Шәйхи абзый утырып, халык тынычлангач, Сөләймановның: «Йә, кемгә сүз бирик соң?» – диюенә каршы өченче рәттән колхоз умартачысы Нуретдин абзый урыныннан күтәрелде. Ул, өстәл янына чыкмыйча, шул баскан җиреннән генә сөйләргә тотынды.
Чандыр озын гәүдәле, яңаклары эчкә баткан какча битле, зур уйчан күзле, авызының ике як читеннән салынып төшкән нечкә сары мыеклы Нуретдин абзый үзеннән элек чыгып сөйләүчеләрдән бик нык аерыла иде. Аның юаш, сабыр табигатьле бер кеше булуы тавышыннан ук инде сизелеп тора иде. Алдына гына карап, тавышын борын эченнәнрәк чыгарып, салмак кына сөйли ул, ашыкмый, пошынмый һәм кулларын болгау түгел, ичмасам, башын да кыймылдатмый иде. Шундый сүлпән булуына карамастан, бу, гадәттә, теле сирәк ачыла торган өлкән абзыйны халык тыңларга ярата торган иде.
Менә хәзер дә ул әле беркем дә телгә алмаган өр-яңа нәрсә – терлекләрнең нәселләрен яхшырту мәсьәләсен кузгатты һәм, дөресен әйтергә кирәк, шактый катлаулы мәсьәләне гаҗәп бер гадилек белән, һәркем аңларлык итеп әйтеп бирә алды:
– Борын безнең авылга урыс арасыннан сирәк-мирәк кенә сөтне күп бирә торган яхшы нәселле сыер килеп эләккәли иде. Андый сыер, чит авылдан төшкән уңган, чибәр килен шикелле, бик тиз халык теленә керә торган иде. Һәркем шуның бозавын алырга тырыша, нигә дисәң, үзегез беләсез, яхшы малның токымы да яхшы булып чыга. Тик Мәләкәстән кайткан бу асыл сөяк сыерның нәселе, ни хикмәттер, безнең Яуширмәдә мантый алмый, икенче, өченче буыннан ук акрынлап ваклана башлый, тора-бара бөтенләй югала иде. Үзебезнең ул чактагы каралыгыбыз аркасында без моның сәбәбен белмәгәнбез, әйе, ә хәзер беләбез, фән безгә моның нидән болай булганын әйтә хәзер…
– Нидән соң ул, Нуретдин абзый? – диде кемдер ак- рын гына.
– Нидәнме? Ул, кем, Сираҗи туган, нәселне дөрес саклый белмәүдән килә. Авылда торганы вак сыер, ә теге Мәләкәс килене берүзе – менә ул шул ваклар арасында акрынлап йотыла да бетә…
– Хикмәтле эш! – диде кемдер тагын.
Нуретдин абзый, сары төк каплаган ияген кулы белән учлап, аз гына тукталып торды, аннан каршы стенада эленеп торган һәм бер ферманың тездән яшел үлән эчендә йөрүче зур кызыл-чуар сыерларын төшергән буяулы плакатка карап, сүзен дәвам иттерде.
– Боларны искә төшерүем минем шуның өчен: без үзебезнең ферма малларын карауда борынгыча сукыр булмыйк, дим. Колхоз малы ишле мал, ишле малны каравы ансат түгел, билгеле, әмма белеп, аңлап, әйтик, фән кушканча карасаң, бик тиз зур нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде, дип уйлыйм мин үзем… Моның өчен иң элек малларны аера, таный белергә кирәк, әйе, дөрес карау шуннан башлана. Безнең фермада яхшы нәселле, мул сөтле сыерлар юк түгел, бар. Әнә Алманы алыгыз, нинди яхшы мал бит, хайван! Былтыр күпме сөт бирде әле ул, Нургали туган?
– Ике мең өч йөз илле литр бирде, Нуретдин абзый.
– Шулайдыр шул, әле тәрбия җитеп бетмәгән көе никадәр биргән, ә тәрбиясе җитсә, тагын күпме арттырмас иде ул! Аңардан туган Кама да, әле ике бозау анасы гына булса да, сөтне башкалардан күп бирә ләбаса. Зорька белән Йолдыз да – шулар рәтенә керә торган сыерлар. Дөрес, хәзергә мондый хайваннар безнең фермада күп түгел түгелен, ләкин, җәмәгать, әгәр теләсәк, ферманың бөтен савым сыерларын шулар кебек итә алабыз. Ихлас, итә алабыз… Моның өчен яхшы нәселле яңа сыерлар сатып алу да кирәкми, моның өчен бары үзебезнең шул күп сөтле сыерларның бозауларын гына ферма өчен калдыра барырга кирәк. Барып чыга торган эш бу… Тик ул бозаулардан яхшы савым сыерлар үстерер өчен, аларны дөрес итеп тәрбияли дә белергә кирәк булачак. Бу хакта фән болай дип әйтә, сөтле сыер үстерәсең килсә, бозауга яшь чагында мөмкин хәтле күп итеп куе сөт эчерт, ди. Бер галимнең әйтүенә караганда, иң яхшы сыерның да бозавына сөт урынына солы апарасы эчерсәң, ул аз сөтле сыер булып җитешә, ди. Күрәсез, җәмәгать, бозаулардан сөтне жәлләмәүнең әһәмияте никадәр зур!
Моңа каршы Шакирҗан карт:
– Сыналган нәрсә ул, Нуретдин, фән белмичә әйтми аны, – диде.
– Белеп әйткәнгә күрә дә, Шакирҗан бабай, без аңа ышанабыз, тик ул кушканча эшләргә генә иренәбез. Соң, менә безнең ферманың хәзер нәселле бозауларны үзләренә аерым тәрбияләргә хәленнән киләме? Минемчә, бик килә, эш бары теләктән генә тора. Өч-дүрт елдан аларның һәркайсы өч сыер биргән сөтне берүзе бирер иде. Менә шул. Хәзер сыерларның бозаулаган чаклары, Нургали туган бу әйткәннәрне исендә тотып, шундый бер эш оештырса, бик әйбәт булыр иде.
– Әйбәт булмаган кайда ул! – диде председатель Сөләйманов та.