Выбрать главу

Менә Нургали Закир Сөләйманов өе турыннан үтә. Яңа такта түбәле, түбәсеннән нечкә генә антенна күтәрелгән, ике кечкенә тәрәзәсе белән урамга юаш кына карап торган бу җыйнак өйгә ул кырын караш ташлап, эченнән генә «яшь түрә яшь кәләш кочагында…» дип, ямьсез уйлап ала һәм, кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә теләгәндәй, «без йоклап ятмыйбыз, без эшлибез, дүрт ел буена без шулай эшләдек, без эшләрбез әле» дия-дия уза.

Авыл очында тегермән буасының ярына тезелешеп үскән һәм күксел бәскә төренгән мәһабәт тирәкләр, ботакларын киң җәеп, бөтен яр буен караңгылап торалар. Ак бурадан салынган кечкенә тегермән кышкы айларда эшләми. Шунлыктан бу тирәләр хәзер тын, томанлы, тирәкләр караңгылыгында… Буадан бер йөз илле метр чамасы үрдә тигез тугайлыкка урнашкан ферма абзарлары да, җиргә чүккәндәй, томан белән өретелгән тәбәнәк, кар баскан калкулыклар булып кына күренәләр.

Нургали, буа күпереннән чыккач, ат юлыннан сукмакка төште дә биек тирәкләр астыннан яр буйлап фермага таба китте. Бу тирәкләр Нургали бала чакта да шулай биек, мәһабәт, карт иделәр. Соңгы егерме биш-утыз ел эчендә нинди искиткеч хәлләр булып үтмәде! Шул вакыт эчендә тирәкләрнең бары икесе корыды: берсен яшен сукты, икенчесенең – иң читтәгесенең – нәрсә өчендер бер зур баз казыганда күп кенә тамырларын кистеләр, шуннан корый башлады. Тамырны кисәргә ярамый икән, һәлакәт китерә икән ул… Шуңа күрә дә бит халыкта кешеләргә карата да «Тамырына балта чапма» дигән мәкаль яшәп килә. Әйе, әгәр кеше тирәк кебек озын гомерле булса, тагы да никадәр күбрәк белер иде, нинди бай тәҗрибә җыяр иде, яңадан-яңа тау кадәр эшләр башкарыр иде… Менә Нургали соңгы дүрт ел эчендә генә дә күпме эшләр эшләп өлгерде. Бирегез әле сез аңа тагын бер өч-дүрт ел гына вакыт, күрерсез шунда сез аның фермасын, Мәскәү күргәзмәсенә күчереп куярлык булыр… Әйе, әлбәттә, тик сез аның тамырына гына кизәнмәгез! Тирәкләр ышыгында туган бу уйлар Нургали өчен бер үк вакытта ләззәтле дә, әрнүле дә иде.

IV

Ул фермага килеп җиткәндә, анда кызу эш бара иде инде. Эш биредә таң белән башлана, беренче савуны дүрт белән биш арасында ук үткәрәләр. Әнә сырма өстеннән ак халат кигән өч хатын киң авызлы, өсте ябык чиләкләрдә иртәнге сөтләрен ферма өенә китерәләр. Өй эченнән «гүү-гүү» итеп тонык кына шаулаган сепаратор тавышы һәм шуңа аралашып хатын-кызларның сөйләшкән, көлешкән тавышлары ишетелеп тора… Сыерлар абзарының урта ишеге киңенчә ачык, аннан тирес көрәп чыгаралар. Ике чанага ике үгез җигеп, ишек төбенә килеп туктаган ике яшүсмер юеш, парлы тиресне чаналарына төйиләр. Абзарның ары баш ишегеннән салам кочаклап эчкәре кергән хатыннар күренәләр… Бозаулар абзары, аңардан ары сарыклар белән дуңгызлар абзары тирәсендә дә чиләк күтәргән, көрәк тоткан шәүләләр чуалалар. Ихата түрендәге ферма алачыгының морҗасыннан ишелеп-ишелеп куе төтен чыга; анда зур бакларда бозаулар, буаз сыерлар өчен су җылыталар, казаннарда дуңгызлар өчен бәрәңге пешерәләр, кайбер маллар өчен генә печән вагы парлыйлар… Алачыкның стенасы аша тыштан эчкә үткәрелгән улак янында юан корсаклы туры ак җиккән үрәчәсез чана белән бозланып каткан мичкә тора; кыска соры чикмән кигән су ташучы Әпкәли (Габделрәхим) бау таккан кара чиләк белән мичкәсен улакка бушата.

Нургали бу эш-хәрәкәтнең барысын берьюлы диярлек күреп алды. Көн дә шулай, көн дә ферма эше, бер дә туктый белмәгән сәгать шикелле, үз җае белән барып кына тора.

Әмма шулай да Нургали бүген ферманың киртә капкасыннан үзен яңа, ят бер кеше сыманрак тоеп килеп керде. Ничектер аның бу әллә кайчан күз ияләшеп беткән ферма каралтыларына һәм анда эшләп йөрүчеләргә башкачарак, беренче тапкыр күргән кебегрәк карыйсы килде… Һәм, билгеле, ул үзе өчен сәер булып тоелган бернәрсә дә күрмәде. Тик менә йөз метр ераклыкта гына яткан буадан мичкә белән су ташу… бер дә кызык түгел. Хәер, аның моңа күптәннән эче пошып йөри иде. «Чит кеше килеп күрсә, хурлык, билләһи, ярамый, ярамый. Су җәфасын быел җәйдән калдырмыйча хәл итәргә кирәк. Бу Әпкәлинең үзе дә, үрәчәсез чанасы да ферма ихатасында булмасын», – дип узды ул.

Нургали, беркая да сугылмыйча, туры сыерлар абзарына китте. Нәкъ ихата уртасында ул кара толыпка чорналып тик кенә басып торган каравылчы Хисмәт абзыйга очрады. Тәмам каршысына килеп баскач кына, ул аңа дәште: