Выбрать главу

– Теле генә юк малкаемның, әллә ни әйтер иде, – дип куйды.

– Үзенчә әйтә инде ул, Сөембикә, – диде Галләм абзый, бер нәрсәгә дә исе китмәгән кеше сыман, сакалын сыпырып. – Аптырама, йөрәгендәген аңлата белә ул.

Бу минутта Нургалинең дә күңеле нечкәреп китте, ничектер күзләре дымланып, тамак төбе кымырҗып куйды. Сәер кеше ул, үз кулы белән аның тавык та суйганы юк. Элек-электән ул хайваннарны кызганып, аларга гел йомшак мөгамәләдә булып килде. Кайчан шулай үзенең кызу характеры аркасында берәр малга кул күтәреп сукса да, соңыннан ул бу эше өчен үкенеп йөри һәм рәнҗетелгән малның ничек тә күңелен табарга тырыша торган иде. Кеше белән хайван мөнәсәбәтенә карата аның хәтта билгеле бер карашы да бар: аныңча, хайваннар кешеләрне беренче күрүдән үк «таный» беләләр, «яхшы кешегә» үзләре үк киләләр һәм аңа бик тиз ияләшәләр; «усал кешегә» кырын торалар, аңардан читләшәләр, һәм беркайчан да андый кеше белән хайван арасында яхшы мөнәсәбәт урнаша алмый… Нургалинең мондый хәлне практикада сынаганы бар, шуңа ышана ул һәм фермада эшләүчеләрнең терлекләргә мөнәсәбәтләрен үзенчә тикшереп тора. Ул хәтта терлекләр белән дуслаша алмаган берничә яшь кызны икенче берәүләр белән алыштырырга да мәҗбүр булган иде.

Кыскасы, ул, асылда, йөрәк кешесе булганга күрә, хайваннарның кичерешләренә бервакытта да салкын канлы булып кала алмый иде. Дөрес, ул моны ачык итеп күрсәтүдән ничек тә тыелырга тырыша, чөнки ферма кешеләре алдында үзен артык нечкә күңелле итеп танытасы килми иде.

Менә хәзер дә ул, үзенең дулкынлануын басарга тырышып, күперенке кара мыегын бармак битләре белән сыпырып торды-торды да, тавышының, гадәттәгечә, табигый нык булуына ышанганнан соң, бернәрсә дә булмагандай, Галләм абзыйга дәште:

– Бозауны үлчәмәгәнсездер әле, Галләм абзый?

– Юк әле, менә әнкәсе тынып калсын дидек, хәзер илтәбез.

– Ярый, алайса, мин бозаулар янында булырмын, – диде Нургали һәм, Хөрмәне әнисеннән аерып алып китүне күрмәс өчен, алдан үзе китеп барды.

Билгеле, сыер, бичара, бозавыннан аерылуны бик авыр кичерә, бик борчыла, һаман эзли, сорый, йөрәккә төшәрлек итеп кычкыра йә бертуктаусыз мөгрәп тора. Ләкин бозауны әнисеннән аеру зарур, элек әле туган минуты белән алып китәләр иде, хәзер исә туган әнисенә яларга бирәләр… Әнисеннән ялатуны хәзер тәҗрибә ияләре дә, фән кешеләре дә бозау өчен файдалы дип табалар.

Әмма, ничек кенә булмасын, фермага килүе белән иң яхшы нәселле сыерның шулай исән-сау бозаулап торуы Нургалинең кәефен бер мәлгә яхшы якка таба шактый нык үзгәртеп җибәрде. Ул үзендә гаять зур дәрт уянуын тойды. Таулар актарасы килә иде аның, бүген эшләп туймас шикелле иде ул… Хыялында әллә нинди планнар туып өлгерде… Ферманы районда гына түгел, бөтен республикада беренче итеп куя алуына, каяндыр килеп, үзендә бик нык ышаныч туды.

Бу дәртләнүнең һәм хыяллануның төбендә һаман әлеге исбат итәсе килү теләге ята иде: Сөләймановка, юк, бер Сөләймановка гына түгел, ә аны тәнкыйть итүчеләрнең барысына да үзенең ничек эшли алуын күрсәтәсе килә… Аныңча, тәнкыйть итүчеләр аның эшен бер дә яхшы итеп күрергә теләмиләр, чөнки ул яхшы эшләгәч, аларга тәнкыйть итәргә урын калмый, ә Сөләйманов кебек эшләр кемнең дә булса кимчелеген күрмичә, гаебен тапмыйча тора алмыйлар…

Шундый гаҗәеп бер логика белән Нургали эшкә тотынмакчы була, аңарда дәрт, энергия, ачу һәм ярсу – барысы бергә кайный. Ул эченнән тәнкыйтьчеләр белән бертуктаусыз бәхәс алып бара, ләкин – гаҗәп бер хәл! – нәрсә генә эшләргә җыенмасын, аның эше, үзе дә сизмәстән, нәкъ тәнкыйтьчеләр кушканча булып чыга иде.

Кечкенә Хөрмәне үлчәп, яңа туган бозаулар өендә калдыргач, Нургали, Галләм абзый белән Сөембикәне ияртеп, кире сыерлар абзарына кайтты. Бер генә минутка Кәримә янында тукталдылар. Кәримә Алманың ботларын, койрыгын, җиленен җылы су белән юган, астын алыштырып, яңа салам түшәгән, хәзер зур ак чиләккә беренче угыз сөтен савып утыра иде. Алар килеп керүгә, Алма зур башын әле берсенә, әле икенчесенә сузып кат-кат һаваны иснәде һәм башта акрын гына мөгрәп торды да аннан йөрәк өзгеч итеп бер кычкырып куйды, гүя ул: «Баламны кая куйдыгыз?» – дип сорый иде. Аның хәлсез-тонык караган һәм кан йөгергән зур күзләрендә үпкә катыш тирән әрнү чагыла иде. Кәримә торып, чү-чү, Алмакаем, дия-дия аркасыннан сыйпарга тотынды, Алма исә, башын аңа таба борып, җиңеннән ялап алды.

– Алма түти борчыламы?

– Борчыла шул.

– Менә хәзер үзенә туйганчы бер яхшы печән ашатасы иде, – диде Галләм абзый кыюсыз гына.

– Шулай дисеңме?

– Шулай димичә соң, печән булса, малкайга хәл кереп китәр иде.

– Печән юк бит.

– Юк шул, – диде Галләм абзый, авыр көрсенеп.