Ләкин… шик, шик, һай, бу шик! Агач кортымыни – кимерә бит Нургалинең миен. Нургали хәтерли: фронтта вакытта, төнлә белән тын землянкада яткан чакта, агач кортының түшәм бүрәнәсен шулай эч пошырып акрын гына кытыр-кытыр кимерүе һәм агач вагының өстәлдә калган кәгазьләр өстенә кыштыр-кыштыр коелуы ишетелә торган иде. Нәкъ шуның төсле, шик аның уйларын кыра, ваклый… Миңсылуга аның җен ачулары килә – кайдан алып бу мәгънәсез, тузга язмаган сүзне әйтте ул: баҗасы Фәттах өчен, имеш!
Бик озак көрсенеп, азапланып ятты ул, өй бөркү булгангамы, йөрәге янганга күрәме, өстеннән калын юрганны да аягы белән ачып ташлады, һәм аның авыр уйлардан шешенгән башы ничектер бер арада тынгысыз, сискәнүле йокыга талды. Өзелмәгән уйлар саташулы төшкә әверелде, шул ук Сөләйманов, шул ук сессия, авыл Советы бүлмәсендә утырган шул ук кешеләр аның күз алдында буталдылар, аларның сөйләшүләре, көлүләре, ерактан ишетелгән буа тавышыдай, колагында шаулап торды, тик төшкә әверелгән бу өн артык чуалчык иде, мәгънәсез иде.
Ахырында ул нәрсәдәндер сискәнеп уянды һәм башка йоклый алмасын белеп, төннең кайвакыты булуы белән хисаплашмыйча, урыныннан торды… Утны кабызгач, ул, авыр башын салындырып, урындыкта бераз утырып торды, яңадан йокы сыман әллә нинди бер онытылу баса башлаган кебек булды, шуннан кисәк кенә калкып, керфекләрендә асылынып торган йокыны гына түгел, ә бөтен тән хәлсезлеген, җан сүлпәнлеген селтәп ыргытырга теләгәндәй, ашыгып торды да, физзарядка ясаган шикелле, кулларын ике якка сузып җибәрде, терсәкләреннән бөгеп, таштай мускулларын калкытты, югары күтәрде, түбән төшерде һәм, ниһаять, тузган чәчле кара башын учлап, урынына утыртырга теләгәндәй селкеп куйды. Берьюлы җиңеләеп калган кебек булды, ишек төбенә барып, асылмалы умывальниктан битен-күзен юды, чиккән башлы озын сөлге белән әйбәтләп сөртенде, аннан инде мич куышыннан җылы оекбашларын, чолгауларын алып киенә башлады… Туны белән бүреген дә киеп алгач, ул, кире утырып, тун кесәсе төбеннән сыпырып чыгарган тәмәкесен төрә-төрә, хатынына дәште:
– Миңсылу, Миңсылу, дим!
Агач караватта стена кырыйлап тәмле йоклап яткан Миңсылу бер дәшүдән генә уяна алмады. Кыш көне гел бер вакытта – сәгать биштә торып өйрәнгәнгә күрә, ул хәзер каты йоклый иде. Шулай да ире:
– Миң-сылу! – дип, шактый каты кычкыргач, ул сискәнеп күзләрен ачты.
– Тфү, тфү, әстәгъфирулла, син кычкырдыңмы шулай?
– Кычкырмыйча, бөтенләй арт саныңны онытып йоклыйсың бит.
– Тиле, – диде Миңсылу, терсәкләренә күтәрелеп. – Йә, ни булды?
– Мин китәм.
– Китәсең, нишләп болай бик иртә?
– Эшләрем бар… Син, мичеңне яккач, мин кайтуга берәр таба аш пешереп тор әле.
Миңсылу, ялангач каратутлы кулларын күтәреп, чәчен рәтләде.
– Нәрсә, берәрсе белән кайтасыңмы әллә?
– Юк, – диде Нургали, тәмәкесен кабызып һәм бияләйләрен кулына алып, – үземнең сыйланасым килә. Шешәдә калганы бармы?
– Бар шикелле… Нәрсә әзерлим: беленме, кыстыбыймы?
– Анысын үзең кара инде, – диде ишек тоткасына тотынган Нургали.
…Ул тышка чыкканда, чак кына сызылып таң беленеп килә иде. Кош-корт уянган чак, абзар саен әтәч кычкыра, якындагысы тынуга, ерактан кычкырганы килеп ишетелә.
Ни өчендер әтәчләр кычкырган шушы вакытны «Галиябану таңы» дип атыйсы килә. Моңсу тынлык, бар да әле йоклый, тик мәхәббәттән сызланган яшь йөрәк кенә уяу… Бу һәр заманда, һәр халыкта шулайдыр кебек.
Соң гына калыккан тулы ай иренеп кенә җир түренә төшеп бара. Йолдызлар әле дәртле җемелдиләр, тик кара төндәге шикелле зәңгәрләнеп уйнаклап түгел, ә агарып тыныч кына җемелдиләр… Сулаган саен тәнне җиңеләйтә, адымнарны үзеннән-үзе тизләтә торган яңгыравыклы салкын, шифалы саф һава… Әмма март аеның шушы салкын һавасында каядыр якында гына йоклаган язның сулышы сизелә, гүя ай батып, йолдызлар сүнгәч тә, кышкы төн урынында язгы көн балкып туачак. Таң үзе дә хәзер күктән генә иңмичә, җирдән дә күтәрелә кебек, һәм караңгылык ике уртада эреп югала төсле… Әйе, бу вакытларда кыш белән язның янәшә – берсенең моңсу-хәлсез, икенчесенең йомшак-дәртле сулавын һәрбер җан иясе сизеп тора.
Нургали киң урам уртасыннан, көзгеләнеп каткан һәм тонык кына елтырап яткан чана юлы буйлап югары очка таба тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә китте. Аның күн итекләре ара-тирә тайгалап куя, ә чана табаны батып узган җирләргә басканда, боз өлгеләре уалып кала иде. Урамда әле торып чыккан кеше күренми, берән-сәрән өйләрнең тәрәзәләрендә генә сары ут чагыла, морҗаларыннан ак төтен тын һавага ялкау гына күтәрелә, кайбер ишегалларыннан сыер мөгрәве, абзар капкасының шыгырдап ачылуы ишетелеп кала. Кышкы авыл яңа баш күтәрә, ә җәен бу вакытларда халык кырга китеп беткән була инде…