Выбрать главу

Яз исә болай да кызу аккан тормышка аеруча бер дәрт, аеруча бер ашкыну кертеп җибәрә. Гүя кояш кешеләрне үзе белән ярышка чакыра. «Өлгерегез минем арттан!» – ди ул һәм үзенең хуҗалыгы – табигатьтә һәр көн искитәрлек эшләр актарып ташлый. Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә җирләр көннән-көн ачыла бара, тау битләреннән беренче гөрләвекләр шаулап чокырларга төшәләр, елгалар бүртә, бозлар күтәрелә, юллар өзелә, җылы яклардан төрле кошлар бер-бер артлы килеп җитәләр, урманнар зәңгәрләнә, бөтен җанлы-җансыз табигатьтә уяну башлана, һәм менә көнгә караган тау битендә, иң беренче яшеллек булып, күзне иркәләгән беренче үлән дә калкып чыга…

Әйе, яз килә, кояш ашыктыра, көннәр һаман санаулыга кала бара, һәм «Ямашев» колхозының кешеләре дә, язгы чәчүгә өлгерер өчен, кояштан да битәр ашыгыбрак, дәррәүрәк эшләргә тырышалар иде. Колхозның тимерчелегендә, амбарларында, ат абзарларында, бригадаларның хуҗалык лапасларында иртәдән кичкә кадәр халык кайнаша, бертуктаусыз эш кайный.

Нәкъ шундый ук хәлне Нургали фермасында да күзәтергә мөмкин иде. Яз биредә аеруча бер тынгысыз хәрәкәт тудыра, ыгы-зыгы көчәя, эш арта. Терлек – җан иясе. Аның табигатендәге күп нәрсәләрнең уянуы һәм үзгәрүе турыдан-туры яз белән бәйләнгән. Язын ул үрчи, язын ул бала тәрбияли башлый, язын ул арыклана. Билгеле, мондый тере җаннар белән эш иткән кешеләрнең мәшәкать-борчылулары да яз көне бермә-бер арта.

Бүген мартның егерме икенче числосы. Нургали иртә караңгыдан фермада аяк өстендә. Күпме эш, күпме сүз, күпме борчылу! Ферма зур, терлек ишле, көн дә диярлек берәр сыер бозауламыйча калмый, көн дә өч-дүрт сарык бәрәнли… Көн дә күпме салам ташырга, күпме азык эшкәртергә, күпме су китерергә, күпме тирес чыгарырга кирәк. Бүген таңда бозауларга торган сыерларны сакларга, бозаулаганнарның хәлен белеп торырга, сарыклар һәм дуңгызлар арасында андый-мондый чир чыгуга каршы алдан тиешле чараларны күрергә, бигрәк тә яшь үрчемнәрне күз алмасыдай сакларга кирәк. Дөрес, бу эшләрнең барысы өчен дә куелган кешеләр бар, һәркем үз урынында, үз эшен белә, бер үк кагыйдә, бер үк тәртип буенча эш агып кына тора. Ләкин терлекләрнең саны эресе-вагы белән мең ярым баштан артып киткән шундый зур ферма җитәкче кеше күзеннән башка бер генә көн, бер генә сәгать тора аламы соң?.. Әлбәттә, юк. Бигрәк тә җитәкче дигәнебез Нургали кебек үзен аямый торган тынгысыз бер кеше булса, ул бер генә минут та тыныч утырып тора алмаса һәм шуңа карамастан көн дә ерып чыга алмаслык авырлыклар бер-бер артлы туып торса – биредә инде ферма мөдиренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы, утлы табада биегәндәй, абзарлар арасында бәргәләнеп йөрмичә, кырык урынга өлгермичә туры килми.

Ә авырлыклар бар алар. Менә хәзер Нургалинең тәкатен корыткан нәрсә – азык кытлыгы. Һәр язын кабатлана бу каһәр суккан кытлык. Дөрес, соңгы дүрт ел эчендә Нургали бик күп авырлыкларны җиңеп чыкты, шул исәптән ферманың азык хәлен дә шактый җиңеләйтте, һәрхәлдә, саламнан һәм силостан өзелмәс булды. Әмма шулай да азык мәсьәләсе Нургали теләгәнчә (дөресрәге, терлекләр теләгәнчә) үк ителүдән ерак иде әле. Әлбәттә, бу хәлнең бер Нургалидән генә тормаган сәбәпләре бар: малларның саны елдан-ел арта, колхозның җире күп булса да, болынлыгы аз, терлекләр өчен үлән һәм тамыразык чәчү эшенә соңгы ике елда гына керештеләр. Ләкин абзарлардан үткән чакта сыерларың синең арттан мөгрәп, сарыкларың иреннәрен кыймылдатып, кулыңа үрелеп калсалар, ул сәбәпләрдән ни юаныч?! Нургали аларга тәмле печән, көрпә, чөгендер бирәсе урында, юкның сәбәпләрен аңлатып, акыл сатып тора алмый. Әле дә хайван дигәнең, бичара, чыдам: бирсәң – ашый, бирмәсәң – якаңа ябышмый. Юк, теш белән тартып чишә алмаслык бер чи төен булды бу азык мәсьәләсе… Үч иткәндәй, иң кирәк азыклар кыш ахырында, терлекләр ишелеп үрчегән чакта гына бетеп китә бит. Бу рәхимсез кышны бер ай ярымга гына кыскартып булса иде, ичмасам!

Бүген дә Нургали, иртә караңгыдан шул азык кайгысында йөреп, менә хәзер генә ферма өенә кайтып керде. Ферма өендә берәү дә юк иде: хисапчы Ләбибә иртәнге сөтне май заводына илтә киткәндер, ә савыт-сабалар юучы Зәйтүнә каядыр чыккан булса кирәк. Ләкин өй эче ялт итеп тора. Кызлар идәнне, стена буендагы эскәмияләрне, бүлмә уртасында ике тимер аяк өстендә торган тимер кыршаулы таза имән май язгычын һәм ишек төбенә якынрак идәнгә беркетелгән, кеше биеклек зур, зәңгәр төстәге «Урал» сепараторын юып, чистартып куйганнар. Шүрлекләрдә кибәргә тезгән эреле-ваклы савыт-сабалар, сепараторның сүтеп алынмалы вак-төяк алюмин өлешләре елтырашып торалар. Килеп керүгә, бөтен өй эченнән һәм җиһазлардан таза, чиста дым исе аңкый… Стенадагы яңа сәгатьнең келт-келт йөргәне ишетелеп тора: ул вакытның инде беренче ярты булуын күрсәтә.