Выбрать главу

Чыннан да, сез Сөләймановны тыңлап кына карагыз! Ничек оста итеп үрә бит ул үзенең җәтмәсен, бер дә сикереп сукмый, ерактан сак кына уратып китерә. Колхоз фермасын мактап телгә алу белән сүзен башлап җибәрде бит, шайтан алгыры! Нургали аны колаклары белән генә түгел, гүя бөтен сизү әгъзалары белән тыңлый һәм аның һәрбер сүзен туры мәгънәсендә генә түгел, бәлки нәрсә уйлап, ни өчен әйтүен дә аңларга тырыша.

– Без, – ди Сөләйманов, – колхоз терлекчелегенең бүгенге хәлендә күпме генә кимчелекләр күрмик, ләкин аның моңарчы ирешкән зур уңышларын онытырга тиеш түгел без. Әгәр колхоз терлекчелеге булмаса, авыр сугыш елларында авылда бер генә аяклы мал да калмаган булыр иде. Шулай ук сугыштан соң безнең колхоз терлекчелек фермасына чынлап тотынмаган булса, без дүрт-биш ел эчендә терлекчелекне аякка бастыра алмаган булыр идек. Уңышларны онытырга ярамый, иптәшләр, чөнки ул уңышлар колхозда терлекчелекнең үсә алуын, тырышканда бик нык үсә алуын әйтеп торалар.

Бу уңай белән Сөләйманов уполминзаг агенты Шәйдуллинга да тиешле өлешне чыгарып, кулына тоттырып узды. Бер дә аның «Мин кем?» дип кычкырып торган рәсми йөзеннән дә, кара дубка суккан бөрмәле туныннан да куркып тормады, әйтәсе сүзен, оста кул белән имәнгә кадак сугып керткәндәй, туры һәм кыска гына итеп әйтеп бирде. Ул аның ферма терлекләрен «буш тартмаларга» охшатуын мәгънәсез чагыштыру дип атады, аларның баш саннарын арттыру ферма алдында иң беренче чиратта торган бурыч булуын һәм колхозчыларның моңа бик куануларын әйтте. Ул, гомумән, иптәш Шәйдуллинга бюрократизмның черек манарасыннан аумас борын җиргә төшәргә, колхоз фермаларына үз кеше булып якын торырга киңәш бирде:

– Сезнең бурычыгыз әнә шул үзегез әйткән кимчелекләрне бетерү өчен колхоз фермасына булышлык күрсәтүдән, ферма работникларын ничек эшләргә өйрәтүдән дә гыйбарәт булырга тиеш, – диде.

Шәйдуллин, билгеле, председательнең бу «нотациясен» тыныч кан белән генә тыңлап кала алмады. Ул, һич кичекмәстән «отпор бирү өчен», җәһәт кенә урыныннан торды:

– Сез нәрсә, иптәш Сөләйманов, минем обязанностьларым турында миңа нотация укымакчы буласызмы, ә?

Сөләйманов бик гади генә итеп җавап бирде:

– Мин, иптәш Шәйдуллин, сезгә бернәрсә дә укырга җыенмыйм, сез авторитетлы бер органның вәкиле, халык сезне яхшы итеп күрергә тели, шуңа күрә колхозчылар исеменнән киңәш итеп кенә әйтәм, тыңласагыз, бәлкем, файдасы тияр, дим.

Яшь председательнең каты бәрелешкә керергә теләмичә, шулай тыныч, салкын гына җавап бирүе Шәйдуллинны бераз таркатып җибәрде булса кирәк – ул нәрсә әйтергә белмичәрәк калды. Аннан, нидер исенә төшкәндәй, артистларча кулын сузып:

– Постой, постой… – дия башлаган иде, ләкин төрле яктан берьюлы кычкырган тавышлар аңа авыз ачарга ирек бирмәделәр:

– Ни өчен «постой»? Нигә кешене туктатасыз?

– Ташлагыз әле шул тәкәдәй гел сөзешергә торуыгызны.

– Утырыгыз әле урыныгызга гына, председательне каплыйсыз!

– Чын, җыелышыбызның ямен җибәрмәгезче, иптәш Шәйдуллин!

Шәйдуллин, сер сынатмас өчен, ясалма тәкәбберлек белән иңбашларын җыерган булды һәм, артына борылып карамыйча гына, урынына утырды. Ә Сөләйманов бернәрсә дә булмаган шикелле сүзен дәвам иттерде, – хәтере яхшы булырга тиеш аның, – кәгазь-мазарга карап тормастан, һаман шулай тигез тавыш белән, фикер агышын бозмыйча һәм кабатламыйча күңеленнән сөйли бирде. Ләкин, ни хикмәттер, аның тыныч, сабыр гына сөйләгән сүзләре торган саен көчәя, кискенләшә, хәтта усаллана барган кебек иде. Моны һәркемнән элек аеруча уяу тыңлап утырган Нургали сизә башлады. Әйе, җилнең исеше әкрен-әкрен җылы яктан салкын якка борыла!.. Ферманың азмы-күпме уңышларын телгә алып сүзен башлаган яшь председатель акрынлап, ләкин эзлекле һәм рәхимсез рәвештә ферма мөдирен кысрыкларга тотынды. Ул иң элек ферма мөдиренең бүгенге җаваплы җыелышка бик өстен генә әзерләнеп килүен зур бер гаеп итеп теркәп узды:

– Нургали абыйның моңарчы ирешелгән уңышлар турында әйтергә онытуын кичерергә дә була, ярты бәла ул, ә менә ферманың киләчәге турында бер сүз дә әйтмичә калуын ничек аңларга? – Сөләйманов җавап көткәндәй аз гына тынып торды, аннан, мәсьәләнең җитди булуына басым ясарга теләгәндәй, тагын сорау рәвешендә кабатлады: – Юк, чыннан да, авыл Советының терлекчелеккә багышлап чакырган сессиясендә депутатларны, биредә утырган колхоз активын үзеңнең киләчәк планнарың белән таныштырмау – нәрсә бу, ничек аңларга моны? Артык бер эшкә санадыгызмы сез аны, Нургали абый, әллә югыйсә әйтер сүзегез булмадымы? Әгәр, чыннан да, әйтер сүзегез булмаган булса, – минем моңа ышанасым килми, билгеле, – бу бик аяныч хәл бит! Бу сезнең бары бүгенге көн белән генә мавыгып йөрүегезне, киләчәк турында уйламавыгызны, плансыз эшләвегезне, кыскасы, бүген көн үтсә ярар, иртәгәсен ишәк кайгыртсын дип яшәвегезне күрсәтмиме соң?