– Менә бер акыллы сүз әйттең, ичмасам, – диде Нургали һәм ни өчендер авыр гына сулап куйды. – Үзем дә ул турыда уйлыйм уйлавын, тик…
– Нәрсәсе тагын «тик»? – диде Миңсылу, яңадан кабынырга җыенып. – Бу ни булды сиңа, гаебең бар кебек, тәмам курку алган үзеңне!
Ләкин Нургали, «калдыр, зинһар!» дигән төсле, бары кулын гына селекте; аның, билгеле, Дускаевка карата булган шикләрен хатынына сөйләп торасы килмәде. Шуның белән алар арасында сүз дә бетте.
Ләкин бу сөйләшүдән соң, бигрәк тә йокларга яткач, Нургалинең йөрәгендә барысы да яңадан кузгалды. Сессиядән соң бер мәлгә туган бушлык бетте, басылып торган әлеге рәнҗү, хәтер калу, ачу килү кебек тойгылар барысы берьюлы, тау артыннан үрмәләгән көзге салкын болыттай, каяндыр төптән күтәрелә башладылар. Шуның өстенә Миңсылуның әйткәннәре, никадәр акылга сыймас булып тоелса да, аның йөрәгенә бер корт булып төште. Корт тынычлык бирми, корт акрын гына аның бәгырен ашый иде…
Киң агач караватта чалкан яткан килеш ул, тәрәзәдән иңгән төнге шәүлә белән чак сизелерлек булып кына күзгә шәйләнгән түшәмгә карап, керфек тә какмыйча бертуктаусыз уйланды, бүген күргәннәрен кат-кат хәтереннән кичереп, тегеләй дә, болай да аңлап карарга тырышты, ләкин күпме генә уйланмасын, аның тынгысыз уе, казыкка бәйләп куйган тай шикелле, һаман шул Сөләймановтан ычкынып китә алмады. Чыннан да, Миңсылу әйткәннәр дөрес булыр микән, чыннан да, бу кардан ак, сөттән пакь булып күренергә тырышкан чибәр егет бары баҗасы өчен генә шундый мәкер корып маташыр микән? Юк, булмас, булмас! Андый усал хәйләгә һәм намуссызлыкка барырга ул бик яшь әле, бигрәк тә аңа, Нургалигә, каршы яшерен эш йөртергә аның йөрәге җитмәс, куркыр, куркырга тиеш ул. Ләкин… ни өчен Миңсылу алай дип әйтә, каян алып әйтә? Хатын-кыз андый нәрсәгә бик сизгер була бит ул! Бәлкем, аның әйткәннәре бөтенләй үк нигезсез түгелдер, белер-белмәс сөйләсә дә, бәлкем, дөреслеккә туры киләдер?
Закир Сөләйманов үткән көз генә (Октябрь бәйрәменә туры китереп) яшь укытучы Саимәгә өйләнде. Саимә шактый ишле гаиләдә үскән төп Яуширмә кызы иде. Моңарчы кул-аягы «туганлык җепләре» белән артык чорналмаган Закирның берьюлы каенага, каене-каенигәч, каениш, балдыз, баҗай кебек якыннары артып китте. Аларның «яшь председатель»гә тигәнәк кебек сырышулары мөмкин бит… Әнә өлкән баҗасы Фәттах, чыннан да, колхозда үз урынын тапмыйча йөрүчеләрдән түгелме соң?
Фәттах – Яуширмәнең бик борынгы колхозчысы, сугышка кадәр берничә ел тоташтан бригадир булып эшләгән кеше ул. 1942 елны мобилизация буенча Уралдагы бер хәрби заводка эшкә китеп барды. Аның семьясы – хатыны, җитеп килгән ике кызы һәм бер яшь малае – һаман колхозда эшләп тордылар. Фәттах үзе сугыш беткәч тә әле берничә ел илгә кайтмады, кунакка кайткан чакларында, семьяны үз яныма, Уралга алдырам, дип тә сөйләнеп йөрде, ләкин кырык сигезенче елның ахырында көтмәгәндә генә ул, яшелгә буялган зур фанер чемоданын күтәреп, авылга кайтып төште. Абзыебыз бик өшәнеп, суырылып кайткан иде. Аның ашказаны авырта башлаган икән, докторлар аңа «ак аш» (сөт, катык, эремчек) белән генә торырга кушканнар… Билгеле инде, докторлардан андый киңәш ишеткән кеше тизрәк илгә, хатын янына, каймаклап тугыган катык ашарга, май аенда җыеп бәйләгән каен себеркесе белән мунча чабынырга ашыга ул…
Өендә бер ай чамасы ял иткәннән соң, Фәттах колхоздан эш сорады. «Хәл чамалы, эш бик авырдан булмасын», – диде. Колхоз идарәсе аны фермага фуражир итеп куйды. Фуражир эше аның өчен авыр түгел иде: фермадан кешеләр киләләр, фуражны үзләре үлчиләр, үзләре төйиләр. Фәттах исә урталайга бөкләгән, яньчелеп беткән дәфтәренә шәмәхә каләмне теленә тидереп теркәп кенә бара.
Ләкин тора-бара колхозның хәл-әхвәле белән ныграк танышкач һәм үзенә дә «ак аш»тан рәт кергәч, аның фуражир кебек «вак» эш белән генә канәгать булып бетмәве сизелә башлады. Һәрхәлдә, Нургалигә шулай тоела иде; гүя олы яшьтәге, тәҗрибәле, татарча гына түгел, русча да берникадәр укый-яза белгән кеше үзенә лаеклы эшнең чыгуын көтеп йөри иде. Димәк, аның эченнән генә ферма мөдирлеген өмет итеп йөрүе бик ихтимал бит? Соң, Нургали бит моның кайбер галәмәтләрен дә сизеп калгалаган иде, тик ул аларга моңарчы игътибар гына итеп җиткермәгән икән, хәерсез… Фәттахның, кулын артка куеп, ферма абзарлары тирәсендә караштыргалап йөрүе, сыер савучы, сарык караучы хатын-кызлар белән озак-озак кына сөйләшеп торуы, идарәдә яки ферма өендә сүз чыкканда терлекчелек турында акыл сатулары тиктомалга гына булмаган икән ул… Әйе, шик юк, Фәттах үзе Нургали урынын, бүген бирсәләр, ике куллап алыр иде.
Әмма Сөләйманов ничек соң, Сөләйманов? Шул баҗасын истә тотып кына, кайчан да булса аны ферма мөдире итәр өчен генә ул Нургалигә каныгырмы? Бары шул ният белән генә махсус сессия чакырып, ул Нургалинең эшен тәнкыйть итәрме? Әгәр шулай булса, әйтеп бетергесез зур кабахәтлек, оятсызлык бит бу! Бу бит иң-иң әшәке рәвештә халыкны алдау булып чыгачак! Ничек аның коммунистик намусы моны сыйдыра алыр? Ничек ул моннан соң кешенең күзенә туры карый алыр? Юк, булмас, булмас! Акыл сыйдырмый, күңел кабул итми моны… безнең кеше эше түгел бу.