Выбрать главу

– Нәрсә син тилебәрән орлыгы ашаган кеше шикелле томана булып утырасың? Кем әле үзеңне авыл Советына чакырып адәм хуры итте, Закир түгелме соң?

– Авыл Советында нәрсә булганын син кайдан беләсең?

– Ник белмим, ди. Мин дә шушы авылда торам ла.

Нургали моңа каршы ни дияргә дә белмәде. Гаҗәп, гаҗәп бу хатын-кыз дигәнең, кай арада барысын да ишетеп, барысын да белеп өлгерә! Тәмам аптырауга төшеп, ул кыюсыз гына:

– Син, Миңсылу, бернәрсә дә аңламыйсың! – дигән булды.

– Минме? – диде Миңсылу, күзләрен зур ачып. – Мин аңламыйммы? Әйттең сүз! Минем хәтле аңласаң иде син, шул малай каршына барып та тормас идең.

– Мин аның каршына бармадым, мин авыл Советына, депутатлар каршына бардым.

– Юкны сөйләмә, – диде Миңсылу, һаман кыза төшеп, – депутатлар чакырмады, ул чакырды сине.

– Ул – председатель.

– Булмагае… Ә син беләсеңме ни өчен ул моны эшләде, ни өчен халык җыеп, синең эшеңне сүтеп ташлады, ә?

Миңсылуның аяусыз кысрыклавыннан гаҗиз булган Нургали авыз эченнән генә әйтеп куйды:

– Шулай кирәк булгандыр инде…

– Кирәк булгандыр, кирәк булгандыр, – дип үртәде аны Миңсылу. – Юләр, шыр тиле син, үзең күлмәгең-ниең белән беркатлы булгач та, башкаларны да шулай дип уйлыйсың. Ә башкалар, башкалар син түгел шул: эшне бик астыртын, оста йөртә беләләр… Йә, аңа, Закирга, мин әйтәм, синең эштә чокыну нигә кирәк булды әле?

Нургали дәшмәде, Миңсылу, көтеп торып, соравын яңадан кабатлады:

– Йә, әйт, нигә ул синең эшеңә тыгыла, нигә вакытлы-вакытсыз фермага тотына, ә?

– Каян белим мин.

– Белмисең шул. Алайса, мин сиңа әйтеп бирим инде: баҗасы Фәттахны синең урынга куяр өчен бит ул шулай…

Нургали аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Булмас бу, – диде ул, кисәк кенә кычкырып һәм кашыгын читкә үк этәреп җибәрде.

Алар бер-берсенең күзләренә карашып тордылар: Миңсылу чын хакыйкатьне тәгаен белгән кешедәй бик батыр карый иде.

– Булмас түгел шул, бар, – диде ул, тавышын акрынайта төшеп. – Фәттахның Закирга «баҗай, мине юньле бер эшкә дә куя белмәдегез» дип зарланганын үз колаклары белән ишеткән кешеләр бар.

Нургали әллә ышанмыйча, әллә тыңлыйсы килмичә, кызу гына башын чайкап торды, аннан кулын күкрәгенә куеп, сүзләрен өзеп-өзеп әйтте:

– Ферма мөдирен алыштыру – Сөләйманов эше түгел ул. Син шуны аңла. Колхозчыларның гомуми җыелышы гына аны эшли ала.

– Бигрәк тә беркатлы юләр син, – диде Миңсылу, чын-чынлап ачынып. – Колхозчыларны үз якларына аударыр өчен бит болар эшләнә. Ничек син шуны аңламыйсың? Башта «эшли алмый, кулыннан килми, булдыксыз» дип, яманатыңны чыгаралар, аннан инде «алыштырырга кирәк» дип, халык алдына куялар. Шулай эшләнә бит ул…

Нургали һаман башын чайкап, авызының бер як кырые белән генә әче елмайган булды.

– Эх, нинди акыллы баш син, карчык! Әйтерсең мин кичә генә чит авылдан килгән бер кеше, әйтерсең минем кем булуымны да, ничек эшләвемне дә халык белми… Юк, Миңсылу, җанкисәгем, бер Сөләйманов белән Фәттах кына мине ияр өстеннән сөйрәп төшерә алмаслар… Аннан мин Закирның баҗасы өчен генә сессия кадәр сессияләр җыюына ышанмыйм да, андый этлеккә бармас ул!

– Ышанмасаң ышанмассың, – диде Миңсылу, иренең сүзләрен колагына да элмичә. – Ә мин ул йомыкыйның хәйләсен фаш итәчәкмен!

– Ничек итеп?

– Иртәгә үк авыл Советына барып, үзен рисвай итәм. Минем Нургалигә баз казып маташма, барыбер баҗаңны ферма башына утырта алмассың, диярмен, әле син, диярмен, минем Нургалинең кулына су салырга да ярамыйсың, диярмен мин…

Нургали, күзләрен хәтәр елтыратып, кинәт өстәлгә тимердәй йодрыгы белән бер китереп сукты:

– Барып кына кара, мин сине чәчеңнән өрлеккә асып куярмын!

Миңсылу, сискәнеп һәм куркынып, Нургалинең каны атылып чыгардай булып бүртенгән йөзенә һәм мәче сыртыдай кабарып киткән кара мыегына карады: чынлапмы бу? Юк, Нургалие аның шаярмый иде, бик куркыныч иде ул бу минутта… Ә Миңсылу кайнар иренең дәртле һәм назлы йөрәген генә түгел, каты кулларын да бик яхшы белә иде. Хатын кинәт йом- шарды:

– Соң, ир булып, үз-үзеңне яклый белмәгәч, мин нишлим инде, – диде ул, еламсырап.

– Минем хатын яклавына калганым юк әле, син шуны белеп тор! – диде Нургали бик катгый рәвештә, аннан бераз сүрелә төшеп өстәде: – Ничәмә тапкырлар сиңа әйткәнем бар, тыгылма үзеңә кагылмаган эшкә, дип… Әле дә инде колхозда миңа кагылган берәр эш чыкса, Нургалинең Миңсылуы ни әйтер бит әле, диләр.

– Начармыни ул? – диде Миңсылу беркатлылык белән.

– Начар шул… Берәүнең дә бит хатыны ире өчен җиң сызганып талашып йөрми. Шуны аңларга кирәк.

– Алайса, Дускаев белән барып сөйләшер идең. Үзегезнең секретарегыз ич, кемнең кем икәнен таный торган кеше, шәт, хәлеңә керер.