Шулай диде дә Шәйдуллин, бик эре генә, халыкның баш өстеннән югары карап, үз урынына китте, ә Нургали, ни уйларга да, ни әйтергә дә өлгермичә, кызганыч бер гаҗизлек белән аның бөрмәле кара тунына һәм текә аркасына карап калды. Шәйдуллинның соңгы сүзләре аны гүя җиргә сырты белән салдылар – шундый үзәккә үтәрлек усал, мәрхәмәтсез булдылар алар… Кызарды, бүртенде ул, әмма бөтен ачуын, хурлыгын эченә йотып, дәшми калырга мәҗбүр булды. Нишләмәк кирәк, әйе, нишләмәк кирәк, фактлар, чыннан да, бик усал нәрсәләр икән! Дөрес, Шәйдуллин аларны бик күпертеп, әшәке итеп әйтте, ул, мәсәлән, малларның баш саны арту белән бергә, елдан-ел көрәя баруларына, продукт бирешләренең азлап булса да арта баруына бөтенләй күз йомып узды. Ләкин шулай да уполминзаг агентының сары тышлы дәфтәренә язып куйган мәгълүматлары дөрес һәм аларны берничек тә инкяр итеп булмый иде.
Шәйдуллинның чыгышы җыелыштагы халыкка да бик начар тәэсир итте булса кирәк, бүлмәдә авыр бер тынлык урнашты. Күп агайлар, тезләренә терсәкләрен салып, башларын түбән игәннәр, гүя алар фермалары өчен дә, Нургали өчен дә бик гарьләнәләр һәм Нургалигә, үзен дә, ферманы да шул күркәдән хурлаткан өчен ачулары килеп, күтәрелеп карыйсылары килмичә утыралар иде.
Халыкның мондый салкынлыгын һәм читләшүен сизеп алу, әйтәсе дә юк, Нургали өчен бик шомлы, бик авыр булды. Ничек кенә булса да акланырга теләп, аның тирән ачыну белән: «Абзыйлар, үткәнне оныта күрмәгез!» – диясе килде, моннан өч-дүрт ел элек кенә, ул ферманы кабул итеп алган вакытларда, терлекләрнең нинди хәлдә булуларын аларның күз алларына китереп бастырасы килде. Ул чакларда сыерларның янбашларына чиләк эләрлек иде бит, сарыклар көянтә шикелле кәкрәеп торалар иде, дуңгыз була торып дуңгызларның кабыргалары беленә иде… Йә, бүгенгесе канәгатьләнерлек түгел дип, шул хәлләрне онытырга ярыймы соң?
Председатель Сөләйманов халыкның хәрәкәткә килүен бераз көтеп торганнан соң, ниһаять, бу авыр тынлыкны үзе башлап бозды:
– Иптәшләр, нигә болай тынып калдыгыз? – диде ул, күкрәге белән өстәлгә ята төшеп. – Әллә иптәш Шәйдуллин әйтәсене әйтеп бетердеме? Минемчә, калгандыр әле, бардыр әле әйтәсе сүз.
Сөләймановның бу өндәве Нургалигә, әле Шәйдуллин әйткәннәргә өстәп тагын бик күп ямьсез нәрсәләр сөйләргә ярый, дигән төсле булып тоелды, һәм кинәт аның йөрәгендә барысы өчен: бөтен ишеткән нахак сүзләр, бөтен күргән урынсыз җәберләр өчен яшь председательгә карата хәтәр ачу кузгалды. Ул, башта ук күңелендә шик һәм яратып бетермәү йөрткән кеше, «Хаклымы бу?» дип, әлбәттә, уйлап тормады. Табигый иде бу хәл аның өчен, һәм ул бик ансат кына ачу тойгысының көчсез әсире булып калды.
Бер дә кузгалучы булмагач, Сөләйманов урыныннан торып кыстый башлады:
– Ягез, йә иптәшләр, активрак булыгыз!
Аннан артта кемнеңдер кыймылдаганын күреп дәште:
– Мөслим абзый, син сөйлисеңме?
Мөслим абзый кешеләрнең аркасы артыннан башын калкытмыйча, тонык кына:
– Юк, сөйләмим әле… – диде.
– Нигә?
– Менә тагын, нигә дип, шулай, сөйлисем килми… Тыңлап утыруы кызыграк, – дип өстәп куйды ул.
Күршесендәге берничә кеше көлешеп алдылар.
Шул арада тышкы ишектән өстенә кара бәрән якалы кыска сырма бишмәт, башына якасы белән берочтан бәрән бүрек кигән тәбәнәк буйлы, юантык кына таза гәүдәле колхоз председателе Шәйхи абзый Галләмов килеп керде. Бар да аңа борылып карадылар. Сөләйманов шунда ук аны алгы рәткә килеп утырырга чакырды. Башкалар да: «Шәйхи абзый, узыгыз, уз, анда урын бар», – диештеләр, ләкин Шәйхи абзый, кулы белән тынычланырга ишарә ясап, арткы эскәмияләрнең берсенә утырды.
Ниндидер бер кичектермәс эше чыгып, сессиягә соңга калган председательне түземсезлек белән борчылып көткән кеше Нургали иде. Югыйсә сессиядә бер Сөләймановның гына «хуҗалык итүе» аның эчен бик пошырып тора иде; җитмәсә, үч иткәндәй, шушындый көнне партоешма секретаре Дускаевны да район үзәгенә, ниндидер киңәшмәгә чакыртып алганнар. Аның урынбасары Гашыйк абзый биредә җыелышны бизәп утырса да, үзенең кем чанасына кырын ятып җырлавын күрсәтеп өлгерде инде. Кыскасы, Шәйхи абзый килеп кергәч, ферма мөдире бер иркен сулыш алды. Колхоз председателе үзенең кешеләрен аяк астына салып таптаучылардан түгел ул! Тик менә Шәйдуллинны гына ишетми калды, хәерсез!