлаганнан бирле, аш бик тәмле булып китте бит әле!

Ә кайбер шаяннары:

– Иван, син моның башына ак калпак кидерер идең! – диләр.

Кайчак исә каз тирәсенә солдатлар җыелалар. Иван повар да кухня эссесеннән тирләп-пешеп, аз гына һава алырга дип чыккан була. Ул түгәрәк уртасына басып, казга карап, үзенең поварлык осталыгы турында кәефләнеп сөйли башлый:

– Мин, – ди, – элек ресторанда эшләгәндә, кош итләреннән иң нәфис, иң затлы ашлар әзерли идем. Әйтик, кыздырылган күркә яки җимеш белән тутырган тавык бик шәп булып чыга иде. Ә менә бу сары аякның ите инде, үзегез беләсез, иң мактаулы симез итләрдән санала. Әйтик, мичтә пешерелгән әче кәбестә белән, никадәр симез булса да, җиңел ашала. Янә мае агып торган койрык төбе изгән бәрәңге боламыгы белән, керәнләп бик шәп төшә… Нәрсә, дөрес түгелме әллә, чекерәеп карап торасың?!

Чыннан да, каз, башын кырын сала биреп, Иван поварга һәм аның кулындагы зур, үткен кухня пычагына бик дикъкать белән карап тора. Гүя ул поварның нәрсә турында сөйләвен төшенә кебек, ләкин аңарда повар кулындагы зур пычактан һәм аның менә хәзер керәнләп ашардай булып сөйләнүеннән курку сизелми. Каз үзенең дөньяга нәрсә өчен яратылуын белә төсле һәм шул ук вакытта хәзер үк йолкынып мичкә кермәсенә дә нык ышана. Ул, поварның мактавын раслагандай:

– Ког! – дип куя.

Повар:

– Ә шулаймы, дөрес әйтәмме? – ди һәм казның борыныннан тотып ала.

Каз артка тартылып ычкына, аннан, муенын сузып, батыраеп, кыйкылдап, поварга һөҗүм итә. Повар кулларын бутап, казның муеныннан эләктерергә тырыша, ләкин аның муены елан җитезлеге белән боргалана, бер озыная, бер кыскара, поварның әле бер ботыннан, әле икенче ботыннан эләктереп, борып ала. Ахырда повар каршы тора алмыйча кача башлый, каз исә аның артыннан кухняга кадәр куып китә… Солдатлар рәхәтләнеп, шаулап көлешеп калалар.

Соңра алар кич белән бергәләп өйгә кайталар. Көн буе бергә эшләп арган ике дус шикелле, повар кулларын артка куеп, каз салмак кына ава-түнә атлап, сүзсез генә кайталар.

Шулай итеп, безнең солдатлар аларны һәрвакыт икесен бергә күрергә өйрәнделәр.