Гашыйк абзый кисәк кенә сүзен бетереп өстәл яныннан китте һәм эскәмиядә калдырган колаклы бүреген сыңар кулы белән башына батырып киде дә урынына утырды.
…Күп кешеләрнең чырайларында һәм күзләрендә сөйләүченең үткен сүзләре кабызган тынгысыз кызыксыну чагылды. Кешеләр, сүзсез генә нидер көтеп, сынап, Нургалигә текәлделәр. Шул тынлык эчендә урындыгын этәреп, председатель Сөләйманов урыныннан торды, һәм халык та берьюлы хәрәкәткә килде. Кешеләр бер-берсенә таба борылдылар, эскәмияләр шыгырдады, һәм кемнәрнеңдер үзалларынамы, бер-берсенәме «алай-й», «тәк, тәк», «менә сиңа терә вәт!», «шул-шул», «Гашыйк абзаң әйтер ул!», «талканы коры булыр аның» дип әйтүләре ишетелде.
Сөләйманов, бу шау-шуга бер дә ризасызлык белдермичә, юаш кына өстәл кагып, халыкны тәртипкә чакырды:
– Йә, йә иптәшләр, тынычланыгыз!
Нургали, председательнең йөзенә карап, аның бригадир чыгышыннан никадәр канәгать булуын ачык күрде, һәм барысыннан да битәр шушы нәрсә аны ярсытып җибәрде. Әйе, әйтәсе дә юк, Нургалинең Гашыйк абзыйга бик нык хәтере калды, бригадирның, күпме генә дөрес сөйләмәсен, бу кадәр каты бәрелүен ул кичерә алмады: «Эх, Гашыйк абзый, Гашыйк абзый, оят түгелме сиңа минем турыда болай сөйләү? – диде ул эченнән тирән әрнү белән. – Йә, минме соң башкаларга салынып, көтеп ятучы? Йә, белмисеңмени син ферманың миңа кадәр нинди хәлдә булуын?.. Моннан ике-өч ел элек кенә малларга абзар түбәләренең черегән саламын төшереп ашаткан чакларны оныттыңмыни?.. Кем соң бездә азык чөгендере чәчүне башлап кертте, кем илле тонна сыешлы тагын бер силос базы казытты?.. Беләсең бит син, Гашыйк абзый, боларны, Сөләйманов белмәсә дә, син бик яхшы беләсең… ләкин нигә ул турыда тел яшереп каласың?.. Эх, Гашыйк абзый, көтмәгән идем мин синнән мондый нахак сүзләр, мактау сорамыйм, әмма дөреслекне дауларга хакым бар!»
Бик кыска арада әнә шундый ярсып, әрнеп әйтелгән үпкә тулы сүзләр Нургалинең күңеленә килеп киттеләр. Ул ихтыярсыздан урындыгы өстендә бер-ике тапкыр шуышып куйды, маңгаена алкаланып төшкән кара чәчләрен уң кулы белән кат-кат тарап алды, аннан пиджак кесәсеннән алюмин портсигарын чыгарды, ләкин җыелышта тартырга ярамаганын исенә төшереп булса кирәк, аны кире кесәсенә салды. Аңа үзен ничек тотса да авыр иде һәм эчке дулкынлануын халыктан яшерә алмавы өчен үзенә ачуы килә иде.
Нургали шулай газапланып утырган арада, өстәл янына хәзерләүләр министрлыгы район уполномоченныеның агенты Нәфикъ Шәйдуллин чыгып баскан иде инде.
Шәйдуллин Яуширмә халкына күптән билгеле бер кеше иде. Кайчандыр район масштабында зур гына урын тотып (заманында аның «Заготзерно» управляющие, соңра «Маслопром» директоры булып торган чаклары бар иде), чүгә-чүгә, ул менә авыл Советы күләмендәге бер агент булып калды. Моның сәбәбе, бердән, еш кына һәм мул гына итеп «салгалау» булса, икенчедән, артык бюрократлашып китеп, үзен чамасыз тәкәббер, тупас итеп тоту иде. Беренче кимчелеген (үзенчә «авыруын») ташларга ул бер кат түгел, берничә кат сүз бирде һәм тора-бара «салгалавын» шактый киметте дә (чөнки «Маслопром» директорының мөмкинчелекләре хәзер аңарда юк иде инде), ләкин икенче кимчелегеннән ул арына алмады. Киресенчә, йөзгән күле кечерәеп, үзе һаман зурая барган чуртан шикелле, ул, агент булып алгач, тагы да һавалана төште, гүя ул шуның белән: «Шәйдуллин Шәйдуллин булып калачак!» – дип әйтергә тели иде… Нургали, аның өстәл янына чыгып басуын күргәч тә, чыраен сытарга мәҗбүр булды: юк, рәхим көтми иде ул аңардан…
Шәйдуллин кара дубка суккан арты бөрмәле туны өстеннән иңбашы аша кигән кыр сумкасын ачып, шуннан сары тышлы бер калын дәфтәр тартып чыгарды… Нургалигә таныш иде бу дәфтәр: анда, ягъни ул дәфтәрдә, уполминзаг агентының үз кулы белән һәр фермага йон, ит, сөт, тире, йомырка буенча төшкән дәүләт заданиесе, шуның айлап, кварталлап үтәлеше, үткән елдан калган недоимкалар бик әйбәтләп, графалап язып куелган иде. Шәйдуллин аны «гамәл дәфтәре» дип кенә атап йөртә, һәм гамәлләре бик үк шәп булмаган ферма мөдирләре бу сары тышлы дәфтәрне агент кулында күрергә бер дә яратмыйлар иде.
Шәйдуллин менә шул дәфтәрнең битләрен ачкалап нәрсәдер эзләде, ашыкмыйча гына әле бер битен, әле икенче битен укып карады (халык көтә бит дип уйлап та бирми, ичмасам), аннан дәфтәрен япты да, башын күтәреп, бертын җыелыш өстенә карап торды һәм шуннан соң гына сөйли башлады.
Ул, үз сүзенең үлчәвен яхшы белгәнгә күрә, һәр сүзенә басым ясап, ашыкмыйча гына сөйли, шома итеп кырган битенең иреннәре читендә чак сизелерлек зәһәрле елмаю уйный. Аның Нургалигә төбәп әйткән сүзләрендә ниндидер бер яшерен үртәп көлү сизелгән кебек, гүя ул Нургалинең сүзләрен чынга алмый яки аларга Нургали үзе биргән әһәмиятне бирергә теләми… Мәсәлән, Нургали үзенең докладында быел терлекләрнең баш саны күпмегә артачагын күрсәткән кайбер саннар китергән иде. Шәйдуллин шул саннарны кызык кына итеп тышы матур, эче буш тартмаларга охшатты. «Иптәш Миңгалиев ул тартмаларның эчен ачып тормыйча, болай тыштан гына елтыратып күрсәтеп алды», – диде ул. Аныңча, Нургали Миңгалиевнең ул «тартмаларны» ачып күрсәтерлек бернәрсәсе дә юк әле, чөнки Нургали фермасында терлекләрнең продукт биреше һаман бик түбән тора…