Выбрать главу

Сарыкларның йоннарын муеннарыннан коя башлаулары һәр язын була торган хәл, бер дә сессия кадәр сессиядә чыгып әйтерлек яңа нәрсә түгел… Инде аңа бик эчең поша икән, Нургалинең үзенә генә әйтеп булмыймыни? Безнең картлар бит яшьләргә урамда очраганда да файдалы киңәшләрен биреп китәргә яраталар. Юк, Нургали аңламады һәм ошатмады картның бу калкып куюын… Җитмәсә, Сөләйманов шуңа кинәнә, әйтерсең Шакирҗан карттан да акыллырак сүз әйтүче табылмас!

Әйе, табылыр дигән төсле, председатель җыелышны кыстый:

– Ягез, йә иптәшләр, активрак булыгыз! Кемгә сүз бирдек?

Менә урыныннан өченче кырчылык бригадасының бригадиры – сыңар куллы Гашыйк абзый торды.

– Бирегә узыгыз, бирегә, Гашыйк абзый, – диде Сөләйманов, бу сөйләүчене аеруча хуплап каршы алгандай. – Сүз бригадир иптәш Җәләевкә бирелә.

Иптәш Җәләев, ягъни Гашыйк абзый, председатель өстәле янына ук килеп, сәламәт кулы белән тун төймәләрен чишеп җибәрде һәм гадәтенчә кара күзләре белән җыелыш өстенә туры, җитди карап, тавышын күтәрә төшеп сөйләргә кереште:

– Ел саен, яз җиттеме, бездә азык кытлыгы башлана. Бу ни хәл бу, агайлар? Көздән барысы да бар, барысы да җитәр кебек… печәне дә, силосы да, бәрәңге-чөгендере дә, кибәге-көрпәсе дә, ә саламны әйтеп торасы да юк… Шул чакта малларны картына, яшенә, көренә, арыгына аерып, рацион төзеп ашата башлаган булабыз. Әйбәт, тыныч; тук сыерлар араннарында мышнап яталар. Нургали абзаң кулын артка куеп йөри бирә, Шәйхи абзаңның өстәл тартмасында ашъяулык кадәр баланс ята – анда бары да исәпләнгән, бары да җитәрлек. Менә бервакытны зәһәр кыш үтә, март керә, абзар ишек төпләренә сары сулар җыела башлый, маллар, кояшка чыгып, боек кына башларын иеп торалар, шул чакта баксаң – печәне дә беткән, көрпәсе дә беткән, бәрәңгесе дә бетеп килә, силосның да соңгы базын ачканнар… Инде көн саен бригадирларга кырдан кар баскан салам кибәннәрен ташырга наряд тоттыра башлыйлар. Давай салам да давай салам! Пожарга су ташыган шикелле салам ташыйбыз… Хәзер инде нәрсә ашатырга, күпме ашатырга – аны тикшереп тору юк. Тик бәрәкәтле салам гына җитсен! Йә, бу нигә ярый, иптәшләр? Маллар шундый котырып үрчегән бервакытта, аларны иң яхшы азыклар белән туйганчы сыйлый торган бер чакта кормасыз калу, йә, бу безнең мәнсез булуыбызны, алдан күрә исәпләп, чамалап тота белмәвебезне күрсәтмиме соң?! Юк, җәмәгать, дөресен әйтим, без үзебезнең терлекчелек турында чынлап торып кайгыртмыйбыз әле, без малларыбызны фән кушканча карый да, ашата да белмибез әле!

Алгы рәттә тезләренә терсәкләрен салып иелеп утырган өлкән яшьләрдәге бер абзый, башын күтәрмичә генә:

– Йә, фән тагын… Көнең бер саламга калгач, фән турында ничек сөйләп торырга кирәк, кордаш?! – диде.

Амбар каравылчысы Хәйретдин картның салмак кына әйткән бу өметсез сүзләре Гашыйк абзыйны кабындырып җибәргән- дәй итте.

– Анысы безнең үзебездән тора, кем, Хәйретдин абзый, – диде ул, дәшүчегә таба борылып һәм тавышын тагын да күтәрә төшеп. – Хикмәт бер саламга торып калмауда шул. Әгәр мин хәзер сезнең алда азык турында сөйлим икән, Вагыйз шикелле, бүген кайдан нәрсә табып булу турында түгел, ә киләсе елның, әйтик, язында азык белән бүгенге хәлгә төшмик, дип сөйлим.

– Дөрес сөйлисең, Гашыйк абзый! – диде Сөләйманов, учы белән акрын гына өстәлгә сугып. – Шулай алга карый белергә кирәк.

Бу реплика урынлы әйтелсә дә, Гашыйк абзый бераз таркала төште. Аз гына тотлыгып торып, ул бүленгән сүзен ялгап алып китте:

– Әйе, менә шул… Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, дибез без еш кына. Борынгы сүз – хак сүз, ләкин нигә без аны азык әзерләүгә килгәндә онытып җибәрәбез? Нургали безгә биредә терлекләрнең баш саны быел күпмегә артачагын әйтеп бирде, ә менә аңа быел ничә тонна печән, ничә тонна силос, күпме тамыразык кирәк булачак – ул турыда ләм-мим.

– Алары безнең производство планында күрсәтелгән, Гашыйк абзый!

– Тукта, Нургали туган, планда барын син әйтмәсәң дә беләм мин… Син үзең ни өчен ул турыда әйтми китәсең, планда язганны булдыру турында нәрсә уйлыйсың син, завферма, вәт мәсьәлә кайда!

Гашыйк абзый Нургалидән җавап көткәндәй тукталып калды. Өстәлнең икенче башында йодрыгы белән битен терәп утырган Нургали исә, гүя бригадирның әйткәннәре үзенә кагылмаган шикелле, бер сүз дәшмичә шул килеш утыра бирде. Гашыйк абзыйның шуңа ачуы килдеме, ул, ашыкмыйча гына Нургалигә таба борылып һәм аңа текәлеп, хәтта усал карап:

– Син, Нургали, – диде, – азык кытлыгыннан чыгасың килсә, кырчылык бригадаларына салынып торма, үзең башлап артыннан йөр. Бетсен инде ул «алма пеш, авызыма төш» дип ятулар… Моннан соң азык безнең терлекчелекне буып торган питлә булмасын! Менә шул!