Выбрать главу

– Кем кушты?

– Командный пункттан шалтыратканнар… Анда бер бала табылган икән, шуны килеп алыгыз, дигәннәр…

– Шулаймыни, – диде Вера, арбадан төшеп, – күрәсең, командир безне бу эштән тизрәк бушатырга теләгәндер… – Шулай уйлап алганнан соң, ул баланы сестрага сузды: – Мә, ипләп кенә тот, алайса… Ләкин беләсеңме, иркәм, бала бик ач бит!

– Беләм, – диде сестра, сумкасын ача башлап.

– Кайдан беләсең?

– Әнисе үтерелгән ич, шулай диделәр миңа… Менә мин үзем белән аңа әзрәк кенә җылы сөт тә алып килдем.

– Һай, рәхмәт төшкере! – диде Вера, чын-чыннан куанып.

– Соң бит инде әнисе аны ике сәгать саен имезгәндер, – диде җитди генә үсмер кыздай сестра, күпне белгән ана сыман. Сумкасыннан кечкенә шешәдәге сөтен һәм балкашыгын чыгарды.

Бала инде җылый-җылый арган булса кирәк, ул бары сулкылдап ыңгыраша гына иде… Ике кыз җиргә чүгәләделәр, Вера баланы ипләп кенә тезләре өстенә салды, ә сестра балкашыгы белән баланың авызына әз-әзләп кенә сөт сала башлады. Беренче салганы сабыйның иреннәре буйлап агып китте, икенче салганы гына бераз авызына эләкте. Ләкин бала шунда ук чәчи дә башлады… Шиһап абзый, тиз генә арбасыннан төшеп, кызлар янына чүгәләде.

– Башын күтәрергә кирәк ләбаса! – диде ул, пошынып, һәм зур кытыршы кулы белән баланың аксыл башын сак кына күтәрә төште.

…Сестра сөтен сала, бала чәчмичә генә йота – бер йота, ике йота, өч йота… Ә өч солдат, шуңа сөенә-сөенә, дөньяларын онытып, тузанлы юл буенда бала ашаталар… Кечкенә шешәнең яртысына җиткәч, Шиһап абзый, ниһаять, әйтә:

– Җитеп торыр, кызлар, берьюлы күп ярамас…

Кызлар да тәҗрибәле абзыйның әйткәне белән килешәләр, өчесе дә җирдән торалар, өчесе дә бик канәгатьләр – кечкенә сабыйны ана сөте урынына сыер сөте биреп булса да тынычландырдылар… Инде алар үз юллары белән китәргә тиешләр… Вера кулындагы йокыга киткән баланы, соңгы тапкыр кысып, сүзсез генә бер үпте дә сестрага сузды:

– Саклагыз! – диде ул аңа.

Сестра, башын кага-кага, баланы кулына алды.

– Ә син, дядя Шигап, – диде сержант кыз, аңа борылып, – аларны санбатка илтеп җиткер!

– Ә син үзең?

– …Мин туп-туры гына командный пунктка сыпыртам.

– Миңа да кирәктер бит…

– Башта боларны илтеп куй! – диде сержант, коры гына кабатлап.

– Була ул, була! – диде Шиһап абзый, кызның кәефе үзгәргәнен сизеп. – Ягез, чибәрләрем, утырыгыз, алайса!..

Сестра «борчылмагыз» дигәндәй елмаеп кына сержантка баш какты да баласы белән тизрәк арбага менеп урнашты.

– Кузгалдык, бахбай! – диде Шиһап абзый, якын дустына дәшкәндәй, һәм юырттырып кына китеп тә барды.

Сержант, алар артыннан бераз гына карап торганнан соң, үзе дә тузанлы юл буйлап алда өзлексез атыш тавышлары ишетелеп торган шәһәргә таба ашыга-ашыга атлады. Солдат киемендәге егерме яшьлек туташ нигә ул хәтле ашыга, ни көтә аны ул котырынган үлем туенда?! Әйе, Шиһап абзый белән алар бүтән очрашмадылар… Шул ук көнне, кичкә табан безнекеләр бәреп кергән шәһәр урамында сержант Вера Карабашева, яраланып, госпитальгә озатыла.

Шиһап абзый бу аяныч хәбәрне икенче көнне генә ишетеп белде… (Үзе ул урам сугышлары барган шәһәргә аты белән керә алмады, хәер, аның анда кирәге дә булмады.) Әйтәсе дә юк, Вера өчен бик борчылды. Кайда, ничек яраланганын бик беләсе килде. Аның белән бергә булган элемтәче кызлардан сорашып та карады… Шуларның берсе аңа, гүя юатыр өчен генә:

– Борчылма, абзый, ярасы авыр түгел, туена хәтле төзәлер, – дигән булды.

…«Туена хәтле төзәлер?!» Бирсен Алла! Әмма бу сүзне иң каты яраланучыга карап та әйтәләр. Солдатлар арасында еш әйтелә торган өметләндергеч бер сүз генә ул хәзер… Шуңа күрә җилбәзәк кызның узышлый гына әйтеп киткәне Шиһап абзыйны тынычландыра алмады. Борчылма, имеш!.. Борчылмыйча буламы соң?! Яшь җан бит ул, кызыкай, яшисе бар бит әле аның, яшисе… Менә минем кебек тормышны күпмедер татыган солдат, яраланып исән калса, госпитальдән алган аягын аркасына асып өенә кайта ала – гомер иткән хатыны аны, әлбәттә, ташламаячак, караячак… Ә кыз бала, аяксыз яки кулсыз кайтса, кемгә ярый, кемгә кирәк ул?! Юк, борчылмыйча булмый кыз бала өчен… Аннары, абзый кеше аңа бик ияләшкән дә иде, серләре дә килешкән иде – шуның белән кадерле дә ул фронт дуслыгы!

1947–1996

ПОВЕСТЬЛАР

УЯНУ

(Рәхмәт, иптәшләр!)

I

Яз килә, сугыштан соңгы бишенче яз килә.

Әгәр кеше һәртөрле мәшәкатьләрдән бер генә минутка тукталып уйланса исе китәр иде: чыннан да, бу бишенче язмыни? Дәһшәтле сугыш беткәнгә шулай ук биш ел узып киттемени? Һай, гомер, гомер!

Ләкин тукталу юк, бер генә минутка да артка борылып шаккатып тору юк. Һаман алга карап ашыгу, һаман ашкыну… Вакыйгалар бер-берсен кысрыклый, эшләр берсе өстенә берсе өстәлә, һәр яңа көн белән ни дә булса туа, ни дә булса арта бара. Бөтен ил, бөтен халык өчен генә түгел, һәрбер шәһәр, һәрбер авыл, һәрбер кеше өчен бу шулай. Бу, билгеле, Яуширмә авылы, Ямашев исемендәге колхоз кешеләре, шул исәптән аларның терлекчелек фермасы мөдире Нургали Миңгалиев өчен дә шулай иде.