Нургали ихтыярсыздан, бу кешене Сөләйманов юри чакыртып китергәндер, дип уйлап куйды.
Шәйдуллин һаман шулай зәһәр көлемсерәп сүзен дәвам иттерде:
– Сез, иптәш Миңгалиев, сарыкларның быел саны күпмегә артуын әйттегез, ә аларның йон биреше турында бер сүз дә әйтмәдегез. Буш тартма булмыймы соң бу, ә?.. Сез шулай ук савым сыерларының елдан-ел арта баруын бик зурлап әйттегез. Што же, бик яхшы бу, моның өчен сезне молодец дияргә була. Ә менә сөт биреш ничек, нигә бу турыда авыз йомып каласыз, ә? – Шәйдуллин моны Нургалигә карап түгел, җыелышка карап сорый. – Тагын буш тартма: сан бар, качество юк. Шулай түгелме? Сез, может, сөт тапшыру буенча дәүләт заданиесен үтәп барабыз, тагын сезгә нәрсә кирәк, диярсез! Дөрес, үтисез, үз сыерларыгызның сөте белән үтисез, элекке кебек колхозчылардан кружкалап җыеп түгел…
Нургали, ниһаять, бу мыскылга чыдый алмады – урыныннан кычкырды:
– Ялган сөйләмәгез, иптәш Шәйдуллин, безнең кружкалап сөт җыйганыбыз юк!
– Чү, чү, – диде Шәйдуллин, тыныч кына кулын Нургалигә таба сузып. – Сезнең хәтерегез бик кыска икән, иптәш Миңгалиев! Үткән елдан элекке елны заданиене ничек тутырдыгыз? Колхозчылардан җыя-җыя көч-хәл белән генә түгелме соң, оныттыгызмыни?
– Ялган бу, – дип сикереп торды Нургали, – без халыктан сөт җыеп задание тутырганыбыз юк.
Шәйдуллин халыкка карап иңбашларын җыерган булды:
– Күзгә карап тана бит, ә!
Нургали, ярсудан тулып ташса да, үзен кулга алырга тырышып, карлыккан тавыш белән:
– Танмыйм мин… – диде. – Сез әйткән елны колхозчылар үзләре, фермада эшләүчеләр, дуңгыз балалары өчен өсте алган сөт китергәләштергәннәр иде. Колхоз белән колхозчыларның интереслары бер, иптәш Шәйдуллин… Белеп сөйләргә кирәк!
Берничә урыннан Нургалине яклап әйткән сүзләр дә ишетелде:
– Хак сүз, хак сүз! Задание өчен сөт җыю булганы юк.
– Арттырып җибәрдегез, иптәш Шәйдуллин, арттырып… Чамалап кирәк.
– Соң, алама дигәч тә, ул хәтле ярамый ла. Безнең ферма, шөкер, андый хәлгә төшкәне юк әле.
Моңарчы җыелышны күтәренке рух һәм якты йөз белән алып барган Сөләйманов та ничектер караңгыланып китте. Ул халыкны үз ихтыярына куеп, аның шаулавына читтән колак салып торгандай, берникадәр вакыт нечкә кашларын җыерып, тын гына утырды, аннан тавышын үзгәртмичә, сабыр гына:
– Иптәшләр, тынычланыгыз! – диде. – Шәйдуллин сөйләп бетерсен, соңыннан үз фикерегезне әйтерсез… Иптәш Шәйдуллин, дәвам итегез!
Шәйдуллин исә, бу вакытта иңбашы аша кигән сумкасының брезент каешын сул кулы белән тотып, җыелышның дулкынлануына бер дә исе китмичә, текә генә басып тора иде. Халык тынгач, ул әлеге сары тышлы калын дәфтәрен яңадан ачты һәм иреннәрен нык кысып, җыелышны бераз көттереп торган- нан соң:
– Мин фактлар китерәм, – диде.
Фактлар дигәне аның саннар булып чыкты, һәм, дөресен әйтергә кирәк, Нургали өчен шактый күңелсез саннар иде алар… Ферманың бер савым сыерга төшкән уртача сөт савып алу планы бер генә елны да үтәлгәне юк икән… Кайбер аерым сыерларны исәпләмәгәндә, күп сыерларның саудыру вакытлары кыска, сөтләре бик аз һәм сыек икән. Ферма үткән елларны сөт заданиесен тутыра алмыйча кала торган булган. Тик соңгы ике елда гына, савым сыерларның баш саны арту нәтиҗәсендә, ферма дәүләт заданиесен тутыра башлаган. Ләкин…
– Факт факт булып кала, – ди Шәйдуллин, сары тышлы дәфтәрен ябып. – Ямашев исемендәге колхозның сыерлары сөтне һаман да әле аз, начар бирәләр. Так што мактанырлык эшегез юк хәзергә… Заданиене тутыру гына түгел, арттырып тутырырга, өстәп бирергә кирәк сөтне дәүләткә, иптәш Миңгалиев!
– Нигә сез шул сөткә каныктыгыз? – диде Нургали, ничектер рәхим сорагандай ачынып. – Нигә безнең башка заданиеләрне үтәү турында әйтмисез? Мәсәлән, ит турында, ә?
– Дөрес, ит заданиесен сез вакытында үтәп барасыз…
– Үтәү генә түгел, былтыр бу ел өчен алдан, авансом биреп куйдык бит…
– Ашыкмагыз, иптәш Миңгалиев, ашыкмагыз! – диде Шәйдуллин һаман шулай үзенең рәхимсез салкын тынычлыгы белән… – Ит заданиесен үтәү авыр эш түгел ул, абзарда мал бар чагында җитәкләп илтәсең дә бирәсең. Только, нинди мал илтәсез – вопрос шунда. Менә монда бар да язылган, иптәш Миңгалиев! – Ул дәфтәрен селкеп күрсәтә. – Сез тапшырган малларның көрлеге һәрвакыт уртадан түбән була. Шуңа күрә сез бер яшь үгез урынына ике яшь үгез, ике сарык урынына өч сарык илтеп бирәсез. Фактмы бу? Факт! Ә «от факта никуда не убежишь» ди безнең начальник иптәш Галиковский… Так вот, ит заданиесен арык малларны күп итеп тапшыру хисабына түгел, ә аларның көрлеге хисабына выполнять итәргә кирәк. Менә шул чакта мактанырга правагыз булыр, иптәш Миңгалиев!