Табигый, Нургалинең болай уйлавы бөтенләй үк нигезсез түгел иде. Сугыш елларында гына үсеп, күтәрелеп киткән яшь авыл Советы председателе Закир Сөләймановны яратып бетерми иде ул. Шуның өстенә ни өчендер аңардан һаман шикләнеп тә йөри иде; гүя бу яшь егет бер килеп аңа һәм аның кебек иске работникларга: «Агайлар, җитте сезгә аяк астында буталырга, яшьләргә юл бирегез!» – дип әйтер төсле иде. Һәрхәлдә, тора-бара башына берәр бәхетсезлек төшсә, сәбәпчесе шул егет булыр, дигән уй Нургалинең күңел төбендә яшәп килә иде.
Бу яратып бетермәүнең һәм шулай шикләнеп карауның сәбәбе нидә соң?
Билгеле, Нургалинең мондый сорауны үзалдына куйганы да юк, куйса да, ихтимал, дөрес җавабын тапмас иде. Сәбәп, әлбәттә, аларның яшь ягыннан аермалары зур булуда гына түгел иде. Бөтен үткән тормышлары һәм характерлары белән алар башка кешеләр иде. Чыннан да, Нургали Миңгалиев кем дә, Закир Сөләйманов кем?
Нургалинең бөтен гомере туган колхозында үтте, туган колхозының тарихы белән бергә үрелеп үсте, шунда ул кеше булды, дәрәҗә иясе булды. Әле егерме яшьлек егет чагында ул үз авылларын колхозлаштыру эшенә бик актив катнашып йөрде һәм колхоз оешкан көннән башлап диярлек аның җитәкче кешеләреннән берсе булып килде. Сугышка кадәр ул йә кырчылык бригадиры, йә төзү эшләре бригадиры, йә завхоз, йә председатель урынбасары булып эшләде. Колхозның идарә составына беркайчан да сайланмыйча калган чагы булмады. Сугыштан соң исә аны, фронттан кайтуы белән, колхозчылар ферма башына куйдылар… Кыскасы, Ямашев исемендәге колхозда аның катнашы булмаган, аның кул көче кермәгән бер генә эш тә юк иде. Шуңа күрә дә Нургали үзен бик хаклы рәвештә туган колхозына бөтен тормышын, йөрәген-дәртен «мә!» дип ике куллап биргән бер кеше итеп саный иде.
Шуның өстенә ул характеры белән гаять тынгысыз, үзен һич айый белми торган, эш дигәндә беткәнче яна торган бер кеше иде. Колхозчылар аның бу характерын бик яхшы беләләр һәм, берәр терәлеп торган эш чыкса, тизрәк Нургалине шул эшкә димлиләр иде. «Нургалигә кулай эш бу, Нургали генә кузгатып җибәрсә җибәрер аны…» – ди торганнар иде алар. Һәм Нургали, киерелеп тарта торган ат шикелле, андый эшне кузгатып алып китә иде. Сугыштан кайтып ферма мөдире булгач та, ул, үзе әйтмешли, фашистларны кыйнап-кыйнап та чыгып бетмәгән ярсу белән колхоз терлекчелеген аякка бастыру эшенә кереште. Йокы дип тормады, аш дип тормады, көн-төн фермадан кайтмыйча ятты, әмма колхоз фермасын җан көйдергеч кызганыч хәлдән чыгарып, кеше күзенә күрсәтерлек рәткә кертте. Әйе, Нургалинең, әгәр теләсә, үткән эшләре белән масаерга да, горурланырга да хакы бар.
Закир Сөләймановның исә, билгеле, мондый бай үткәне юк. Колхозлашу елларында ул әле ертык түбәле эшләпә киеп, бозау көтеп йөрүче бер малай гына иде. Малайның да борча кебек чәчрәп торганы түгел, ә бик басынкы, юашы гына иде. Дөрес, Мәстүрә исемле бер тол җиңгинең җыен кыз балалары арасында бер ир бала булганга күрә, ул бик яшьли колхоз эшенә йөри башлады. Язгы чәчү өстендә ара-тирә тырмага чыккалый иде, печән чапканда хатын-кызлар тирәсендә чүмәлә тарттырып йөри иде, ашлык суккан чакларда ындырда салам тарттыра иде. Бер үк вакытта кызганырга да, мактарга да һәвәс булган йомшак күңелле апайлар, бу дәшми-тынмый үзалдына тыныч кына эшләп йөргән ак чырайлы арык малайга карап: «Менә нинди акыллы бит ул безнең Закир, Мәстүрәнең бәхете инде, гомере генә була күрсен!» – ди торганнар иде.
Менә шул бала, кеше күзенә артык чалынмыйча гына, кай арададыр үсеп җитеп, утыз сигезенче елны үз авылларының җидееллык мәктәбен бетерде һәм, укытучыларының киңәше белән булса кирәк, Казанга элемтә техникумына укырга китәргә җыена башлады. Ләкин ятимнең борыны бер ашка тисә, бер канга тия дигәндәй, шул ук елның җәендә ул, элеваторга ашлык илтә барышлый, машинадан егылып төшеп, билен имгәтте… Бик озак авырды ул, кыш буе диярлек Казанның бер клиникасында дәваланып ятты, ятып чыкканнан соң да, елдан артык биленә корсет бәйләп, таякка таянып кына йөрде…
Үзенең, үзеннән дә битәр бичара әнисенең бу бәхетсезлекне никадәр авыр кичерүләрен әйтеп торасы да юк. Шулай да егет тора-бара сәламәтләнде, буе-сыны әүвәлгечә туры булып калды. Ләкин билдән югарырак ике умыртка сөяге, кул белән капшасаң, сизелерлек булып кына бүлтәеп чыгып тора иде. Нәтиҗәдә ул авыр йөк күтәрү эшенә һәм солдат хезмәтенә ярамас булып калды.