Выбрать главу

Нургали кызу гына китеп барды. Галләм абзый аның артыннан иярде. Абзар коридорыннан тиресне көрәп чыгарганнар, ул буеннан-буена чистарып, бушап калган. Араннарда сыерлар дәррәү генә салам ашыйлар. Нургали бүген һәр сыерга сынап, тикшереп карамыйча үтә алмый, хәер, ветсанитарны ияртеп бөтен терлекләрне шулай күздән кичереп чыгу аның өчен ферма мөдире булган көннән алып һәр тумыш көн кабатлана торган бер эш, ләкин шулай да бүген ул башкачарак, чит кеше булыбрак, беренче тапкыр күргән шикеллерәк итеп карап уза. Һәм, дөресен әйтергә кирәк, күзе белән күргәнне намусыннан яшереп маташмый: әйе, сыерлар арык. Күбесенең эчләре суырылып, иңбашлары таяк башыдай калкып, кабыргалары сырланып тора. Җиленнәре бөрмәле буш янчык шикелле җыерылып, кечерәеп калган, әйтерсең аларның бер дә сөт белән тулганнары юк… Дөрес, хәзер кыш ахыры, азыкның бик кысан чагы, терлекләрнең иң өшәнгән бер вакыты, шунлыктан аларның бу кыяфәтләренә, бәлкем, артык ис тә китәргә ярамый торгандыр. Әмма шулай да… Нургали, кем алдындадыр акланырга теләгәндәй, кинәт кызып китә:

– Кичәге җыелышны әйтәм әле, Нуретдин абзый әйтә, сыерның сөте тел очында, ди. Кем аны белми, балага сөйлә син аны… Шул-шул. Иң элек фермагызны азык белән әйбәтләп туйдырыгыз, аннан сөт таптырырсыз. Әйе!

Галләм абзый, Нургалинең сүзләренә кушыласы килмәгән бер чырай белән ияген күтәреп, сакал астын кашый. Нургали, шуны сизгәндәй:

– Юк инде, быел дурак булмам, – ди, уң кулын каты йодрыклап, – терлекләргә кирәген сугышып алырмын, печәнен дә, бәрәңгесен дә, көрпәсен дә… Җитәр!

– Азыкны яздан ук хәстәрли башларга кирәк аны, Нургали, шунда да әле ул таманга килә.

– Дөрес әйтәсең, Галләм абзый, конешно, шулай кирәк. Идарә алдына мәсьәләне каты куячакмын… Үзең беләсең, без болынга бай түгелбез. Безгә күп итеп үлән чәчәргә, күп итеп тамыразык чәчәргә кирәк…

Галләм абзый тагын үз сүзен кыстырып куя:

– Аннан бар кадәресен вакытында әрәм-шәрәм итмичә җыеп та алырга кирәк.

– Конешно, конешно. Боларның барысы турында да, Галләм абзый, минем бик шәп төзеп куйган планым бар, – ди Нургали, бүген генә күңеленә килгән кайбер уйларын чынга юрап. – Язгы чәчүгә генә төшик, бераз баш-күз алгач та, идарә алдына мин ул планымны җәеп салачакмын… Сөләйманов шикелле мин кирле-мырлы эшләргә яратмыйм.

Галләм абзый дипломатларча дәшми кала, ә Нургали һаман шулай араннардагы сыерларга бик дикъкать белән карый-карый алга китә. Ни әйтәсең, сыерлар ваклар, күбесе ваклар, хәтта култык астына кыстырып алып китәрдәйләре дә бар. Нинди нәселдән дип тә булмый аларны, борыннан килгән вак нәсел дә, колхоз вакытында алынган кайбер эре нәселләр дә сугыш вакытында буталып беткәннәр. «Ярамый болай, – ди Нургали, эченнән генә көрсенеп, – нәселне тазартырга, сафландырырга кирәк, әнә шул Кәримәнең Алмасыннан, Хәлимәнең Зорькасыннан, Тәзкирәнең Розасыннан туган бозауларны аерып тәрбияләргә туры килер. Югыйсә нәрсә бу? Кешегә күрсәтергә оят прәме!» Ләкин бу уйларын, кичә генә турыдан-туры кеше авызыннан ишеткәннәрен Галләм абзый белән уртаклашырга, билгеле, аның батырчылыгы җитми. Ләкин бертуктаусыз җанын борчып торган ниндидер ярсулы ачыну аның йөрәгендә килгәннән бирле тыгызлана, һаман күп итеп сөйлисе, бушанасы килеп тора… Юк сәбәптән дә, бәлкем, ул бүген бушаныр иде, әмма хәзергә җай чыкмый әле.

Сыерларның чисталыгын да яхшыдан дип булмый, күбесенең алгы тез башлары, арткы янтыклары буялып каткан, аркаларына юл-юл булып тузан утырган, ә кайберләренең сыртларына укра да оялый башлаган. Галләм абзый белән Нургали бик кечкенә кара сыерның аркасын сыйпап-сыйпап карадылар. Тире астында каты төер сыткы бик ачык кулга беленеп тора. Галләм абзый шул сыткының берсен ике бармагы белән каты кысып сытты, һәм аның эченнән корт чыкты. Бу укра иде.

– Хәерсез! – диде Галләм абзый, кортны алып ташлап. – Яз җиттеме, арык хайванның теңкәсенә тия башлый инде.

– Чүпләргә кирәк үзләрен.

– Кирәк шул. Һәммәсе дә сыерларын карап чыксыннар, аннан миңа әйтерләр.

Нургали сыер савучыларның абзарда булганнарын үз янына чакырып алып, аларга хәзер үк сыерларын тикшерергә һәм сыткылары барын Галләм абзыйга күрсәтергә кушты. Кайберләрен орышып та алды:

– Бу ни бу, Мәфтуха, сыерыңның өстенә карарлык түгел. Безобразие. Кем, Җамал, синең дә әнә Зирәгең янбашына хәтле буялып беткән. Нигә күрмисез, ә? Нигә чистартмыйсыз, кем эше дип беләсез, ә? Әллә булмаса, мин йә менә Галләм абзый килеп чистартканны көтәсезме?

Хәтерләре калган кызлар сузынкы тавыш белән көйләп, шаулашып алдылар:

– Чистартырбыз ла инде, Нургали абый!

– Хайван лабаса ул, хәзер чистартасың, хәзер пычрана.

– Бигрәк тә инде, ак җәймәгә яткырыйкмыни соң үзләрен?