Икенче тапкыр идарә утырышында Сөләйманов ферма кешеләре арасында ярышның йомшак җәелдерелүен, ферма мөдиренең шундый мөһим эшкә «бармак аша гына каравын» тәнкыйть итеп чыкты. Бу юлы инде Нургали дәшми кала алмады. Яшь председательнең авызын каплау нияте белән ул, бик кызып, фермада социалистик ярыш барлыгын исбат итәргә тырышты. Ләкин шактый уңышсыз… Сөләйманов шунда ук торып, бер дә кызганмыйча гына, аның социалистик ярыш дигәне күбрәк кәгазьдә генә булган бернәрсә икәнен, кешеләрнең көндәлек эшләрендә чагылмавын, бигрәк тә ярышның нәтиҗәләре һәрвакыт билгесез булып калуын әйтеп бирде. Һәм карарга да аның әйткәннәре язылып калды.
Шушы хәлләрдән соң инде Нургали Закир Сөләймановтан һәрвакыт шикләнеп йөри торган булды. Егет тәнкыйть белән бик мавыга, төпченергә ярата, кешенең дәрәҗәсе белән дә, яше белән дә хисаплашып тормый, һәм Нургали, яратмавын бер дә яшерергә тырышмыйча, үзен аның белән бик салкын тота башлады.
…Менә бүген авыл Советы сессиясе, Нургали ферма өендә ялгызы, борын төбендәге күперенке кара мыегын имән һәм баш бармак битләре белән акрын гына сыпыра-сыпыра, сессиядә сөйләнәчәк доклады турында уйланып утыра. Мыек дигәннән, Нургали йөз сылулыгының бу яңа бизәген фронттан алып кайткан иде. Сугышка кадәр аның мыек үстереп караганы юк иде. Инде фронтта күрсәткән батырлыклары белән бергә дәрәҗәсе дә үсә барып старшина званиесен алгач, ул, башка гайрәтле старшиналардан калышмас өчен, кара мыек үстереп җибәрде, һәм кара мыек аның кыю, кайнар характерын тагы да көчәйтә төшкән бик кирәкле бернәрсә булып чыкты. Чыннан да, тулы кызыл иреннәр өстендә күпереп торган кара мыек аның туры борынлы, озынча карасу йөзенә бик килешә иде… Калын кара кашлар, бер ачылып, бер йомыла төшеп тынгысыз карый торган көрәнсу күзләр, маңгае өстенә алкаланып төшкән, аз гына чал йөгергән чем-кара чәч, әйтәсе дә юк, Нургалинең нинди чибәр ир һәм нинди ялкынлы йөрәк кешесе булуын бик ачык күрсәтеп торалар иде.
…Әйе, Нургали, мыегын ике бармак бите белән акрын гына сыпырып, сөйләячәк доклады турында уйлана. Ул моңарчы да озак уйланып йөргән иде. Ничек итеп сөйләргә? Бу турыда баш ваткан чакта, ихтыярсыздан Сөләйманов аның исенә һаман төшә торды. Гүя ул докладын авыл Советы депутатлары өчен түгел, аның председателе өчен генә әзерли иде. Ләкин аның бер дә Сөләймановка ошарга тырышып сөйлисе килми, шул ук вакытта, үзенә исәп бирмәстән, Сөләймановның бәйләнүеннән дә бераз шүрли иде. Башта ул колхоз терлекчелегенең тарихыннан тотынып, бүгенге хәлен тулы яктыртып һәм киләчәген сурәтләп бирмәкче булды. Ләкин уйлана торгач, бу ниятеннән кайтты. Аның, Сөләйманов көткәнчә, сессиягә аеруча әһәмият биреп, бик зурдан кубасы килми иде. Нәрсә бирәчәк аңа ул сессия? Асылда бит, бу Сөләймановның бер эш күрсәтергә маташып йөрүе генә… Шулай да Нургали, болай уйлауның ярап бетмәгәнлеген сизенеп һәм үз вөҗданы алдында акланырга тырышып, башкача да уйлап карады. Кемнәр алдында ул үзенең докладын сөйләячәк? Үз колхозчылары алдында ич! Ә алар колхоз фермасының үткәнен дә, хәзергесен дә, шулай ук киләчәген дә Нургалинең үзеннән бер дә ким белмиләр. Үткәне үткән инде аның, хәзергесе күз алдында, ә киләчәге турында һәркемгә билгеле булган терлекчелекне үстерүнең өчьеллык планы бар. Шулай булгач, артык җәелергә хаҗәт юк, киресенчә, аз сүз белән генә чикләнү яхшы булыр. Моның белән ул халык алдында үзенең Сөләймановка караганда сүздән битәр практик эш кешесе булуын оста гына итеп күрсәтер. Һәм Нургали сөйләячәк докладын бары ферманың бүгенге хәле белән генә чикләргә булды.
Көн төшлеккә җиткән иде инде, сессиягә барыр вакыт та якынлашты. Нургали, тагын бер папирос кабызып, өстәлдән кәгазьләрен җыештырып алды да урыныннан кузгалды. Чыгып китәр алдыннан гына, Сөләймановның бер үтенече аның исенә төште: яшь председатель аңа, ферма кешеләренең эштән буш булганнарын үзең белән ияртеп, сессиягә алып кил, дип әйткән иде. Шул турыда Нургали бик аз гына уйланып торды, аннан үз-үзенә: «Халык җыеп йөрергә мин аңа йомышчы малай түгел!» – диде дә, кулын селтәп, ишеккә юнәлде.
Ул тышка чыкканда, мартның аяз күгендә аеруча бер хөрлек сизеп йөзгән язгы кояш бөтен кырлар, бөтен авыл өстен дәртләнеп якты нурга коендыра иде. Нургали бер генә минутка тукталды. Ферма артындагы көнгә караган тау бите, пыяла вагы сибелгәндәй, күз явын алып бертуктаусыз җем-җем уйнаклап тора, тик тауның нәкъ маңгаенда анда-санда сарык тиресе чаклы гына кардан ачылган соры җир таплары күренә иде. Күзне кытыклаган нур чагылышы түгел, әнә шул җир таплары Нургалинең күңелен җилсетеп куйды. Тиздән, тиздән ул таплар зураер, тау бите тоташ ачылыр, беренче үлән төртеп чыгар. Ничек зарыгып көтә бит ул аны… Сарыклары аның, ичмасам, рәхәтләнеп бер җир иснәрләр иде!