Нургали сизә: утырып арыган халык әнә шулай ялкау гына, теләр-теләмәс кенә аңардан соңгы сүзне көтә. Нургали бик нык уйлана: нишләргә, сүз алыргамы, юкмы, алса – ничек итеп сөйләргә? Ләкин мондый җитди бер моментта, халыкның игътибары сиңа карата аеруча көчәйгән бер чакта, анык акыллы, салкын канлы булырга кирәк. Ә ул нервларының артык киеренке булуын сизә, ачуын тыеп, сабыр гына сөйли алмасын, беренче сүзеннән үк кызып китәсен, шулай итеп, үзен һәм эшен яклыйсы урында, бары Сөләймановка карата ачыктан-ачык дошманлык күрсәтү генә булып чыгасын белеп тора. Ярамый бу. Аннан сессиядә утыручы халык белән дә хисаплашмыйча булмый. Хәзерге минутта халык аңа, Нургалигә карата, бик үк уңай карашта түгел. Сөләймановның һәм башкаларның тәнкыйте аларның башын-күзен томалап өлгерде, саксыз сөйләп, аларны бөтенләй үзеңә каршы аякландырырга мөмкин.
Боларның барысын да ул, салкын акыл белән уйлап өлгерүдән бигрәк, эчке сизгерлек белән чамалап алды. Димәк, хәзер сүз алды исә, ихтыярсыздан ул сессия белән хисаплашырга, теләсә-теләмәсә дә, Сөләймановның тәнкыйтен кабул итәргә мәҗбүр булачак. Ләкин Нургали бу минутта һичбер нинди тәнкыйтьне, аның, нигездә, хаклы булуын сизсә дә кабул итә алмый, чөнки кабул итү ул Сөләйманов алдында баш ию булыр иде. Юк, булмый, Нургали баш иючеләрдән түгел. Ул хәзер бары үзенең өстенлеген, көчен, горурлыгын сиздерергә тиеш. Әйе, аның бу җыелышны Сөләйманов өчен серле һәм шомлы итеп бетерәсе килә.
Халык шулай берара кузгалышып, акрын гына шаулашып тынгач, Сөләйманов, урыныннан тормыйча гына:
– Алайса, соңгы сүзне Нургали абыйга бирәбез, – диде.
Шунда ук берничә урыннан:
– Бирергә кирәк.
– Әйдә, сөйләп җиффәрсен, булмаса.
– Түлке, Нургали туган, сүзеңне кыска тот! – диделәр.
Нургали ашыкмыйча гына урыныннан торды. Аның, гадәттә, еш үзгәрүчән йөзе таштай хәрәкәтсез, күперенке кара мыек астындагы тулы иреннәре бер дә ачылмаска теләгәндәй нык кысылган иде. Ул, текә генә тураеп, кашлары бер-берсенә тартылган һәм аз гына йомыла төшкән күзләре белән беравык Сөләймановка туп-туры карап торды да, йомык иреннәре арасыннан көчләп чыгаргандай акрын гына:
– Мин… бер сүз дә әйтмим, – диде.
– Ничек әйтмисез?
– Шулай, соңгы сүздән баш тартам.
Сөләйманов та урыныннан торды. Ул, билгеле, шунда ук Нургалинең усал карашын да, ни өчен соңгы сүздән баш тартуын да аңлап алды. Ләкин бу хәлгә ничек тә игътибар итмәскә тырышып, акрын, сабыр гына итеп әйтте:
– Халык сездән көтә бит, Нургали абый…
Нургали җавап биреп тормады. Ул тирән тынлык эчендә, аптырап калган халыкның сынаулы авыр карашын сер сынатмыйча күтәрергә тырышкандай, гәүдәсен туры тотып, кире урынына утырды. Сөләйманов иңбашын җыерып куйды, аның йөзеннән караңгы бер шәүлә шуып үткәндәй булды, шулай да ул югалып калмады, башлыча халыкны юатыр өчен булса кирәк, җитди генә итеп:
– Иптәшләр, Нургали абый безнең биредә әйткәннәр белән тулысынча килешкән булырга тиеш. Мин аның соңгы сүздән баш тартуын шулай аңлыйм, – диде.
Нургали селкенмәде, ул кәгазьдәй ак иде.
Сессиядән соң Нургали туры өенә кайтып китте. Аның берәү белән дә очрашасы да, сөйләшәсе дә килми иде, дөнья эше белән дә һәртөрле кызыксынуы кинәт бетеп китте. Берни күзенә күренми, бернәрсә уйлыйсы килми, хәтта үзенең хәзерге хәлен дә аңлап карарга тырышмый иде ул… Гүя аның эченнән бөтен уй-хисләрен суырып алдылар да, шулар урынына бернәрсә дә тутырмыйча, буш баш, буш йөрәк белән кайтарып җибәрделәр.
Шундый хәлдә кайтып керде ул, тунын салып чөйгә элде, итекләрен салып бер читкә куйды, оекчан гына түргә узып, артлы урындыкка барып утырды. Ике кулы белән бераз тезләрен ышкып торды, аннан бер аягын сузып, икенче – авыру аягын чәнчеп, тезен кочаклап тотты да шул килеш утыра бирде… Хатыны Миңсылу учак алдында булаша иде. Ул аңа да шактый вакыт бер сүз дә дәшмичә утырды. Миңсылу үзе дә ни өчендер тын иде.
Шулай караңгылы-яктылы өй эчендә учак утынын идәнгә төшеп уйнаган шәүләсенә карап озак кына утырганнан соң, ниһаять, Нургали телгә килде:
– Аш ничек? – диде ул.