Выбрать главу

– Нихәл, Хисмәт абзый?

Баганадай озын Хисмәт селкенеп куйды.

– Шөкер әле, Нургали туган! – диде ул гаять көр, мәһабәт тавыш белән.

Беренче тапкыр бу тавышны ишеткән кеше чын-чыннан хәйранга кала торган иде: кайдан килгән бу абзыйга мондый сирәк очрый торган саф, көчле калын тавыш? Менә талант! Хәтта, былтырмы икән шулай, газетадан килгән бер егет аңа:

– Чистый Шаляпин икәнсең син, абый! – дип киткән иде.

Хисмәт абзый үзе, эченнән күпме уйланса да, ни өчен, нәрсәсе белән «Шаляпин» булуын һич аңлый алмады, башкалардан сорарга кыймады, ахырда, «Шаляпин» ул «эшләпә» дигән сүздән алынгандыр, минем озын булуыма карап әйтелгәндер, дип юрап куйды.

Нургали, исәнләшкәннән соң:

– Йә Хикмәт абзый, ул-бу юкмы? – дип сорады.

– Иминлек, Нургали туган, шылт иткән нәрсә юк, – диде Хисмәт абзый, аннан бераз көттереп: – Менә Кәримәнең Алмасы, шөкер Хода, исән-имин котылды, – дип өстәде.

– Шулаймыни? Күптәнме?

– Әле яңарак кына булса кирәк.

Нургали абзар ишегенә китте, Хисмәт абзый, сүс бау таккан берданкасын бер иңбашыннан икенчесенә күчереп, аның артыннан иярде.

– Кәримә үзе мондамы соң?

– Монда, Нургали туган, монда. Рәхмәт төшкере, кыз төн буе Алмасы яныннан китмәде.

– Галләм абзый да мондамы?

– Монда. Ярты төннән бирле ул да сагалап йөрде.

– Алай. Бүген дежур кем әле, Сөембикәме?

– Әйе, чалыш Хәйбулла килене Сөембикә дежур бүген. Инсафлы хатын, югалып йөрми, гелән терлекләр янында… Ул булганда җан тыныч, ичмасам.

– Ярый, ярый, Хисмәт абзый!

– Ярамаган кая, Нургали туган… Кешеләребез, шөкер, әйбәтләр, ферманыкы дип тормыйлар, әйе, үз терлекләреннән битәр карыйлар…

Һәр көнне шулай Хисмәт абзый үзенең көр тавышы белән салмак кына гөрелдәп, Нургалигә төнлә күргән-белгәннәрен сөйләп, бераз ияреп йөри-йөри дә аннан берәр җирдә туктап кала иде.

…Абзар эче ярым караңгы, җылы тирес һәм сөт исе аңкый… Нургали, озын коридор буйлап тирә-ягына карана-карана, шул ук вакытта араннардан көрәп чыгарылган тирес өемнәренә абынмаска тырышып, абзарның ары башына бара. Сыер савучыларның кайберләре араннарын чистартып бетергәннәр, сыерларына тураклап җылы су белән чылатылган салам өләшеп йөриләр. Ә кайберләре исә һаман араннарын чистартып маташалар.

Әле теге, әле бу аранда сыер савучыларның:

– Түчә!

– Кузгалсана!

– Зорька, җанкисәгем, сабыр ит!

– Чистый убыр икәнсең!

– Аша, аша, малкаем! – дип дәшүләре һәм сыерларның авыр мышнаулары ишетелә.

Иртәнге өлешләрен алган сыерлар койрык очларын уңга-сулга селеккәләп, юеш саламны ашыкмыйча, озак кына күши-күши ашыйлар, ә алып өлгермәгәннәре аран чистартучы хуҗаларының артында «тизрәк бул инде» дигән төсле мөгрәп торалар.

Араннардан чыгарылган тиресне ике хатын көрәкләр белән абзар ишегенә таба этәрәләр. Нургали алар белән исәнләшеп узды. Хатыннар:

– Әйбәт әле!

– Шөкер әле! – дип калдылар.

Нургали бер аран янында тукталды һәм, тирә-ягына каранып:

– Кем, Җиһан, кайда син? – дип дәште.

Өченче араннан түп-түгәрәк битле, төптәй таза бер кыз чыкты.

– Нәрсә, Нургали абый?

– Кара, сыерыңның ярты саламы идәндә бит. Нигә җыймыйсың?

Кыз, аранга кереп, сыерның янбашына учы белән каты итеп сукты.

– Чукынган да нәрсә инде, тузгытып ашый бит, ни эзли торгандыр, убыр!

– Син, Җиһан, хайванны алай ачуланма, – диде Нургали, олыларча акыл биреп. – Ул гаепле түгел. Тузгытып ашый икән – берьюлы бирмә, бүлеп-бүлеп бир.

– Тагын шул гына җитмәгән, – диде кыз, шактый дорфа итеп.

Нургали, аптырап, кызга текәлде: кара, кара, нигә әле бу үзе болай тузгый? Ә кыз җәһәт кенә иелде дә сыер аягы астыннан вак саламны кулы белән сыпырып җыя башлады.

– Иртә салам, кич салам, – диде ул, ачулы сукранып, – кемне гаепләргә дә белмәссең монда.

«Кичәгенең зәхмәте бу» дигән уй кинәт Нургалинең йөрәген чәнчеп куйды. Шунда ук аның йөзенә ачу бәреп чыкты, бик яман итеп кызны сүгеп ташлыйсы килде, ләкин үзен ничек тә кулга алырга тырышып, ул карлыга төшкән тавыш белән:

– Син, сеңелкәш, дулама! – диде. – Юкны таптыра торган вакыт түгел, барын әйбәтләп ашата бел. Менә шул!

Кыз дәшмәде, эшен эшли бирде, ә Нургали башка әйтер сүз таба алмыйча бераз таптанып торды да кисәк кенә борылып китеп барды.

Абзарның аргы башында, уң яклап, такта белән бүлеп алган зур бер аран – бүлмә бар… Стеналары тыштан да, эчтән дә известь белән акка буялган бу бүлмә сыерлар бозаулый торган махсус урын – вакыты җиткән буаз сыерны шунда күчереп тоталар. Әлбәттә, аның тулай абзар эчендә булуы ярап бетми бетүен, ләкин башкача чара юк, кул моңарчы зуррак, әһәмиятлерәк төзелешләрдән бушамады. Быел җәй Нургали аерым йорт салдырырга уйлап йөри, тик ни булып чыгар, ел саен бит «ашыгыч», «кичектермәс» объектлар туып кына торалар. Менә быелдан да калдырмыйча бозаулар абзарын зурайтырга, профилакторий салдырырга кирәк, дуңгызлар өчен үзләренә бөтенләй аерым, бер читтә урын булдырырга кирәк, югыйсә алар хәзергә кадәр сарыклар белән бер кыек астында яшәп килделәр… Болар – зурлары, ә ваклары аның күпме чыгып тора! Барын да исәплә, барын да күр, барына да материалын тап, барына да өлгер!