Нуретдин абзый, артына борылып, эскәмиясенә карап алды да ипләп кенә урынына утырды. Соңгы сүзләреннән ул үзе дә шактый тирән дулкынлану кичерде булса кирәк – маңгаена берничә бөртек эре тир тамчысы калкып чыкты, ә салынып төшкән сул як мыегы дерт-дерт селкенеп куйгалый иде. Ул, тынычланырга теләгәндәй, тамырлары бүртеп чыккан зур кызгылт кулы белән әле бер яңагын, әле икенче яңагын сыпырып-сыпырып ала һәм еш кына тамак кырып куя иде.
Бу чыгыш, һичшиксез, халыкта тирән эз калдырды. Башта һәркем, хәзер генә ишеткәннәренең бөтен әһәмиятен аңларга теләгәндәй, бик аз гына вакыт үзалдына тынып утырды. Аннан, умарта иле кузгалгандай, җыелыш акрын гына гүли башлады. Һәм бу гүләү, бик тиз көчәя барып, ахырында бөтен бүлмә эчен тутырды.
Әйтәсе дә юк, күпләр Нуретдин абзыйның соңгы сүзләрен күтәреп, хуплап каршы алдылар:
– Бик дөрес әйттең, Нуретдин абзый, рәхмәт үзеңә!
– Соң, шулай булмыйча, үзебезнең ферма ла!
– Күптән кузгатырга вакыт иде инде бу мәсьәләне, туганнар!
– Вакыт, вакыт…
– Эшли белгән җирдә әнә ашый да беләләр.
Бу куәтләү сүзләренә каршы берничә җирдән йә көлеп, йә бик акыллы булган булып әйткән сүзләр дә ишетелде:
– Барын-югын белмидер, бал телидер тамагым!
– Туктагыз әле, егетләр, акылыгыз бармы сезнең? Ярамый бит болай…
– Нәрсәсе ярамый?
– Соң, нәрсәсе дип, үзегезгә мәгълүм ич! Бераз исәп кирәк ләбаса. Заданиесен адәм төсле тутырып барсын әле…
– Заданиесен дә тутырсын, безгә дә арттырсын, вәт ул колхоз фермасы булыр!
– Бер ун елдан арттырыр, Ходай насыйп итсә!
– Сөте, йоны инде аның, шөкер, үзебездә дә була. Икмәген әйт син, икмәген… Икмәктә хикмәт!
– Шауламагыз әле, җәмәгать… Әнә Җаппар нәрсәдер әйтмәкче була, кешегә сөйләргә бирегез!
– Чистый!
Җаппар – былтыр гына бригадир булып эшли башлаган яшь егет – баядан бирле арткы рәттән кулын болгап, нидер кычкыра иде. Аның кыска, киң борынлы түгәрәк бите кара янып кызарган, гадәттә, ярыктан күзәткәндәй кысылып кына карый торган коңгырт-кара күзләре хәтәр булып түгәрәкләнгәннәр, әйтерсең ярсып, авызлыгын тешләп чабарга җыенган яшь ат – шундый бер түземсезлек һәм ашкыну белән нәрсәдер әйтмәкче була ул… Халык чак кына тынуга, ул кычкырып, ләкин артык кабаланудан тотлыгып сөйли башлады:
– …Мин Нургали, юк, Нуретдин абзый әйткәннәргә полный кушылам. Дөрес әйтте ул, әйе, шулай булырга тиеш. Колхозчылар хезмәт көненә алырга тиеш сөтен дә, итен дә. Без күпме йорт эшеннән бушар идек, колхозда кул көче артыр иде… Галәви абзый монда, сөт, йон үзебездә дә була, ди. Бу – колхоздагы единоличник сүзе… Шуңа күрә аның хатыны, Сабира җиңги, бер елны да минимумын тутырмый, интересы юк, станциягә катык ташый… Вәт нәрсә! Үзебезнең йорт терлегенә ябышып ятмаска, колхоз терлекчелеген үстерергә кирәк. Ул безгә…
Ләкин Җаппар сүзен әйтеп бетерә алмады, яңа көч белән купкан шау-шу аның тавышын басып китте:
– Әлә-лә-лә-лә…
– Кинәт бордың, энем, аударып ташлама!
– Уставка каршы сөйли бит бу, Сөләйманов нәрсә карый?!
– Уставка каршы түгел, ә синең киребеткән кеше булуыңа каршы сөйли ул, Галәви!..
– Дөрес сөйли, дөрес!
– Дөрес булмыйча соң, әллә мәңге шулай, үземнеке дигән булып, бер сыер койрыгына тотынып торырбызмы?
– Торма, сине кем көчли…
– И тормам да… Колхозныкы җиткәндә, нигә мин ул сыерны башыма җәфа итеп тотыйм соң!
– Што сөйләп торырга монда, иптәшләр. Нуретдин абзый дөрес кузгатты мәсьәләне… Коммунизмга барабыз ла!
– Коммунизмга барабыз дип, колхозчыларның терлекләрен бетерергә кушасыңмыни син, ә, товариш Могыйн?
– Белмичә лыгырдый ул, әнә партия һәр йортта сыер булсын дип тора!
Председатель Сөләймановка кинәт болай кулдан ычкынып, башбаштакланып киткән җыелышны яңадан кулга алу, эзгә төшерү ансат булмады. Ул, әлбәттә, халыкның нидән бу кадәр шау кубуын ачык күреп тора, шунлыктан артык ризасызлык белдермичә, чыраен сытмыйча, сабыр гына тәртипкә чакыра иде:
– Булды, иптәшләр, булды. Җитәр, тынычланыгыз! Кем, Галәви абзый, Галимулла, Хәмит, йә, туктагыз инде, сессиябез урам җыенына әйләнеп китте бит.