Выбрать главу

Нургали бүлмәгә килеп кергәндә, Алма, чыннан да, Хисмәт абзый әйтмешли, исән-имин котылган иде инде. Ветсанитар Галләм абзый белән Кәримә, Алмага тиешле ярдәмне күрсәтеп, бозауны кабул итеп алганнар.

Тууына күпме генә вакыт үткәндер, әмма нәкъ әнисе төсле аклы-каралы чуар бозау ак тояклы нечкә аякларын дүрт якка аера төшеп басып ук тора. Әнкәсе Алма, акрын гына мөгрәп, кытыршы телен сузып, бозавының яңакларын, колакларын, муенын, аркасын, янтыгын, ботларын, корсак астын ялый иде. Кәримә, Галләм абзый, дежур Сөембикә бер читтәрәк басып, сүзсез генә бу күренешкә сокланып карап торалар.

Нургали килеп кереп, бозауны аяк өстендә күргәч аптырап китте.

– Тфү, тфү, күз тия күрмәсен, – диде ул, бозау янына узып. – Нәрсә, бу чибәр туганда ук аягүрә тудымы әллә?

Сыер, бозавына якынлашкан Нургалигә «тимә!» дигән төсле, сәер бер тавыш белән кыска гына «мө-ө» дип куйды.

– Аягүрә тумады тууын, әмма үзең күрәсең, Нургали, бозавыбыз, шөкер, яман түгел, – диде Галләм абзый, артык мактарга теләмичә, ләкин шул ук вакытта мактыйсы килүен яшерә дә алмыйча.

Дежур Сөембикә, Галләм абзыйның тыйнакланып маташуы белән килешеп бетмәде, ахрысы, шунда ук ашыгып өстәде:

– Бозау, Нургали абый, сокланып туймаслык инде, кара син аңа: хәзер үк бит колакларын селкетеп тора!

Әйе, сүз юк, бозау карап торырга бик чибәр иде. Башка яңа туган бозаулар белән чагыштырганда, ул гәүдәгә шактый зур, таза, йомры иде. Кечкенә башын кыска муены өстендә, үзенә күрә түгел, текә генә тоткан була, өсте елкылдап, тамак төбе матур гына сырланып тора. Сөембикә әйткәнчә, хәзер үк инде дәртләнеп, башын селеккәләп, колакларын уйнаткалап ала.

Нургали аның янына чүгәләп, сыйпап сөймәкче булган иде дә, әнисе борчыла башлагач торып, арткарак чигенде.

– Менә, Кәримә акыллым, көн-төн карауларың бушка китмәде бит, – диде ул, бозауга булган соклануын һәм нечкәрүен янында басып торган кызга күчереп. – Нинди асыл бозаулы булдың!

Ә Кәримәнең тирләгән ак йөзендә, дымланган кара күзләрендә шундый тирән сөенеч иде ки, сүз әйтерлек тәкате калмаган иде аның, авызын ачты исә елап җибәрер төсле иде ул… Үзен ничек тә кулга алырга, сөенеч яшьләре булып түгелергә торган бу шатлыгын аз гына булса да тыярга тырышып, ул, аскы иренен тешләп, тиз генә Алманың икенче ягына күчте.

– Үзе, җитмәсә, бикәч икән, – диде Нургали, Галләм абзыйга борылып.

– Әйе, гомере генә булсын, әнкәсе кебек затлы мал бу- лыр бу…

– Әйбәт кенә бер исем табарга кирәк булыр инде үзенә.

– Исем?.. Әйе, матур исем кирәк бу төтен күзгә…

Сыерның икенче ягына чыгып яшеренгән Кәримә моны ишеткәч ашыгып, гүя башка берәү ярамаган берәр исем биреп ташламасын дигән төсле әйтеп куйды:

– Минем әзерләп куйган исемем бар инде.

– Шулаймыни?! Ничек соң?

– Хөрмә, Хөрмә булыр аның исеме, – диде Кәримә, үз баласына дәшкәндәй шундый назлы итеп.

– Хөрмә?

– Әйе, Хөрмә!

– Алманың баласы Хөрмә! Ярый бу, ярый… – диде Галләм абзый.

Сөембикә дә аран эчен яңгыратып көлеп җибәрде.

– Һай, Кәримә бәгырем, каян күңелеңә килгән! Кушып җырларга була хәзер: берсе алма, берсе хөрмә, берсе кура җиләге…

Бар да ашыкмыйча гына көлешеп алдылар.

– Фермабыз акрынлап бакчага әйләнә, ахрысы, – диде Нургали. – Тәзкирәдә Роза бар, Зәкиядә Ал чәчәк бар, Нурислам картта – нәсел үгезе Балан.

– Булсын, булсын, Нургали абзый, – диде Сөембикә, аны бүлдереп, – бакча кебек мул җимешле булсын фермабыз.

– Ни әйттең иде!

Кәримә кире бу якка чыкты да әнисенең имиенә үрелә башлаган Хөрмәне, маңгаеннан сыйпап, йомшак кына тамак астыннан тотып алды.

– Йә, йә, нанькам, йә, йә, матурым, менә хәзер сауганын эчәрсең, күп итеп эчәрсең! – дия иде ул ярым кызгану, ярым иркәләү белән.

Ә Алма һаман әлегәчә акрын гына мөгрәп, бозавы белән бергә Кәримәнең кулларын да ялап-ялап ала иде. Ул үзенең караучысын бик ярата булса кирәк, бозавын гына өзелеп назлау түгел, Кәримәгә дә бөтен күрсәткән яхшылыклары өчен гүя рәхмәт укый, бу минутта кичергәннәрен аңа да аңлатырга тели кебек иде.

…Алманың шулай мөгрәвеннән әсәрләнгән Сөембикә: