Выбрать главу

Вакыт үтә. Ничек кенә булмасын, бәбкәләр үсәләр. Менә аларның сары мамыклары агара башлады, койрыклары очына нечкә генә каурыйлар чыкты, муеннары да шактый озыная төште. Алар инде тавыкның канаты астына сыймыйлар, таралышып яталар, йөргәндә дә һаман тавыктан читтә, үз башларына йөриләр. Тавык үзе дә элеккечә бәбкәләр тирәсендә янып-көйгән ана булган булып йөрми инде. Ул хәзер артык кабарынып та, туктаусыз коркылдап та маташмый. Тик шунда үзалдына тибенеп, бәбкәләр кая китсәләр, шулар артыннан ияреп йөргән була.

Ә беркөнне исә барыбыз да менә мондый гаҗәп бер вакыйга ишеттек: Маша иртә белән торып тышка чыкса, ала каз да, бәбкәләр дә юк, ди… Кара тавык үзе гомердә бәбкәләре булмагандай кызыл әтәч янында куштанланып йөри, имеш. Маша, билгеле, курка кала. «Ах, урлаганнар икән, казларымнан яздым!» – дип уйлый, ләкин шулай да ашыгып эзләргә тотына.

Менә бервакытны елга буена эзләп барса, ни күзе белән күрсен, ала каз биш бәбкәне ияртеп, су уртасында акрын гына әрле-бирле йөзеп йөри, имеш. Башын текә күтәргән, ди, әйләнә-тирәсенә гаҗәп җитди чырай белән масаеп карана, ди, әйтерсең дөньяның шаһы булган, шундый горурлык, ди, үзендә… Машаның чакыруын колагына да элми икән, бары тик су эченнән сап-сары булып күренгән сыңар тәпиен генә селтәп куя, ди.

Ничек бу хәл булган – тавык үзе бәбкәләрне ташлап киткәнме яки туктаусыз күзәтеп йөргән каз ахырда чыдый алмыйча аларны булдыксыз ана кулыннан тартып алганмы – әйтүе читен. Һәрхәлдә, үсеп килгән ап-ак кына каз бәбкәләренең кара тавык белән һаман ишегалдында, һаман тирес өемнәре тирәсендә пычранып йөрүләрен күрү кызыксыз иде; инде алар ала казга ияреп су буена төшеп киткәч, табигатьнең кечкенә бер хатасы төзәлгән кебек булды.

Төш вакытында ала каз, беренче тапкыр су күргән юеш бәбкәләрен ияртеп, йортка кайтты. Аны күрергә дип, барыбыз да җыелыштык… Ябыштырып куйган шикелле урыннарыннан купмый торган күзлекле тегүче белән кара мыеклы итекче дә чыкканнар иде. Хәтта, кухняда кызу эш вакыты булуга карамастан, аш чүмечен күтәреп, Иван повар да чабып килеп җитте.

Чыннан да, ала каз танымаслык булып үзгәреп өлгергән иде. Кая ул элекке шикелле һәркем белән үз булып, яхшатланып маташу! Муенын җирдән күтәрми, әле берәүгә, әле икенчегә сузылып:

– Ыссс, ыссс! – дип кенә тора.

Тик Маша белән Иван поварны гына бәбкәләренә якын җибәрде… Иван повар, куанычыннан чыдый алмыйча:

– Әй җан дускаем, семьялы булдыңмыни?! – дип кычкырып, җитез генә казны ике кулы белән күтәреп алды да баш түбәсеннән үбеп куйды.

Каз да, җиргә төшкәнче, поварның борын очына төртеп алырга өлгерде. Бу тамашадан бәбкәләр дә бик яман шаулашып алдылар: янәсе, ала каз алар өчен хәзер чит түгел һәм аның белән болай шаяруны яратмыйлар.

Озак карап торганнан соң, итекче дә, ниһаять, мыегын уңга-сулга сыпырып, бер бик мәгънәле сүз әйтеп ташлады:

– Мин, – ди, – моны ата каз дип торам, ул, хәерсез, ана каз икән ләбаса!..

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Шулай итеп, немецлар явыннан япа-ялгыз торып калган ала каз, Иван повар әйтмешли, семьялы булып алды. Әгәр ала казның гомере булса, киләсе язга инде үзе йомырка салыр, үзе утырып бала чыгарыр. Машага – байлык, ә аңа бер көтү бәбкәле, тигез бәхетле тормыш килер.

Хәзер исә без торган урамга яңа ямь керде. Айлы тын төндә урам чирәмендә бәбкәләрен тирәсенә җыеп ала каз утыра. Берәр кешенең якынлашкан аяк тавышын ишетүгә, ул башын күтәреп тавыш бирә башлый. Йоклап яткан бәбкәләр дә борыннарын җылы канат асларыннан чыгармыйча гына «пипелдәшеп» куялар… Аяк тавышлары тына, урам янә көмеш нурлы тынлыкка чума, һәм каз тавышлары үтеп китүчене азат ителгән авылда яңадан туып килгән тормышның җанлы сулышы, куанычлы авазы кебек озатып кала.

1944

МӘК ЧӘЧӘГЕ

(Нәсер)

Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:

– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса… Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә биек тау булып коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди кошлар оча, нинди кортлар үрмәләп йөри, юллардан кемнәр үтеп китә – мин берсен дә күрмим. Тик кайвакыт минем янга берәр коңгыз гына тәгәрәп төшә. Ялангач җансыз чокырдан ул бөтенләй куркып кала, күрәсең; бичара, озак тырыша торгач, үрмәләп чыгып китә. Кайчак исә берәр бака, комны ишә-ишә, яныма төшеп азаплана. Ләкин кызу, коры чокыр төбендә дым юклыгын сизгәч, тизрәк кире борылып, чыгып китү ягын карый… Мин аларның да әллә нидә бер күренеп калуларына шатмын. Торган җирем никадәр буш, җансыз булса да, ерак түгел тере сулышлы тормыш барын сизеп торам. Рәхмәт күбәләкләргә!.. Ара-тирә аларның берәрсе яныма төшеп, әйләнәмдә бизәкле канатлары белән җилпенеп очына, йомшак гәүдәсе белән сакланып кына өстемә куна, хуш исле мыеклары белән йөземне кытыклап, назлап китә… Ләкин мондый кадерле кунаклар яныма килгән яки сөекле дусларым белән кавышкан көннәрем минем бик сирәк була. Гадәттә исә менә шулай беркемсез… Әйе, мин ялгыз! Минем баш өстемдә еракта, бик еракта нурлы күк… Көннәр буена мин шул чиксез, тын күккә карап торам. Һәр таң белән мин кояшның чыкканын көтеп алам, бары аңарга гына карап, аның артыннан гына ияреп, мин көннәремне үткәрәм. Ул да миңа гына карый, минем өчен генә балкый кебек… Инде баер алдыннан, әнә шул ком өеме артына яшеренгәч, аның соңгы нурлары, минем куе кызыл йөземдә тын гына уйнап, акрын гына сүнәләр. Гүя, төнгә каршы аерылышу алдыннан, мине юатып китәләр. Ләкин мондый җылы рәхәтлек, тыныч куаныч белән тулы көннәр минем өчен гел генә булып тормый… Вакыт-вакыт нурлы күк йөзен ишелеп аккан болытлар каплап ала, авыр, салмак гөрелдәп күкләр күкри, кара-зәңгәр болытларны телгәләп үткән яшен туктаусыз яшьнәп тора һәм иртә-кичләрен туктамастан, өзлексез яңгыр ява… Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек… Тик кайдандыр, якыннан гына очып үткән юеш карганың авыр гына селеккән канат тавышы ишетелеп кала. Менә шулай үтә минем көннәрем. Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм, ди! Бәлки, сезне минем үсеп утырган урыным гаҗәпләндерә торгандыр? «Кем бу мәкне чокыр төбенә төшереп утырткан?» – дип уйлыйсыздыр.