Ниһаять, Сөләйманов Нуретдин абзый чыгышына киң итеп тукталды. Әлбәттә, ул өлкән умартачының һәр әйткәнен бик зурлап һәм хуплап каршы алды. Бигрәк тә өлкән абзыйның китапчалап сөйләвенә яшь председательнең кәефе бик килгән икән. Менә, имеш, кулыннан китап төшермәгән, фән белән кызыксынган кешенең эше башка, ул, имеш, еракка карый белә, дөрес күрә белә… Без яшьләргә Нуретдин абзыйдан үрнәк алырга кирәк, имеш, ләкин што-то, имеш, Нургали абыйның китап белән дуслыгы сизелми, үзе дә укымый, эшләүчеләрен дә укырга кыстамый… Үз күлеңдә генә йөзә торган чак түгел, алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнергә, фәнгә таянып эшләргә кирәк, янәсе… Ә Нуретдиннең эше ни дә, Нургалинең эше ни – аны уйлап карау юк. Нуретдин абзаң кыш буена кулын артка куеп мәктәп белән уку йортының сукмагын таптый торган кеше, кортлары аның колак төбендә ашарга сорап безелдәмиләр, балны үзләренә дә, Нуретдиннең үзенә дә җитәрлек итеп җыеп калдырганнар. Ә Нургали ике мең башка якын терлекләрнең мәшәкате белән ел әйләнәсе утлы табада биегәндәй бәргәләнә, кырын ятып китап уку түгел, аягүрә газетадан күз йөгертеп чыгарга да вакыт таба алмый… Әйе, сөйләве ансат ул, тик менә барысына да өлгереп кара.
Инде колхозчыларга хезмәт көненә ит, сөт, май бирү мәсьәләсенә килгәч, Сөләйманов бу эшне ике куллап якларга тотынды. Нуретдин абзый, дөрес әйттем микән, дип, бер дә шикләнеп тормасын. Ферма нәкъ шуның өчен төзелгән. Бу – уставка да, партия таләбенә дә тулысынча туры килә. Ләкин бу әле колхозчыларның үз терлекләре булмасын дигән сүз түгел, халык ялгыш аңлый күрмәсен, партия алай кушмый. Киресенчә, партия әйтә: «Һәр колхозчының сыеры да, вак терлекләре дә, кош-корты да булсын», – ди. Бар да бер чокырга җыела, барысы да халык байлыгы, ил байлыгы ул!.. Ә колхоз терлекчелеге исә продукцияне шулкадәр мул итеп бирергә тиеш ки, илнең чималга, халыкның азык-төлеккә, колхозчыларның үз ихтыяҗларына булган сорауларын тулысынча капларга тиеш. Әгәр колхозчылар, менә шушы муллыкка ирешер вакыт җиткән, үз ихтыяҗыбызга кирәкне дә үзебезнең уртак фермабыздан алсак иде, дип әйтәләр икән, бу – бик урынлы һәм бик хаклы таләп. Нургали абый моны бик яхшы аңларга һәм халыкның бу таләбен иң якын киләчәктә үтәүне үзенең алдына сугышчан бурыч итеп куярга тиеш.
Әйе, ферма мөдиренең әле беркайчан да бу кадәр гарык булганчы күп итеп кимчелекләр, эшләнмәгән эшләр, аңлап бетмәгән нәрсәләр һәм ачу китергеч «тиеш»ләр ишеткәне юк иде. Йә, аның моңарчы тир түгеп эшләвеннән, көн-төн тырышуыннан, мин шундый зур эшләр башкардым, дип куанып йөрүеннән нәрсә генә калды инде? Шартлаган үгез куыгы – менә шул! Әйтәсе дә юк, бу үз-үзенә артык ышанган чибәр егет аны пешекләде, яман пешекләде, керләнеп беткән малайны эссе ләүкәдә аунатып, парлы себерке белән чапкан шикелле итте… Ләкин юк, Нургали үз хакын, үзенең яхшы исемен аяк астына салып таптатучылардан түгел. Егерме ел буенча туган колхозына бөтен җаны-тәне белән иткән хезмәтен болай ансат кына сызып ташларга ирек бирмәс ул, юк, бирмәс. Әле дөньяның чиге бер авыл Советы белән генә бетми, әле партия оешмасы бар, әле аны яхшы белгән район җитәкчеләре бар. Биредә сүзнең башы гына булыр, ул, Нургали, кайда, ничек итеп үзен аклый һәм яклый белүен күрсәтер.
Ә Сөләйманов, гүя Нургалинең эчендә ниләр кайнаганын сизеп, юри аны котырткандай, соңгы сүзләрен болай дип бетерде:
– Мин ышанам, Нургали абый биредә әйтелгән киңәшләргә колак салыр, таза, эшчән тәнкыйтьне берсүзсез кабул итәр. Колхоз терлекчелегенең үсешен тоткарлап торган зур кимчелекләрне бетерү эшенә җиң сызганып керешер. Безнең бүгенге сессия аңардан шуны көтә!
Ул тукталды, ике кулы белән бил каешы астындагы гимнастёркасын төзәткәләде, аннан, җыелышка колак салгандай, беравык тын гына карап торды да акрын гына:
– Менә шул, иптәшләр, минем сүзем бетте, – диде.
Председательдән күзләрен алмыйча, аны игътибар белән тыңлап утыручылар барысы да берьюлы, бер күкрәктән иркен итеп суладылар. Барысы да диярлек урыннарыннан кузгалыштылар, утырып оеган сөякләрен язар өчен аякларын сузып җибәрделәр, ә кайберәүләр, авыз ачып иснәп, тәмле генә киерелеп тә алдылар.
Тәрәзәгә күз төшергән кемдер:
– Бәй-бәй, кояш та баеп бара лабаса! – диде.
Икенче берәү, аңа өстәп:
– Озак утырдык шул, – дип куйды.
Инде хәзер җыелышның тиз бетәсен белеп, күпләр кузгалырга җыена башладылар, җыелыш башыннан бирле тәмәке тарта алмыйча интеккән агайлар кесәләреннән янчыкларын, калай тартмаларын чыгардылар. Нургалинең соңгы сүзен тыңлыйсы гына калды. Соңгы сүз соңгы сүз инде ул. Сөйләсәң – хуп, сөйләмәсәң – гаеп итү юк. Ишеткәннәреңне чабуыңа төя дә түкми-чәчми генә алып кит. Кайткач, яхшысын яманыннан үзең аерырсың. Ә шулай да, бик озынга китмәсә, Нургалиебезне тыңлап карарга да ярый. Егетнең йөзенә караганда мыегы бик чуалганга охшый. Эше зур булгач, сүзе дә зур булды шул. Хәер, утны-суны кичкән егет, тиз генә бирешә торганнардан түгел әле…