Выбрать главу

Җыелыш халкы Нуретдин абзыйның тигез тавыш белән шулай салмак кына сөйләвен чын канәгатьләнү белән тыңлап утыра иде. Беренче кайнар чыгышлардан кызып киткән атмосфера хәзер сизелерлек дәрәҗәдә сүрелә төште, һәм нервлары кытыкланып уйный башлаган кешеләр дә шактый тынычландылар. Ләкин бу хәл җыелышның киеренке-кызыклы булуын бер дә киметмәде.

Нургали дә Нуретдин абзыйның йон уңаена сыйпагандай итеп кенә сөйләвеннән бераз тынычлангандай булды һәм аның гыйбрәтле сүзләрен бик игътибар белән тыңлап утырды. Хәер, ул башта ук Нуретдин абзыйдан Гашыйк абзый төсле зәһәрләнеп әйтүне яки Шәйдуллиндай күркә төсле кукраеп, югарыдан түбәнгә карап сөйләүне көтмәгән иде. Кешесе ул түгел, көнчеләрдән түгел, явызлык эсти белмәс, кулыннан килгән киңәшен бирер, акыллы сүзен әйтер. Йә, һәрбер сүзе ферма өчен файдага түгелме?

Нургали бу файдалы киңәшләр өчен Нуретдин абзыйга ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә дә әзер иде инде, һәрхәлдә, җыелыш башка эзгә төшәр, урынлы-урынсыз яманлаулар бетәр, Сөләйманов та «тәнкыйть» дигән булып котыртып маташуын ташлар, дип утыра иде ул. Ләкин Нуретдин абзый сүзенең ахырында гына Нургали һич көтмәгән, җыелышны гаять кызыксындырган һәм, әйтергә кирәк, аны яңадан кыздырып җибәргән бер мәсьәлә кузгатты.

Нуретдин абзый бу соңгы сүзен әйтер алдыннан тукталып, мыегының түбән салынган сул як очын уң кулы белән тоткан килеш шактый уйланып торды. Күренеп тора: абзыйның тагын нәрсәдер әйтәсе килә, ләкин әйтергәме, юкмы һәм ничек итеп әйтергә? – Шул турыда ул баш вата…

Сөләйманов та өлкән абзыйны ашыктырасы килмичә, шактый көтеп утырганнан соң, ниһаять, түзмәде:

– Йә Нуретдин абзый, беттеме сүзең, әллә тагын берәр әйтәсе нәрсәң бармы? – дип, аны озак уйланудан чыгарырга мәҗбүр булды.

Нуретдин абзый, башын күтәреп, председательгә уйчан акыллы күзләре белән карады һәм икеләнеп кенә:

– Бетте дисәң дә ярый инде, Закир туган, – диде. – Тик шулай да күңелдә яткан бер уй бар иде барын…

– Булгач әйт, Нуретдин абзый, ятып калмасын ул!

– Урынлы булыр микән, дим.

– Ниткән сүз ул, үзебезнең авыл Советы сессиясендә сөйләшәбез ич!

– Анысы шулай, – диде Нуретдин абзый һәм җиңел генә сулап куйды. Халык зур кызыксыну белән, «шылт» иткән тавыш чыгармыйча, аның нәрсә әйтәсен көтеп тора иде. Ул, шуны ачык сизеп булса кирәк, үзенең озын, алга бөгелүчән гәүдәсен турайта төште һәм гадәтенчә ашыкмый гына «күңелендә ятканын» сөйләргә кереште: – Мин үзем фермабызның бүгенге хәлен кайберәүләр кебек, мисал өчен, иптәш Шәйдуллин кебек, алай бик аяныч итеп күрмим. Билгеле, яшереп торасы юк, авыр сугыш елларында ул бик өшәнде, кечерәеп калды, терлекләр арасында зыянлаулар күп булды, вакландылар, арыкландылар алар… Әмма терлек дигән нәрсә бик яшәүчән нәрсә ул, җан иясе һаман үрчүгә, ишәюгә омтыла бит ул… Тик бераз уңай шарты гына булсын аңа! Менә Нургали туган фермага килгәч абзар-кура тирәләрен рәтләп җибәрде, кыш чыгарлык азык әзерли башлады, инде үзегез күрәсез: өч-дүрт ел эчендә малларыбызның баш саны сугышка хәтледән узып та китте. Әгәр шуннан без аларның нәселләрен акрынлап яхшыртсак, дөрес итеп карарга да өйрәнсәк, тагын өч-дүрт елдан фермабыз танымаслык булып китәр, барысын да: сөтен дә, итен дә, йонын да мул итеп бирер. Шулай булыр ул, боерган булса, мин үзем шуңа ышанып торам… Тик шуның безгә, әйтик, колхозчыларга, кайчанрак файдасы тия башлар икән, әйе… нәрсә бирер икән, дим, ул безгә…

– Ачыграк итеп әйт, Нуретдин абзый! – диде арткы рәттән кемдер, каты гына кычкырып.

– Ачыграк итепме? Анысын бит үзегез дә аңларга тиешсез, туганнар… Мисал өчен, без иген чәчеп үстерәбез һәм ел саен, шөкер, хезмәт көнебезгә икмәк бүлешеп алабыз. Әнә Сөембикә сеңелкәш үзенең яшелчә бакчасыннан алган кәбестәсеннән, кишереннән, помидорыннан һәр көз диярлек безгә өлеш чыгарып килә. Менә умарта асрыйбыз, үзегез беләсез, ел саен диярлек бал бүлешмичә калганыбыз юк. Күңелле эш бит ул – уртак хуҗалыкның шулай игелеген күрү, ныграк бәйли бит ул безне үзенә… Менә, мин әйтәм, безнең ферма белән дә шулай булсын иде, дим. Ул да безгә, колхозчыларга, хезмәт көннәребезгә итен, сөтен, йонын биреп барсын иде, дим.

– Каян алып? – диде бик текә генә утырган Шәйдуллин.

– Инештән алып түгел инде, иптәш Шәйдуллин, ә терлек ала белсәң бирә ул, бик бирә. Аның чыгар чишмәсе бик иркен, дәүләткә дә полный итеп биреп була, безне дә буш итмәскә була. Андый фермаларның барлыгын без ишетеп торабыз лабаса! Күптән түгел генә иптәш Дускаев та безгә Украинадагы бер колхозның исеме, хәтерем ялгышмаса, «Червонный партизан» шикелле, менә шуның терлекчелек фермасы турында нинди гыйбрәтле сүзләр сөйләгән иде. Май заводы, колбаса фабрикасы бар, ди, аның, йөз меңнәрчә доход ала, ди, колхозчыларына итен, сөтен мул итеп бирү генә түгел, акчалата да өләшә икән. Ә сез, иптәш Шәйдуллин, каян алып, дисез!.. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр бабайлар. Эш безнең үзебездән тора, әйе, чынлап тотынганда, иң якын елларда фермабызның игелеген күрә башларбыз, насыйп булса… Тик хәзердән үк шуны, ягъни башта әйткәнемчә, хезмәт көненә ит, сөт биреп баруны ферма алдына бурыч итеп куясы килә. Иртә булмас дип исәплим. Әгәр хата дип табасыз икән, төзәтерсез… Минем әйтәсе сүзем бетте, Закир туган!