Выбрать главу

Бөек Ватан сугышы башланды. Авылның барлык таза ирләре, шул исәптән колхозның барлык җитәкче кешеләре, илне якларга киттеләр. Закир исә инвалид булып авылда калды.

Сугышның беренче көненнән үк аны төрле җиргә тарткалап, төрле эшкә куша башладылар. Башта аны кем китеп барса, шуның урынына куеп алҗыттылар. Кыска гына вакыт эчендә ул хисапчы да, завхоз да, хәтта бригадир да булып алды. Аннан көннәрдән бер көнне аны, һич уйламаганда, районга чакыртып алдылар да райкомол аппаратына эшкә куйдылар. Штат буенча учёт мөдире генә булып исәпләнсә дә, аңа бушап калган райкомол аппаратында кем генә булып эшләргә туры килмәде… Күбрәк исә ул төрле хуҗалык кампанияләре үткәрер өчен көзге яңгырларда, кышкы суыкларда, язгы пычракларда, күбесенчә җәяүләп, авыллар гизеп йөрде… Шул чакта ул партиягә дә керде. Инде Ямашев исемендәге колхозның күптәнге председателе Шәйхи абзый да армиягә китеп баргач, аны тирән өзеклеккә төшә башлаган туган колхозына председатель итеп җибәрделәр.

Колхозда ел ярым эшләгәннән соң, кырык дүртенче елның башында аны яңадан районга чакырып алдылар. Дөрес эшләү идеме бу, юкмы, әмма егетнең үз теләге белән артык хисаплашып тормыйча, аны бу юлы инде район партия комитетында пропагандист итеп эшләргә калдырдылар.

Сугыш бетеп, халык кайта башлаганда, ул шунда эшли иде. Кырык бишенче елның көзендә аны Казанга партия мәктәбенә укырга җибәрделәр… Сөләймановның күңелендә бер канәгатьләнеп бетмәгән теләк – үз авылында эшлисе килү теләге – һаман сакланып йөри иде. Укуын бетереп кайткач, ул үзенең шул теләген район җитәкчеләренә белгертте. Район җитәкчеләре алдында исә сугыштан соң үткәреләчәк беренче сайлаулар вакытында җирле власть органнарын ныгытып калу кебек бик мөһим бер эш тора иде. Егеттән үз авылында эшлисе килүне ишеткәч, аңа, Яуширмәгә кайтып, авыл Советы председателе булырга тәкъдим иттеләр. Сөләйманов, халык каршы булмаса, мин риза, дип, авылына кайтып китте. Кырык җиденче елның кышында Яуширмә халкы аны үзләренең авыл Советларына депутат итеп сайладылар. Шулай итеп, Закир Сөләйманов райондагы иң зур авыл Советының председателе булды.

Менә аның кыскача гына эшчәнлек биографиясе шул. Күрәсез, бик гади, бер дә әллә ни юк, асылда, күптән түгел генә тормыш юлына аяк басып, шактый кыю, таза адымнар белән үзенең киләчәгенә таба атлап киткән бер яшь кеше ул… Халык та әле күбрәк аны, исем-фамилиясе белән атамыйча, «яшь председатель» дип кенә йөртә.

Йә, Нургали Миңгалиев шушы «бала каз»ны үзе белән тиң күрә аламы? Нургали бит, үзегез күрдегез, «Ямашев» колхозының ветеран эшлеклесе, егерме ел буенча шул колхозны, үзе әйтмешли, «төпкә җигелеп» тарткан кеше… Шуның өстенә ул – Ватан сугышында илне кулына корал тотып яклаган, ил өчен канын биргән һәм күкрәген орден-медальләр белән бизәп кайткан патриот солдат та… Ә Закир Сөләйманов? Кем ул, нишләгән ул? Нинди хезмәтләре белән мактана ала ул?

Нургали мондый сорауларны еш кына үзалдына куя һәм бик табигый куя, чөнки Сөләйманов аның күз алдында үсте, күтәрелде, бүгенге дәрәҗәгә иреште. Сугышка хәтле Закир ни яхшы, ни яман ягы белән телгә кермәгән йомыкый гына бер яшүсмер иде.

Инде сугыш вакытында күтәрелеп киткән икән, бу да бик аңлаешлы. Бар да сугышка китеп беткәч, кемгә дә булса күтәрелергә кирәк бит. Ул түгел, балалы хатыннар да монда дәрәҗә иясе булып беткәннәр. Әнә өч балалы Сәрвәр апаны да, алар кайтуга районга алып, райсобес башына куйганнар. Әгәр Закир, алар урынына калып, сугыш беткәнче үз колхозында җиң сызганып эшләгән булса – бер хәер иде. Югыйсә анда ярты ел, монда бер ел эшләп, йә колхозда, йә районда, йә укуда йөреп гомер уздырган ич!

Юк, Нургали аны үзе белән һич тиң күрми, тиң күрмәү генә түгел, ул Сөләймановка сугыш вакытының уңайлы шартлары нәтиҗәсендә артык көч куймыйча, ансат кына күтәрелеп киткән бер кеше итеп карый. Билгеле, Нургали бу рәвешчә күтәрелүне гадел, хаклы күтәрелү дип танымый иде.

Табигый инде, үзе белән яшь егет арасында шундый тирән ызан үткәргәч, ул аны кеше итеп тә яратып бетерми иде. Ничектер ул аның басынкылыгын астыртынлык дип, бәйсез, тыныч булуын тәкәбберлек дип, оста сүз сөйләвен эшләргә яратмау дип күрергә гадәтләнгән иде. Гомумән, ул Сөләймановны үзенә капма-каршы характердагы яшерен, коры бер кеше итеп исәпли иде.

Шуның өстенә әле, җитмәсә, Нургалигә яшь председательнең, кемнең кем булуына карамыйча, туры әйтергә яратуын да берничә тапкыр үз җилкәсендә татып карарга туры килде. Бер шулай партия җыелышында Сөләйманов аны «үзе өстендә эшләмәүдә» гаепләп чыкты. Каты әйтте ул аңа шул чакта.