Нургали, юыла-юыла саргаеп беткән өстәл артына утырып, тунын чишәргә, бүреген салып, «Спорт» папиросын кабызырга өлгермәде, аның кайтуын гына күзәтеп торган шикелле, артыннан ук сыер савучы Кәримә килеп керде. Кыз ак итәкле зәңгәр алъяпкыч өстеннән кара тышлы кыска сырма кигән, башына ак яулык өстеннән арзанлы соры шәл бәйләгән, аякларында – җыйнак кына күн итекләр. Ишектән кергәч тә, ул стена буендагы тар эскәмиягә утырды, ләкин Нургалигә бер сүз дә дәшмәде. Хәер, ул дәшмәсә дә, Нургали аның ни өчен килүен бик яхшы белеп тора: һаман шул азык инде, азык!..
Дөрес, Кәримә юкка гына кеше борчып йөрүче кыз түгел ул. Әгәр килгән икән инде һәм ничек итеп сүз башларга белмичә утыра икән, – димәк, хәле авырдан булырга тиеш. Шулай да Нургали үзе дә сүз башларга ашыкмады. Ул, тирә-ягын төтен белән тутырып һәм күзләрен кыса төшеп, Кәримәгә шактый озак карап торды. Бу җиткән кыз аның иң алдынгы, иң эшлекле сыер савучысы иде. Башта ул бозаулар карады. Сыер савучылардан бер яшь кыз укырга китеп баргач, Нургали Кәримәне шуның урынына күчерде. Ә ул кыздан калган сыерлар арасында «Алма» кушаматлы холмогор нәселеннән бер сыер бар иде. Ләкин нәселе шәп булса да, картрак булганга күрәме, бу сыер теге кыз кулында көненә җиде-сигез литрдан артык сөт бирми иде. Кәримә менә шул сыерның көнлек сөтен беренче айда ук унике литрга җиткерде. Аннан тора-бара ундүрт-унбиш, ниһаять, егерме литрга чаклы күтәрде. Дөресе, ул үзенә беркетелгән башка вак сыерларның да сөт бирешен азмы-күпме арттыра алды, ләкин мөмкинлеге булган сыердан инде ул сөтне ала белгәнлеген ферма кешеләренә ачык күрсәтте.
Кайчандыр авылда малларны корчаңгыдан дәвалап йөргән, соңыннан кыска сроклы курслар бетереп, ферманың ветсанитары булып киткән Галләм абзый чын соклану белән аңа:
– Һай, кызым, кулларың синең сыер имие тотар өчен генә яралган икән, – диде.
Әмма хикмәт бер яхшы кулларда гына түгел иде. Кәримәнең сыерларга мөгамәләсе йомшак, җылы, каравы акыл белән, тәрбиясе дөрес иде. Ә хайван дигәнең кешенең мөгамәләсен бик яхшы тоя белә ул!..
Алма белән булган хәлдән соң Кәримәнең исеме бик тиз колхозчылар теленә керде. Мактап сөйләүчеләр күп булган кебек, көнләшүдән аның уңышларын юкка чыгарырга тырышып сөйләнүчеләр дә булмады түгел, булды. Хәтта аңа үзе белән бергә эшләүче кайбер сыер савучыларның кырын карашларын һәм усал сүзләрен дә күтәрергә туры килде. Инде кыз кешенең намусын аеруча рәнҗетә торган гайбәтне, – янәсе, «ферма өчен түгел, ә Нургали абыйсына ярар өчен тырыша» дигән әшәке сүзне ишеткәч, ул гарьлегеннән ачы күз яшьләре белән елады, ләкин моны берәү дә белмәде. Һәм ул үз эшен эшли бирде.
Сыер карау, сыер саву эше Кәримәне башта ук тирән борчылу-газапка дучар итте. Сыерның сөте «тел очында» булуы һәм яхшы азык җитмәү аркасында сыерларыннан алырга мөмкин булган сөтне алып бетерә алмавы аның өчен һич сер түгел иде. Шуңа күрә дә безнең Кәримәбез күп вакыт, бигрәк тә яз айлары җиткәч, ниндидер бер эчке сызлавыгы бар кеше шикелле, һаман кашларын җыерып, чыраен сытып, сүзсез йөри иде. Әйе, азык кытлыгын сыер савучыдан да авыр кичерүче буламы соң?!
Менә шул аз сүзле сабыр кызга Нургали шактый озак карап торды. Кинәт аның йөрәге кызны кызганудан авыртып кысылды. Әйе, кызның азык җитмәү аркасында авыр хәлдә калуын түгел, ә аның үзен шулай сыкранып кызганды ул… Бу җиткән кыз егерме алтынчы яше белән бара инде, ә һаман да әле үзенә иш табып кияүгә чыга алганы юк. Рәхимсез сугышның кешеләр башына китергән, телдән сөйләнмәгән, ләкин кичерүе гаять авыр булган олы фаҗигасе иде бу… Күпме өмет, күпме ялкын аның йөрәгендә кабынып сүнмәгәндер. Ә нинди яхшы хатын, нинди иркә ана булмас иде бу тыйнак кыз!.. Карар күзгә сөйкемле ул, буе-сыны килешле, йөзе чиста, дөрес, нәкъ чигә сөяге өстендә битен нәрсәгәдер эләктереп ертудан калган җөй эзе бар, ләкин ул зарарсыз, аз гына беленеп тора… Аның каравы кызның озын керфекле кара күзләре бик матур иде: сирәк күтәрелеп карый торган бу оялчан күзләрнең төбендә кешенең йөрәгенә кагылып китә торган ниндидер бер моңсу сагыш белән бергә бик яшерен кыюсыз дәрт чаткысы чагыла…
Әнә шундый сөйкемле һәм үзенә карата әнә шундый җылы тойгы кузгатучы бер кыз иде ул Кәримә.