Выбрать главу

Ниһаять, Нургали тартып беткән папиросын көл савыты урынына куелган чынаяк тәлинкәсенә басып сүндерде дә, сүзне башлар өчен, акрын гына дәште:

– Алманың кәефе ничек соң?

– Ярыйсы кебек…

– Ни өчен «кебек» кенә?

– Саламны ашамый, иске баздагы силосны бирергә ярамый үзенә…

Бераз тынып тордылар, аннан Нургали:

– Әйе, – дип, авыр көрсенеп куйды.

– Нургали абый, нигә яңа базны ачтырмыйсың, бүген таңда бозауларга торган сыерга сөрсегән силос биреп булмый бит.

– Беләм, акыллым, ләкин бер Алма өчен генә яңа баз ачтырып булмый шул… Барысы да шуннан ташый башларлар, ә ул безнең соңгы базыбыз. Сөрсегән булса да, искесен бетерергә кирәк.

– Көрпә булса, һич югы, җылы су белән генә бутап бирер идем дә бит… үземдә дә бетте шул, – диде Кәримә, гаепле кеше сыман алдына гына карап.

Нургали белә: бу кыз, сыерларының күңелен күрер өчен, һәр көн диярлек бер-ике генә телем булса да куенына икмәк кыстырып килә иде… Кинәт аңа үзенең фермасы өчен гаять кыен, оят булып китте. Әйе, әйтәсе дә юк, аяныч хәл!.. Һәм ул ничек тә кызны юатырга теләде:

– Көрпә булачак, Кәримә акыллым!

Кыз тиз үк Нургалигә күтәрелеп карады.

– Кайчан соң, Нургали абый?

– Кайчанмы? Түбән тегермәнгә бүген ике тонна бөртек озаттык, иртәгә булмаса да, берсекөнгә кайтып җитәрләр.

Кәримә, күкрәге өстенә салынган шәл очын кулы белән бөтәрләп, бераз дәшми торды.

– Алма бүген төннән дә калмыйча бозаулар инде, Ходаем, – диде ул, үзалдына гына әйткәндәй. – Бераз хәл кертәсе иде үзенә.

– Синең Алмаңа көрпәне мин бүген үк табам.

Һәм Нургали кисәк кенә урыныннан торды. Кыз исә рәхмәт тулы күзләрен Нургалидән алмыйча һәм кузгалырга кыймыйча утыра бирде. Ләкин Нургали, нидер исенә төшкәндәй, кашларын җыерып кире урынына утырды.

– Син хәзер генә минем янга Зәйтүнәне табып җибәр әле. Ул сиңа китереп бирер.

– Үзем генә барыйм, Нургали абый, – диде кыз, кая һәм кемгә барасын белмәстән.

– Зәйтүнә генә барыр, акыллым. Син Алмаң янында бул! Инде болай да…

Кәримә, башка сүз кайтарып тормыйча, җәһәт кенә урыныннан кузгалып чыгып китте. Ул чыгып киткәч тә, Нургали хатыны Миңсылуга, Зәйтүнә артыннан бер чиләк көрпә биреп җибәрергә кушып, записка язды. Миңсылу, әлбәттә, сукраначак инде, шуңа күрә үзе кайтып килмәкче булган иде, ләкин бүген алда торган зур бер эш исенә төште дә, ул тукталып калды.

Ферма өендә эшләүче Зәйтүнә каядыр якын гына булган, күрәсең, шунда ук килеп тә керде. Бу ак чәчле, ак кашлы, ак керфекле тулы, түгәрәк кыз бик җиңел сөякле булырга охшый иде. Йөргәндә генә түгел, тик торганда да аның алъяпкыч күкрәкчәсенә сыймас түшләре һәм симез гәүдәсе тибрәнеп тора кебек, ә борылганда-ниткәндә йомры иңбашлары уйнаклап, аркасындагы тәңкә чулпылары чылтырап-чылтырап китә иде.

Ул керүгә ак оек өстеннән кигән резин галошларын ишек төбендә салды да, ашыгып, Нургали каршысына атлады.

– Мин кирәк булдыммы, Нургали абый? – диде ул ягымлы нечкә тавыш белән.

– Кирәк булдың шул, Зәйтүнәкәй… Менә бу язу белән Миңсылу апаңа бар әле. Кәримә сыерына көрпә китерерсең.

– Хәзер үкме?

– Хәзер үк. Капчык алырга онытма.

– Ярый, ярый, Нургали абый, җаным, онытмам. Бер аягым анда, бер аягым монда булыр.

Һәм йөрүдән, туктаусыз хәрәкәттән үзенә бер ләззәт табучы уңган кыз Зәйтүнә чөйдән сырмасын эләктереп алды да чыгып та китте.

Нургалине кашларын җыерып кире урынына утырырга мәҗбүр иткән эш исә – авыл Советының бүген сәгать икедә булачак сессиясе иде. Чыннан да, Нургали Яуширмә авыл Советының менә хәзер, колхоз язгы чәчүгә әзерлек белән әвәрә килгән бер чакта, терлекчелеккә багышлап махсус сессия чакыруын һич аңлый алмый иде. Сүз юк, терлекчелек бик зур эш, бик мөһим мәсьәлә, ләкин аны кузгатыр вакыт менә хәзерме соң? Авыл Советы председателе Закир Сөләйманов аңа: «Нургали абый, фермаң турында доклад ясарга әзерлән, якын көннәрдә авыл Советы сессиясендә сине тыңлыйбыз», – дигәч, аны-моны уйлап тормастан, берсүзсез риза булган иде. Нинди сессия ул, нигә вакытлы-вакытсыз ферма турында сүз кузгатасыз, башка куяр мәсьәләгез юкмыни, дип сорашып та тормады. Рәхим ит! Нургали ферма турында отчёт бирергә һәрвакыт әзер. Теләсә кайда, теләсә кем алдында… Эше чиста, намусы пакь аның, беркемнән дә куркып торасы юк…

Ләкин тора-бара ул булачак сессия турында борчылып уйлана башлады. Авыл Советының бу чарасы аңа ничектер кирәкле һәм вакытлы бер эш булып тоелмый иде. «Чыннан да, ни өчен әле Сөләйманов язгы чәчүгә кызу әзерлек барган көннәрдә терлекчелек мәсьәләсен күтәреп чыга, сессияләр чакырып, докладлар куя? – дип баш ватты ул. – Район каршында бик шәп булып күренәсе киләме аның? Алай бик макталасың килә икән, әнә мая тупла – синең эш бит ул. Инде бик уңган булып, колхозга да булышыйм дисең икән – әнә чәчүлек хәле белән кызыксын, ашламалар туплауны ашыктыр, атларны ялга кую турында кайгырт, чәчү коралларына ремонт ничек бара – шуны күзәт… Ә син, кешеләр хәзер ике аякны бер кунычка тыгарга йөргән чакта, фермага тотынасың. Әйтерсең аның өчен башка вакыт табылмас иде… Юк, тикмәгә түгелдер бу, астыртын берәр ният белән булмагае иде бу…»