Нургали мәсьәләнең тирәнгә китүен сизеп дәшмичә калырга булдыра алмады, әлбәттә, ләкин артык әһәмият бирмәгәндәй күренергә тырышып, ваемсыз гына әйтеп ташлаган булды:
– Безнең өчьеллык планыбыз бар, иптәш Сөләйманов, һәрбер колхозчы белә аны, сезгә дә билгеле ул, нәрсәсен сөйләп торасың аның…
Сөләйманов, Нургалинең юри ансат кына котылырга чамалавын ачык күреп, юка иреннәренең чите белән генә елмаеп куйды.
– Менә бөтен мәсьәлә дә шунда шул! – диде ул. – Безнең өчьеллык планыбыз бар, партиянең шул планны үтәү өчен безгә сызып биргән юлы бар, ниһаять, илебезнең терлекчелек алдына куйган зур таләпләре бар. Моны, сез әйтмешли, һәрбер колхозчы белә, шулай булгач, ничек инде бөтенебезне дә кызыксындырган киләчәк турында бер сүз дә әйтмичә калырга мөмкин, ди! Йә, ревизия комиссиясенең протоколын укыгандай, «бүгенгесе көндә фәлән бар, төгән бар, ул юк, бу юк» дип, ашык-пошык кына санап чыгу кемгә кирәк, кемне канәгатьләндерә ул?
Чын-чыннан нервысы уйный башлаган Нургали түзмәде – шактый дорфа итеп Сөләймановның сүзен тагын бүлде:
– Минем кайберәүләр шикелле сүз сөйләү курслары бетереп кайтканым юк, бигайбә, нибары белән…
– Нибары бик чамалы шул, Нургали абзый, – диде Сөләйманов, бу ачулы сүзләрнең үзенә төбәлгән начар кинаясенә һич игътибар итеп тормастан. – Менә шуңа безнең эчебез поша, менә шуңа күрә дә халык биредә фермабызның хәле турында ачынып сөйләргә мәҗбүр булды. Нибары безне канәгатьләндерми, юк, һич канәгатьләндерми, Нургали абзый…
Нургали, авызыннан ычкынган һәрбер сүзенең каклыгып суккан таяк шикелле кире үзенә кайтуыннан гаҗиз булып, бөтенләй сабырлыгын җуяр хәлгә килде. Аңа үзен кулга алу, тышкы тынычлыгын саклау торган саен авыр була башлады. Шуны сиздермәс өчен, ул таш сындай тик кенә утырырга тырыша, ләкин үзе дә сизмәстән, әледән-әле кузгалып куя, бер өстәлгә таяна, бер урындыгы артына авыша иде.
Ә Сөләйманов Нургалинең бу хәлен гүя юри күрмәмешкә салына, һаман шулай халык өстенә ачык соры күзләре белән тыныч карап, ашыкмыйча гына сөйләвендә дәвам итә. Әгәр ул ферма мөдиренә каныгуын ачык сиздереп, чырай сытып ачу белән сөйләсә, Нургалигә, бәлкем, җиңелрәк булыр иде. Бу – һәркемгә күренеп торган дошманлык, дип әйтер иде ул… Әйтер иде, әгәр һәркем ул тойганны тойса.
Ләкин яшь председательнең моңарчы сөйләгәннәре зарарсыз чәчәкләр генә булган икән, әче җимешләрен менә хәзер авыз иттерә башлады ул… Нәкъ Нургали көткәнчә, Сөләйманов сессиядә чыгып сөйләүчеләрнең күп сүзләрен дөрес дип тапты. Тик ул биредә күтәрелгән мәсьәләләрнең зурлыгына яки кечкенәлегенә карап, һәркайсының урынын билгеләде, һәркайсын яңа дәлилләр белән ныгытып, әһәмиятен тагы да үстерә, үткенлеген тагы да көчәйтә төште.
Беренче чиратка ул азык мәсьәләсен куйды. Терлекчелекнең төп нигезе – азык, диде, һәм шул нигезне булдырмыйча торып, ферманың үсүе, алга китүе мөмкин түгел, диде. Нургалинең уннан тугыз кайгысы азык турында булырга тиеш (тыңлап тор, егет!), Нургали, табигый болынлыкларның азлыгын исендә тотып, үлән чәчү һәм тамыразыклар үстерү мәйданын киңәйтүдә башлап йөрүче кеше булырга тиеш. Гашыйк абзый әйтмешли, бу эш – колхозның кырчылык эше, дип, ул кул кушырып утырмаска тиеш. (Кул кушырып, ди, ә оялмый да, Нургалигә ике кул түгел, дүрт кул булса да җитмәслеген белми, күрәсең!)
Аннан Сөләйманов, депутат Вагыйз фикерләрен куәтләп, ферманың бик борынгыча эшләп маташырга яратуын, яңалыклар кертергә бер дә һәвәс булмавын сөйләргә тотынды. Әйтергә теләгәне механизация турында икән. «Нургали фермасында» (ни өчендер, үзенчә мыскыл иткән булыпмы, бу юлы ул туп-туры шулай дип әйтте) хәзергә чаклы саламны бүрәнәгә беркетелгән ураклар өстендә турыйлар, суны ат имгәтеп буадан ташыйлар, тиресне абзарлардан әллә ничә кеше көрәк сапларын кендекләренә терәп этәреп чыгаралар… Терлек ишле, хуҗалык зур – колхоз хуҗалыгы ул (кара аны, Нургали моңарчы шуны белмичә йөргән икән ләбаса!), ә эшләү нәкъ аерым хуҗалыкның ялгыз сыер абзарындагы төсле… Бу уңай белән председатель бик мәгънәле бер чагыштыру да китерде: кырчылыкта хәзер бөртек җиргә төшкәннән алып колхоз амбарларына ашлык кергәнгә кадәр барлык төп эшләр машина белән эшләнә. Трактор, комбайн, автомашина – менә нәрсәләргә без ияләштек. Ә фермада бер мотор тавышы ишетелми (үзебездә электр көче була торып!), бер машина тәгәрмәче әйләнми – без моңа да күнеккәнбез, шуларның юклыгын сизмичә йөри бирәбез… Гаҗәп, Нургали абыйның моңа ничек җаны түзә икән?