Председатель шулай дигәч, кешеләр дә бер-берсен тәртипкә чакырырга тотындылар:
– Йә, җитте, Җаппар туган, калганы соңыннан…
– Тс-с-с, шауламагыз!
– Әй син, Могыйн, кулыңны ул хәтле болгама әле, әнә Сафый абзыйның бүреген бәреп төшердең бит.
– Ә сиңа нәрсә? – диде Могыйн усал гына, ләкин үзе, шунда ук тынып, җәһәт кенә урынына утырды.
Кемдер Сафый абзыйның бүреген идәннән алып башына каплады. Җыелыш, ниһаять, тынды.
Бу шау-шу дәвамында Нургали, тирән бер аптырауга төшеп, җыелышка һичбер катнашы булмаган кеше шикелле, тик кенә утырды. Әйе, кызыкка китте бу! Иптәш Сөләйманов сессиясендә ни сөйләсәң дә ярый торган булып китте. Берәүсе, задание тутырыр өчен халыктан кружкалап сөт җыясыз, дип сөйләгән иде, икенчесе, халыкка хезмәт көненә сөт бирергә кирәк, дип сөйли. Теләсәң ничек аңла!
Юк, Нургали Нуретдин абзыйдан мондый чыгыш көтмәгән иде. Кем-кем, әмма Нуретдин абзый инде колхоз терлекчелегенең хәлен Нургалинең үзеннән дә артыграк белә… Һәм белә торып, хезмәт көненә ит, сөт, йон, йомырка бирү мәсьәләсен менә бүген күтәр, имеш! Нургали бирмәс идемени, рәхәтләнеп бирер иде, көн саен литрлап сөтен, атна саен килолап маен, дистәләп йомыркасын өләшер иде, ләкин бит күлеңә күрә чумасың…
Нуретдин абзый нинди яхшы ният белән сөйләмәсен, әмма аның бу чыгышы Гашыйклар, Шәйдуллиннар чыгышыннан соң чөй өстенә тукмак булып төште. Һәм, чыннан да, аның артыннан чыгып сөйләүчеләр ул күтәргән мәсьәләгә тегеләй яки болай кагылмыйча узмый башладылар. Тик участок зоотехнигы, бик яхшы татарча белүче яшь чуваш кызы Настя Шубина гына, агайларның бәхәсенә катнашып тормыйча, бары «витаминлы печән» әзерләргә димләп, моның өчен аны күләгәдә киптерергә кушып, гомумән, яхшы сыйфатлы печән алыр өчен үләнне чәчәген коймас борын чабу кирәк икәнлеген кат-кат әйтеп, матур гына бер чыгыш ясады. Җыелыш халкы аңардан бик канәгать булып калды. Башкаларның исә телендә һаман шул сыерларның сөтне аз бирүләреннән, малларның арык булуларыннан зарлану да «кайчан фермабызның игелеген күрербез» дип сукрану булды. Дөрес, арадан, яхшатлану йөзеннәнме яки, чыннан да, Нургалинең хәлен аңлапмы, «Җәмәгать, барысын да Нургали өстенә генә аударырга ярамый», «Нургали – теләсә эшли ала торган егет ул!», «Беләбез без аны, төпкә җигелеп тартучы ул!» дип әйтүчеләр дә булгалады. Әмма Нургалигә аңардан җиңел түгел иде, чөнки ничек кенә йомакайлап әйтмәсеннәр, ул көткән төп нәрсәне әйтүче: «Менә бит Нургали ферманы нинди авыр хәлдән чыгарды, ник шуны күрмисез?» – диюче кеше булмады.
Хәзер ул бары колхоз председателе Шәйхи абзыйга гына ышанып утыра иде. Ул, колхозның баш җитәкчесе, ниһаять, бу хаксызлыкны төтен урынына таратыр, чын дөреслекне әйтеп бирер!
Сөләйманов, урыныннан торып:
– Йә, кемгә сүз? – дигән саен, Нургали, текәлеп, Шәйхи абзый ягына карый.
Ләкин арткы рәттә уң тезен ике кулы белән кочаклап утырган Шәйхи абзый ни өчендер кузгалырга ашыкмый. Ул сөйләүчеләрне тыңлый, әйтергә кирәк, бик игътибар белән тыңлый, һәм Нургали аңа караган саен, «иң ахырдан барысына берьюлы җавап бирергә җыена торгандыр» дип, үзен юаткан була. Ләкин аның чынлап гаҗәпләнүенә каршы Шәйхи абзый иң ахырдан да һаман шулай урыныннан кузгалмыйча һәм дәшмичә кала бирде.
Ниһаять, сөйләүчеләр бетте. Сөләймановның кыставына каршы кешеләр төрле урыннан:
– Йә, җитәр инде, Закир туган!
– Әйтәсе сүз әйтелеп бетте шикелле…
– Бетте инде, бетте, бауның гына озыны яхшы ул!
– Үзең генә очлап куй инде, булмаса… – диештеләр.
Сөләйманов җыелыш өстенә беравык тын гына карап торды да, күршесе Вагыйзгә нидер әйтеп, урынына утырды. Вагыйз, торып:
– Хәзер авыл Советы председателе иптәш Сөләймановка сүз бирәбез! – диде. Аннан Вагыйз утырды, Сөләйманов торды.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. (Халык, шаулый белгән кебек, кирәк вакытта тынып та кала белә иде.) Баюга авышкан март кояшы көньяк-көнбатышка караган тәрәзәләрдән бүлмә эченә бер тутырып карады. Аның мул, куе нурлары Сөләймановның аркасын һәм аңа каршы утырган халыкның бит-башларын ачык яктыртып, түрдәге бүрәнә стенага, алтын йөгерткәндәй, тоташ сары булып төште. Председательне бик дикъкать белән тыңларга җыенган халыкның ак сакаллы, җирән сакаллы, нечкә кара мыеклы, бөтенләй мыексыз, түгәрәк-тулы, озынча-какча йөзләре кояшның сары яктылыгында, бакырдан койгандай, хәрәкәтсез-тыныч, киеренке-җитди булып күренә иде.
Халык, билгеле, үзенең председателен беренче тапкыр гына тыңламый иде, һәм, дөресен әйтергә кирәк, Сөләйманов үзен оста сөйләүче итеп танытып өлгергән иде инде. Ул, зур аудиторияләр күргән, җаваплы чыгышлар ясап өйрәнгән бер кеше сыман, үзен бик тыныч тотып, ашыкмыйча, кабатламыйча гына тирән эз калдырырлык, төпле чыгышлар ясый иде. Нургали аны менә шушы сөйли белүе өчен дә яратып бетерми иде шикелле. Дөрес, ул үзе дә кәефе килгән чакларда бик ялкынлы, үтемле чыгышлар ясый торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, Сөләймановның өстенлеген ул авыр кичерә һәм, шул тойгыны басар өчен, үзен – эш кешесе, ә аны сүз кешесе дип уйларга ярата иде.