– Хәзер була, – диде Миңсылу. – Мин сине авыл Советыннан фермага менәрсең дип уйлаган идем.
Нургали дәшмәде. Аның бу минутта авыл Советын телгә алу түгел, үзенең иң кечкенә берәр хаҗәте турында да сүз әйтәсе килми иде. Шулай да ул Миңсылуның сорашмавына бераз гаҗәпләнә төште. Ихтыярсыз, бу хатын дигән нәрсәдән дә ваемсыз кеше юктыр, дип уйлап куйды.
Миңсылу: «Утны кабыз!» – диде. Нургали урыныннан тормыйча үрелеп кенә включательне борды – өй эче яктырып китте. Аннан Миңсылу өстәлгә киндер ашъяулык китереп җәйде, кашыклар куйды, икмәк, пычак китереп куйды. Ул бүген, кемгәдер хәтере калгандай, караңгы чырай белән, каты басып ачулы йөри иде. Нургали бераз аңа сынап карап торды: нидән болай бу, Нургали үзе дәшми утырганга шулай ачулы йөриме? Алай дисәң, сәбәбен сорашырга тиеш иде, ул бит әле бернәрсә дә белми.
Әйтәсе дә юк, аның Миңсылуы да үзе кебек «карахтерлы» хатын иде. Бик сизгер, чая, телгә үткен, әйтсә – түшәмгә сикертерлек итеп әйтә, эшләсә – кулыннан ут чәчә. Ике кырыс бергә килсәләр дә, алар бер-берсен яратып торалар иде… Миңсылу – чит авыл кызы, утыз алтынчы елны Яуширмәгә кунакка килгән җиреннән Нургалигә чыкты да куйды. Нургали аны бер күрү белән дөрләп кабынды: унҗиде яшьлек кызның тыгыз итеп үргән озын чәч толымнары, сызылып кына киткән нечкә кара кашлары, пешкән чия төсле коңгырт-кара, тере түгәрәк күзләре, бер үк вакытта көләргә дә, ачуланырга да әзер торган нечкә кызыл иреннәре, аз-аз гына күренеп куйгалаган вак кына ак тешләре, озын какча, ләкин тулы күкрәкле сыны егетнең һушын шундый алды ки, кызга авылына кайтып китәргә дә ирек бирмәде.
– Минеке бул, аннан кайтырсың! – диде ул кат-кат ялварып кына түгел, хәтта ачуланып та.
Мәсьәләне бу рәвешчә кискен кую, кызны берничә көн генә булса да югалтып торасы килмәүдән битәр, бөтенләйгә югалтырмын дип куркудан иде. Кыз буйсынды. Ихтимал, ул да күңеле төбеннән генә, бу кайнар егет суынып китмәсен, дип шикләнгәндер. Кыскасы, алар тимерне кызуында суктылар: әүвәл кушылдылар, аннан инде тиешле ризалыкларны алып, туй ясап җибәрделәр. Шундый баш әйләндергеч тизлек белән өйләнешсәләр дә, алар «характерлар туры килмәде» дигән аяныч хәлгә төшмәделәр. Дөрес, тормыш булгач, табак-савыт шалтырамыйча тормады, хәтта бик нык шалтыраган чаклары да булгалады (характерлары бу җәһәттән туры килә иде аларның), әмма шулай да алар бер-берсенә кирәк булуларын тирән тоеп, нык берегеп яшәделәр.
Хәзер инде алар олыгаеп баралар, элекке кебек күзгә-күз карашып кына да тормыйлар, шулай да тынгысыз, көнчелекле яратышуларының һич кимегәне юк иде. Миңсылу хәзер дә әле янып торган таза чибәр хатын, шуның өстенә искиткеч уңган, йорт-җир тирәсен ялт итеп тота. Һәм ел саен тау чаклы хезмәт көне эшләп ала. Тик аларның тормышында бер генә кимчелек, бер генә күңелләрен шомландырган бәхетсезлек бар, ул да булса – Миңсылуның бала китермәве… Менә ундүрт ел бергә торып, аларның әле бер генә балалары да булганы юк. Башта бу хәлгә артык игътибар итмәскә тырыштылар, ләкин тора-бара икесенең дә эчләре бик поша башлады.
Ел артыннан ел узып тора, ел саен алар Казанның яки Мәскәүнең зур профессорларына бару турында сөйләшәләр, ләкин әлеге дөнья мәшәкатеннән һич ычкына алмыйлар. Ә дөнья мәшәкате шундый нәрсә икән ул, аны куып узам ди торгач, менә бүгенге кебек кайчак абынып та егыласың икән.
…Миңсылу өстәлгә агач табак белән токмач китереп куйды. Аннан кире барып, учак астына күмерләрне өештерде дә Нургали каршына килеп утырды. Ул, кашыгын кулына алып, иренең башлап ашка үрелгәнен көтә башлады, ә Нургали алдындагы ашны да күрмәгәндәй онытылып утыра бирде.
– Йә! – диде, ниһаять, Миңсылу.
Нургали иренеп кенә кашыгын алды. Иренә бик текәлеп карап торган Миңсылу кинәт ачуланып әйтә куйды:
– Йә, шулчаклы сөремеңне коеп утырма әле, әйтерсең дөнья җимерелгән.
– Дөнья җимерелмәс! – диде Нургали, хатынының ни өчен алай дип әйтүен аңламыйча, бары сүзгә-сүз туры килгәнгә күрә генә.
– Син дә җимерелмәссең, Алла кушса, – диде Миңсылу, тавышын йомшарта төшеп.
Нургали гаҗәпләнеп хатынына карады: ни өчен ул алай дип әйтә?
Ә Миңсылу Нургалинең гаҗәпләнүен тагы да көчәйтә төшеп өстәде:
– Шул көзге әтәчнең сүзенә карап, ул хәтле көяргә ярыймы соң?
– Тукта, туктале, Миңсылу, – диде Нургали, ашка үрелгән җиреннән туктап. – Нәрсә сөйлисең син, кемне болай сүгәсең?
– Соң, кемне булсын, шул Мәстүрәнең йомыкый Закирын әйтәм инде… Кайчан аягына баскан да кайчан кеше булган… ачуым килмәгәе, ә көн-төн эшләгән берәүнең башын ашамакчы була.
– Ничек башын ашамакчы була?
Нургалинең болай балаларча аңламаганга салынып утыруы Миңсылуны тагын ярсытып җибәрде: